Логотип Магариф уку
Цитата:

45+23 тибында язмача кушу

(2 нче сыйныфта математика дәресе)

Раушания НУРГАЛИЕВА,

Баулы районы Татар Кандызы

төп гомуми белем бирү мәктәбенең

югары квалификация категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Дәрес максаты: дистә аша күчмичә икеурынлы саннарны баганалап кушу алымы белән таныштыру; өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишү өстендә эшне дәвам итү; өйрәнелгән икеурынлы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту; телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырган нәтиҗәләр: укучылар 45+23 рәвешендәге мисалларны исәпләргә; мәсьәләгә кыскача язылыш язуны; үз эшчәнлекне контрольдә тотарга һәм бәяләргә өйрәнәчәк.

Җиһазлау: дәреслек, биремле карточкалар, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Бер-беребезгә уңышлар теләп елмайыйк.

Җиң сызганып, эшкә керешик.

II. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Телдән исәпләүләр.
  • Чылбыр буенча исәплә. (2 нче  слайд)

2. Тулы санга тутыр. (3 нче слайд)

– Нәтиҗә ясыйк. Нинди саннарны куштык һәм нәрсә килеп чыкты? Һәр санны разряды белән атагыз.

 

3. Җавапларны гына яз. (4 нче слайд)

4. Дөреслекне тикшерү. (5 нче слайд)

III. Эшчәнлекне билгеләү. (6 нчы слайд)

Укытучы. Биремнәрне карагыз. Бу мисалларда охшашлык бармы? Гамәлләрне башкарыйк.

– Бу тигезлекләрдәге саннарны нинди өч төркемгә бүлеп була? (Икеурынлы саннар, берурынлы саннар, түгәрәк саннар.)  Икеурынлы саннарны атагыз. Берурынлы саннарны атагыз.  Түгәрәк саннарны атагыз.

Укытучы. Хәзер икенче баганага тигезлекләр төзеп чишәрбез. Беренче кушылучы шул ук булыр, ә икенче кушылучының дистәсе беренче кушылучының берәмлегенә, берәмлеге дистәсенә тигез булыр.Бу мисалларның җавапларын табыйк.

  Икенче баганада артык мисалны табыйк.Ни өчен артык? (Бертөрле цифрлар 33.)

 Кайсы баганадагы мисалларны чишәргә авыррак булды?

 Икенче баганадагы мисалларны чишкәндә ничек фикер йөрттек?

Укытучы. Әйдәгез әле, шуны икенче бер мисал өстендә кабатлыйк.   (7, 8 нче слайдлар)

IV. Яңа теманы аңлату

Укытучы. Бу мисалларны без телдән исәпләдек, ә бүген язмача исәпләргә өйрәнербез. Язмача кушу кагыйдәләрен өйрәнәбез. (9 нчы слайд)

V. Дәреслек буенча эш

1. Мисаллар чишү. №1

73+21=    34+45=    56+23=      82+15=    17+32=

Укытучы. Ә хәзер шушы мисалны баганалап языгыз. Чишеп карагыз

(дөрес язылышны аңлату). Алгоритм.

VI. Ял минуты

  1. 2 нче мәсьәләне чишү. (10 нчы  слайд)

Укытучы. Мәсьәләнең шартын укыгыз. Сүз нәрсә турында бара? (Күлмәк, алъяпкыч турында.) Алар турында нәрсә диелгән? ( Күлмәк тегәргә 4 м ситсы, алъяпкычка 3 м га кимрәк кирәк.)   Нәрсә табарга тиешбез? (Барлык сарыф ителгән  тукыманы.)

 Кыскача язылыш:

Күлмәк – 4 м.

Алъяпкыч ? 3 м га кимрәк.

Чишелеш.

4-3 = 1 (м, алъяпкычка)

4 + 1 = 5 (м)

VII. Рефлексия

Мөстәкыйль эш. (11 нче слайд)

Хаталарны тикшерү. (12 нче слайд)

Үз эшегезне бәяләгез.

VII. Нәтиҗә ясау. ( 13 нче слайд)

 

Өй эше: (14 нче слайд) № 3

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ