Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Зөлфия Вәлиева: «Театр иҗаты бала үсеше өчен зур тәэсир ясый торган факторларның берсе»

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов һәр мәктәптә театр булырга тиеш дигән бурыч куйган иде.

Узган ел уку елы башында Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов һәр мәктәптә театр булырга тиеш дигән бурыч куйган иде. Аның фикеренчә, иҗади тәрбия балага үз мөмкинлекләрен ачарга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 2022 елда илебез мәктәпләрендә 7 меңнән артык шундый иҗат үзәкләре исәпләнсә, хәзер аларның саны 30 меңнән артып китә. Шул ук вакытта республикабызда инде бик күп еллар уңышлы эшләгән мәктәп театрлары да бар. Бу елдан журналыбыз битләрендә аларның эшчәнлеген чагылдырырга алынуыбыз да, иҗат очкыннарын тагын да кабызып ялкынландырып җибәрүгә бер этәргеч булыр дип өметләник. 

 

Беренче язмабызны мәктәп һәм театр арасында күпер салучы Тинчурин театрында күптән түгел булып узган Республика фестиваль-конкурсыннан башлап җибәрүебез дә юкка гына түгел. Балалар һәм яшүсмерләр арасында узган театр бәйгеләре күп булса да, мәктәп һәм гаилә театрларын берләштергән мондый конкурс Татарстанда беренче тапкыр үтте. Ул Россиядә укытучы һәм остаз елына һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган иде. 

 

Ике ел элек Арча районының Кырлай авылы мәктәбендә республикакүләм “Тукай укулары” бәйгесендә жюри әгъзасы буларак нәкъ менә театр сәнгате буенча укучыларның эшләрен бәяләргә туры килгән иде. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балалар театрларыбызның тарихы, танылган артистларыбыз турында хезмәтләрен яклады. Әмма иң гаҗәпләндергәне һәм шул ук вакытта көендергәне дә аларның күбесенең бүгенге көндә башкалабызда эшләп килүче данлыклы театрларны да атый алмавы һәм үзләренең дә спектакльләргә йөрмәве булгандыр. Юлсыз, машинасыз, совет заманында авылда туып үскән кыз булсам да, бала чагым башкалабыз театрларыннан башка үтмәгәч, минем өчен бу бик сәер тоелды. Радио, телевидениеләрдән спектакльләр, төрле чыгышлар караудан тыш, елга бер-ике булса да Камал, Тинчурин сәхнәләрен карап кайтмыйча калмый торган идек без. Хәзерге яшьләребезнең татар театрыннан бераз читтәрәк үсүе, кызыксынмавы күңелдә ниндидер бер төен калдырган иде ул чакта. Ә бу көнне исә тинчуринлыларның мәктәп белән театр арасындагы сукмакны якынайтырга алынуларына сөенеп утырдым. 

 

Соңгы елларда мәктәпләрдәге театр коллективлары да активлашкан. Фестивальдә катнашу өчен барлыгы 100гә якын гариза килде, ди оештыручылар. Сайлап алу турларында Аларда Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 58 коллектив катнашты. Алар берничә көн дәвамында татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм Зөлфәт Закиров бәяләде. 

 

Театрның иң якты йолдызларының берсе Зөлфия ханым әйтүенчә, һәр мәктәптә театр түгәрәге булдыру аның инде күптәнге хыялы икән.

– Чит илләрдә драма дәресе программага кертелгән. Бу дәрестә укучыларга театр сәнгатен өйрәтәләр. Үзем 7-8 ел элек Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә театр түгәрәген алып бара башладым. Төрле бәйгеләргә катнаштык, урыннар алдык. Шунда балаларның татарча сөйләмнәре үзгәрүен, туган телләрендә теләп аралаша башлауларын тойдым. Көннән-көн репетицияләрдә кабатлый-кабатлый телләре дә шомара. Гомумән, театр иҗаты бала үсеше өчен зур тәэсир ясый торган факторларның берсе. 

 

Театрыбызның 90 еллыгына багышлап шундый бәйге барлыкка килү минем өчен зур сөенеч. Төрле районнардан килгән укучыларның бик матур чыгышларын карарга туры килде. Гадәттә, күбрәк татар теле укытучылары әзерләгән эшләрне күрсәттеләр. Әмма татар теле педагогларына гына салынмаска иде безгә. Әлбәттә, алар тырышалар, матур әсәрләр сайлыйлар, шулай да күбесе театр законнарын белеп бетерми. Режиссерлар, актерлар алар белән берлектә эшләсәләр, нәтиҗәсе тагын да югарырак булыр иде. Шулай ук төрле районнарга чыгып, укытучыларны җыеп, театр юнәлеше буенча төрле мастер-класслар үткәрү дә кирәк, дип саныйм, – дип сөйләде ул.

 

Фестивальнең гала-концерты да спектакльләрдән өзекләр һәм берничә номинациядә җиңгән катнашучыларны бүләкләү белән үрелеп барды. Берничә коллектив үз чыгышын тамашачыга тәкъдим итте. Алар арасында бик кечкенә балалар да, мәктәп укучылары, яшүсмерләр дә бар иде. Сәхнәдә балаларның үзләрен шулкадәр иркен тотуларына, сәләтләренә, тырышлыкларына сокланып утырдым. Шушы озын-озын текстларны ятлап, җырлап-биеп кара әле син?!

 

Гала-концертта Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров һәм матбугат әһелләре катнашты. Шулай ук бүләкләү барышында катнашучылар һәм җанатарлар арасында өч смартфон уйнатылды.  

 

Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Укучылар Ш. Хөсәенов әсәре буенча «Әни килде» спектаклен күрсәтте. Алар куелыш өчен бик кызганыч һәм җанга авыр эпизодны сайлаганнар. Бу берәүне дә, хәтта инде күп еллар театрда эшләгән тәҗрибәле артистларны да битараф калдыра алмады. Ахырдан барысы да яшь артистларны алкышларга күмде. Шулай итеп, алдан әйтелгән буенча, Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алды. 

 

Икенче урыннарны Минзәлә гимназиясе каршындагы Р. Муллин исемендәге театр һәм кино студиясе һәм Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе  театр түгәрәге коллективлары  бүлеште.

 

Р.Муллин исемендәге театр һәм кино студиясе җитәкчесе Ленар Миңнемуллинның да тәэсирләрен сораштым.

– Безнең театр студиясе 2019 елдан бирле эшләп килә. Гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина балалар белән әзерләнеп фестивальгә катнашып карарга тәкъдим иткән иде. Шулай “Сәйяр” фестивалендә беренче урынны алып кайтып, дәвам итеп киткән эш инде бу. Хәзер студиягә кырыкка якын бала йөри. Атнага 4-5 тапкыр кич җыелабыз, ике-өч сәгать буе репетицияләр уза. Балалар шулкадәр яратып йөри, хәтта берничә көн очрашмый калсак борчыла ук башлыйлар. Бездә барысы да зур театрлардагы кебек, барлык җиһазлар да булдырылган. Режиссер ярдәмчесе дә, труппа мөдире дә, балалар арасыннан аерым музыкантыбыз һәм ут куючыбыз да бар. Аерым тавыш яздыру студиясендә дә ике бала эшли. Укучыларны тагын да кызыксындыру максатыннан барыбыз бергә киңәшләшеп студиягә бик күп еллар Минзәлә театрында хезмәт куйган,  Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин исемен бирергә булдык. Соңгы елларда күптөрле конкурсларда катнашып җиңүләр яуларга насыйп булды.

 

Гомумән, классик язучыларыбызның әсәрләрен куярга тырышабыз. Балалар үзләре дә шундый пьесаларны ярата. Әби-бабаларыбыз гел телефон һәм интернетка ябышып утырмаган, күңел ачар өчен җыр-бию, уеннарын да уйлап чыгарганнар, шуннар рәхәтлек табып яши белгәннәр, кызыклы тормыш алып барганнар. Мин шушы әсәрләр аша аны студиягә йөрүче укучыларга да аңлатырга тырышам. 

 

Театр ул балаларны төрле яклап ача. Сәнгать юнәлешен сайлыйлармы, юкмы кем булуына кармастан, биредә алган күнекмәләр тормышта үз-үзеңне тотарга, дөрес итеп сөйләшергә, кешеләр белән аралашырга, үз максатларыңа ирешергә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Гаепләп әйтәсем килми, хәзер кайбер яшьләр өлкәннәр белән исәнләшә дә, матур итеп әңгәмә дә кора белмиләр бит. Студиянең үз тәртипләре бар. Без бер гаилә кебек. Балалар мине бик якын күрә. Мин дә алар белән шаярам, уйныйм, көләм дә, ә кирәк вакытта туктатыр өчен дилбегәне дә тартырга туры килә. Педагог буларак профессиональ дәрәҗәдә эшләргә, һәрбер әйберне җентекләп аңлатырга тырышам. Шуңа да һәр җирдә театр түгәрәген алып баручы аерым профессиональ педагоглар булсын иде.

 

Инде театр юлын сайлаучы укучыларыбыз да бар. Бер егетебез быел Казанда театр училищесын тәмамлый. Ике егетебез шунда ук беренче курста Илдар Хәйруллин төркемендә белем алалар. Алабугада да ике кызыбыз һәм бер егетебез театр буенча укый. 

 

Безне канатландыра һәм тагын да көч өсти торган, мондый фестивальләр күбрәк булсын иде. Эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Бәйгеләргә әзерләнгәндә күп чыгымнар да китә, шуңа күрә мондый конкурслар үткәргәндә төрле оешмалар яки иганәчеләр ярдәмендә финанс ягы да ныгытылсын иде дигән теләктә калам, – дип сөйләде Ленар әфәнде. 

 

Өченче урынга исә өч коллектив лаек булды. Алар – Тукай муниципаль районы Калмия гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач муниципаль районы Балтач гимназиясе, Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап төп белем бирү мәктәбе театр түгәрәкләре.

Моннан тыш, «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Нурлы сәхнә», «Югары миссия», «Патриотик әсәр», «Тарихи шәхесләрне зурлау», «Моңлы тавыш», «Иң яхшы ансамбль», «Эксперимент», «Бай костюм», «Гаилә тарихы» номинацияләре дә билгеләп үтелде.  

 

Җиңүчеләргә Тинчурин театры һәм фестиваль партнерлары – «Сәхнә», “Мәгариф”, «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Сөембикә» журналларыннан бүләкләр тапшырылды.

 

Талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы җиңүчеләрен билгеләү һәм бүләкләүдә безнең редакциянең дә өлеше керүе сөендерә, әлбәттә. Киләчәктә дә әлеге иҗат үзәкләре белән элемтәләребез өзелмәсенә ышанычыбыз зурдан. Ә тинчуринлылар бу матур бәйгене икенче елга да дәвам итәргә планлаштыра. Бу исә мәктәпләрдә эшләп килүче театр коллективларына тагын да камилләшергә, репертуарларын баетырга бер дигән сәбәп.

 

Фәния Лотфуллина

Фотолар Тинчурин театрының матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ