Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла мәдрәсәдә

(Дәрестән тыш чара)

Резеда ЗӘЙНУЛЛИНА,

Бөгелмәдәге Мостафа Өнҗәл исемендәге

лицей-интернатның

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: милләте өчен янып яшәгән, кыска гына гомерен мәңгелеккә әйләндергән бөек шәхесебез Габдулла Тукайның балачагын, әдәби һәм рухи мирасын, чордашлары калдырган истәлекләрне яңадан күздән кичерү.

 

Катнашалар: абыстай, Зөһрә, Габдулла, шәкертләр (малайлар һәм кызлар).

 

Сәке өстендә абыстай кулына озын чыбык тотып утыра, аның тирә-ягында эреле-ваклы кызлар һәм малайлар, алларына салынган китапка карап, бертуктаусыз иелә-иелә, кычкырып, һәрберсе бер үк сүзне кабатлыйлар.

Шәкертләр.

Кәлимәтен таибәтен, лә илаһә иллаллаһ!..

Әлефсен ә, бисен би, бигә сәкен...

Кәлимәтен таибәтен...

 

Зөһрә апа белән Габдулланы күреп, һәммәсе аларга төбәлә һәм тавышлар тына.

Абыстай (көчкә генә борылып). Сабакка китердеңме, Бибизөһрә?

Зөһрә. Шулай дигән идек шул, абыстай, кабул күрсәгез.

Абыстай. Бу шул Өчиле хәзрәте кызының улымы инде? Бик кечкенә түгелме соң?

Зөһрә. Быел язын алтысы тулып, җиденчегә чыкты инде. Аның буе гына кечкенә... Менә сәдакасы итеп алып килгән идем, абыстай. (Тиеннәр бирә, абыстай утырып дога кыла, балалар да догага кул күтәрә.)

Абыстай. Аллаһы әкбәр! Ярар, Аллаһ разый булсын. Атнага бер тапкыр ике пүлән утын, бер шешә керәчин китерер, калганын тагын үзегез белеп бирерсез.

Зөһрә. Ярар, абыстай, хуш иттек. (Габдуллага карап.) Тырышып укы, улым, абыстайның сүзен тыңла. (Чыгып китә.)

Абыстай. Кая, китабың бармы? (Габдулла букчасыннан «Иман шарты» ала. Күзлеген киеп, абыстай китапны әйләндергәли.) Укып бар минем арттан, я: әлиф, би, ти, си, җөм, хи...

Габдулла (кабатлый). Әлпи, тиси, җөмхый...

Абыстай. Мөнәвәрә, менә бу малайны яныңа утырт та, сабагын өйрәт.

Мөнәвәрә. Ярый, абыстай. (Габдулланы җитәкләп, үз янына утырта да кабатлата башлый.) Әлпи, тиси...

 

Абыстай комганын, сөлгесен алып чыгып китә. Малайлар, китапларын куеп, асларыннан мендәрләрен алып, атышып уйный башлыйлар. Мендәр Габдуллага тия.

 

1 нче малай. Бу нинди малай? (Габдулланы уратып алалар.)

2 нче малай. Теге Сәгъди абзый алып кайткан малай бит.

3 нче малай. Ни атлы син?

4 нче малай. Чагыр, чагыр, күзен күрдегезме, чагыр бит!

Өлкән малай (ачуланып). Югал күз алдыннан! (Йомшак тавыш белән.) Ә син, яңа малай, бире кил әле! Кем атлы син?

Габдулла. Габдулла.

Өлкән малай. Каладан кайткан диләр...

Габдулла. Ы-һы..

4 нче малай. Калада карга бармы?

Габдулла. Бар инде алар.

4 нче малай. Ничек кычкыра, әйт әле.

Малайлар. Я, әйт инде, әйт, ничек кычкыра?

Өлкәне. Я, җитәр сезгә!.. Анаң ни атлы?

Габдулла. Бибизөһрә.

2 нче малай. Ә апаларың бармы?

Габдулла. Бар.

2 нче малай. Ничәү?

Габдулла. Икәү: Сабира белән Саҗидә.

4 нче малай. Калада каргалар ничек кычкыра, әйтмәдең бит әле!

2 нче малай. Апаларың матурмы, миңа бирәсеңме?

3 нче малай. Юк, миңа бирә, миңа.

Өлкәне. Җитте сезгә, шым булыгыз, ялыктырмагыз кешене.

1 нче малай. Әйдәгез, яңа шәкерткә уеннар өйрәтик!

Малайлар. Әйдәгез, әйдә!

2 нче малай. Ә син «Эште-пеште» уйный беләсеңме? (Көлешәләр.)

Габдулла. Юк, мин каладагыча сызгыра гына беләм. (Ике бармагын авызына кабып сызгырып күрсәтә. Малайлар кабатламакчы була, барып чыкмый.)

2 нче малай. Тагын ниләр беләсең?

Габдулла. Урысча сөйләшә беләм.

2 нче малай. Оһо, яле-яле.

Габдулла. Нужик, хлип, ыспать...

Малайлар (шаккатып). Урычча шәп белә бу!

3 нче малай. Ии-и, безнең дә кулсыз Гайнулла урычча белә.

1 нче малай. Нинди кулсыз?

3 нче малай. Теге, солдаттан кайткан.

Габдулла. Безнең бистәдә дә солдаттан кайткан Сәхип бар иде. Аның мыеклары менә болай, пуф итеп торалар иде.Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызыклы сүзләр сөйли: «Дөнья күләсә, әйләнә дә бер баса», – ди.

2 нче малай. Кызык... Ә каланың инеше зурмы?

Габдулла. Зууур. Аның бер читеннән икенчесе күренми дә.

3 нче малай. Алай зур булгач, инеш булмый инде ул, диңгез була. Әнә кулсыз Гайнулла абзый солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, кулын өздереп кайткан. Менә ул сөйли, имеш, диңгез артында кешеләр түгел, ә дию пәриләре генә тора, имеш.

Габдулла. Аптырагансыз икән, Кабан күле артында да убырлы карчык тора. Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә, аннары пешереп ашый.

Кызлар (куркышып). Абау, чынмы?

Малайлар. Булмас, әкият сөйли.

Габдулла. Казанда әле мең завод бар. Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы 5 чакрым, төтене 100 чакрым.

Малайлар. Булмас, кит аннан.

Габдулла. Беләсегез килсә, аларның хуҗалары кәрлә бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш... Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зуууур. Куллары да менә мондый. Теге алтын чылбыр таккан кәрлә нәрсә куша, болар шуны җан-фәрманга тыңлый.

Малайлар (исләре китеп). Тыңламаса нишли?

Габдулла. Тыңламасамы, теге кәрлә моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый, тукмый...

Өлкәне. И туганым, калада әллә ниләр бар икән. Үзебезнең авылда рәхәт инде.

Малайлар. Әйе, әйе, авылда шәп. Үзебездә рәхәт.

Габдулла. Шулаен шулай да, тик авылда бәхет кошы юк. Ә калада Ибраһим байның бакчасында аллы-гөлле төсләргә манылган бәхет кошы бар. Койрыгын җәеп җибәрсә, матурлыгыннан телсез каласың...

4 нче малай. Кит аннан, әтәч булгандыр ул. (Көлешәләр.)

Габдулла. Бәхет кошы! Дөньяда өчәү-дүртәү генә икән ул. Сатып та алып булмый аны. Бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшә ди ул.

1 нче малай (боегып). Безгә тәтеми инде ул алай булгач... Әкият тыңлаганчы, «Йолдыз салыш» уйныйк әле. Яңа шәкерткә дә өйрәтик.

Малайлар. Әйдәгез, әйдә. (Шәкертләр берәм-берәм чикмән җиңеннән йолдыз саный.)

1 нче малай. Берәү, икәү, өчәү...

2 нче малай. Мин дүртне күрдем.

3 нче малай. Я, ничек? Яктымы?

2 нче малай. Яп-якты. Ялт-йолт итеп торалар.

Малайлар. Әйдә, Габдулла да санап карасын әле. (Габдулланы чикмән белән каплыйлар, җиңен өскә күтәрәләр.)

1 нче малай. Я, йолдыз күрәсеңме?

Габдулла. Юк, күренми. (Бер малай чүмеч белән су алып килә.)

3 нче малай. Әйбәтләбрәк кара. Хәзер күренер. (Җиңгә су сала.)

Барысы да (көлешеп). Күрдеңме? Ничәү? (Габдулла чикмәнне атып бәрә, читкә китеп утыра, үпкәли.)

Өлкән малай. Син, туганым, үпкәләмә инде, алар бит уйныйлар гына. (Абыстай килеп керә, чыбыгын ала.)

Абыстай (ачуланып). Ни бар, ник шаулашасыз, җирбитләр?

Өлкән шәкерт. Яңа шәкертне идән юарга, кизү торырга өйрәтәбез.

Абыстай. Шулай булса гына... Ярый, юсын. Ә сез сабакларыгызны кабатлап утырыгыз.

Шәкертләр. Күп яттык без мәдрәсәдә...

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ