Зур сәхнәдә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак
12 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә 500 дән артык бала чыгыш ясап, татар мәдәниятенең төрле сәнгать юнәлешләрен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль татар телен һәм милли мәдәниятне популярлаштыру, балаларда туган телгә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Проект Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Гәүһәр» — озак вакытлы зур эшнең нәтиҗәсе. Дүрт ай дәвамында Казанның 46 мәктәбеннән 1000 нән артык укучы һәм 20 балалар бакчасыннан 250 гә якын сабый татар биюе, җыр, сәхнә сөйләме, милли уен коралларында уйнау серләренә өйрәнде. Быел проектка яңалык буларак курчак театры юнәлеше дә кертелде. Балалар белән барлыгы 62 тәҗрибәле остаз — танылган артистлар, музыкантлар, актерлар, биючеләр эшләде.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.





Комментарийлар