Язучы Нур Әхмәдиев вафат
«Татар әдәбияты авыр югалтуга дучар булды. Күренекле татар язучысы Гариф улы Нур Әхмәдиев озакка сузылган каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелә Татарста...
«Татар әдәбияты авыр югалтуга дучар булды. Күренекле татар язучысы Гариф улы Нур Әхмәдиев озакка сузылган каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелә Татарстан Язучылар берлеге хәбәрендә.
Берлек мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Әсәй авылында туа. 1984 елда Н.Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985–1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый.
Курсларны тәмамлап кайткач, аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Бу урында ул 1993 елның ноябренә кадәр эшли. 1994 елның 1 гыйнварыннан Н.Әхмәдиев – «Татнефть» берләшмәсе карамагында үзе оештырып басмага әзерләгән «Хәзинә» исемле татарча газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.
Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. «Литературная Россия» газетасы аша шигырьләре русча тәрҗемәдә киңрәк аудиториягә дә чыга.
Н.Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат итә. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй языла. 1992 елда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» җыр бәйгесендә үзешчән композитор З.Сафиуллин белән берлектә иҗат ителгән «Бәхет төне» дигән җыры лауреат исеменә лаек була. Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.
1994 елда Нур Әхмәдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ул – 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Н.Әхмәдиев – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
«Мәгариф» журналы редакциясе якыннарының олы кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар