Логотип Магариф уку
Цитата:

Галәм киңлекләрендә

(6 –7 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге)

Гөлия СӨНГАТУЛЛИНА,

Мамадыштагы

5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы»ның

югары квалификация категорияле

 татар теле тәрбиячесе

 

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның галәм турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер-берсе белән килешеп, ярдәмләшеп, команда белән эшләү теләген уяту, уңай психологик халәт тудыру.

Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын киңәйтү (космос, космонавт, телескоп, планета, галәм, күк җисемнәре, йолдыз, ракета, скафандр һ.б.), сәнгатьле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның йолдызлар, планеталар, космонавтлар, космик техника турындагы белемнәрен системалаштыру; сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү һәм сорауларга төгәл җавап бирә белү.

Җиһазлар һәм материаллар: интерактив такта, ракета, ковробук, киемнәр, тюбиклар, телескоп, телефон, скафандр иллюстрациясе, микрофон, камера, планеталар рәсеме төшерелгән  слайдлар, космонавтлар портретлары, йолдызлыклар  рәсемнәре.

Сүзлек өстендә эш: галәм, чүмеч йолдыз, скафандр, планеталар, йолдызлык.

Алдан башкарылган эш: галәм, танылган космонавтлар, йолдызлар, кояш, ай һ.б. турында сөйләшү, әңгәмәләр үткәрү; галәм турында фотолар, журналлар, рәсемнәр карау; галәм темасына язылган китаплар уку.

 

            Эшчәнлек барышы

1. Кереш өлеш.

(Балалар музыка астында керәләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, дусларым. Мин – Гөлия Раифовна. Сезнең татарча бик яхшы белгәнегезне ишеткәч, «Бәләкәч» балалар бакчасыннан танышырга дип килдем. Үзегез белән дә таныштырып китегез әле. Синең исемең ничек, дустым?

Бала. Ләйсән.

Тәрбияче. Шәп, синең күлмәгең күз явын алырлык. Ә син кем буласың?

Бала. Алмаз.

Тәрбияче. Алмаз – батыр малай, афәрин. (Танышу дәвам ителә.) Мин сезнең белән танышуга чиксез шат.

 

2. Төп өлеш.

Тәрбияче. Балалар, минем сезнең кебек бик яхшы татарча белә торган дустым бар, әйдәгез, аның белән сезне дә таныштырыйм әле.

Ак бүре. Сәлам, сәлам, дуслар. Минем исемем Ак бүре. (Экранда.)

Тәрбияче. Ә сезнең Ак бүрене күргәнегез бармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Балалар, Ак бүре сезнең кебек балаларны татарча сөйләшергә өйрәтә. Сез аны һәркөнне телевизордан күрә аласыз. Балалар, сезне бик яхшы татарча белә диләр. Ак бүре, сезне тикшерер өчен, бер табышмак җибәргән. Әлеге табышмакны без шакмаклар ярдәмендә әйтеп бирерә тиеш булабыз. Кем җавабын белер икән. (Рәсемнәр ярдәмендә укыйлар.)

Скафандр кия,

Ракетага утыра,

Галәмгә оча,

Йолдызларны күрә.

Балалар. Космонавт.

Тәрбияче. Әлбәттә. Ә сезнең космонавтлар булып карыйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Космоска очучы кеше нинди булырга тиеш?

Балалар. Акыллы, сабыр, тырыш, батыр, көчле. (Түгәрәккә алынабыз.)

Тәрбияче. Без бердәм, көчле, сабыр булганда гына космоска оча алабыз.

Ак бүре. Шәп, шундый күп беләсез. Сезнең белән космоска да очарга була.

Тәрбияче. Дусларым, галәмгә очар өчен, безгә файдалы ризыклар кирәк була. Әйдәгез әле, мин сезне ризыклар сайларга чакырам. Балалар, космоска бары тик шушындый савытларда гына ризык алып барырга ярый. Кем нәрсә сайлый?

Балалар. Сөт.

Тәрбияче. Сөтне безгә нәрсә бирә?

Бала. Сыер.

Тәрбияче. Әлбәттә. Алмаз, ә син нинди ризык сайладың?

Бала. Ботка.

Тәрбияче. Нинди боткалар беләсең, Алмаз? Балалар бакчасында нинди төрләрен бирәләр?

Балалар. Дөге боткасы, манный боткасы. (Берничә баладан ризык турында сорау алу, һәрберсерсе ала тора, ябыштыра.)

Тәрбияче. Дусларым, ә нигә берегез дә кола белән чипсыны сайламады?

Балалар. Чөнки ул зыянлы.

Тәрбияче. Бик дөрес. Без файдалы ризыклар ашасак кына көчле, матур, батыр була алабыз. Әйдәгез, ризыкларны тиешле урынга урнаштырып куйыйк әле. Балалар, галәмгә очар өчен, безнең барысы да бармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Юк шул. Ә галәмгә – космоска нәрсәдә очалар?

Балалар. Ракетада.

Тәрбияче. Ә без ракетаны каян ала алабыз соң?

Балалар. Кибеттән, Казаннан.

Тәрбияче. Ә мин сезгә галәм станциясенә шалтыратырга тәкъдим итәм. Ә ракетаны ничек сорыйсы була? Әйдәгез, минем янга утырыгыз әле. Иң беренче шалтыраткач, нишләргә кирәк, балалар?

Балалар. Исәнләшергә.

Тәрбияче. Ә ничек исәнләшеп була?

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Дөрес, ягымлы итеп исәнләшергә кирәк. Ә ракетаны ничек сорыйбыз?

Балалар. Безгә ракета кирәк иде дип.

Тәрбияче. Әлбәттә. Ә телефоннан сөйләшеп бетергәндә ни дип әйтергә кирәк?

Балалар. Сау булыгыз.

Тәрбияче. Тагын нинди ягымлы сүз әйтергә була?

Бала. Рәхмәт.

Тәрбияче. Кемнең шалтыратасы килә. (Санамыш 1 йолдыз, 2 йолдыз, сары йолдыз. Баланы сайладык.)

Бала. Исәнмесез.

Галәм станциясе. Исәнмесез, бу галәм станциясе, сезгә нәрсә кирәк? (Шакмактагы рәсемнәр киңәшкә килә.)

Бала. Безгә ракета кирәк.

Галәм станциясе. Сез кайсы балалар бакчасыннан?

Балалар. Бәләкәч.

Галәм. Яхшы, сезгә тиздән ракета килеп җитәр. Сау булыгыз.

Балалар. Рәхмәт, сау булыгыз.

Тәрбияче. Минем сезгә бер тәкъдимем бар: космоста булган хәлләрне видеога төшереп, сюжет ясау һәм кайткач, әниләрегезгә күрсәтерсез. Сез ризамы?

Тәрбияче. Ә хәзер бирегә килегез әле. Болар кемнәр?

Балалар. Кыз белән малай.

Тәрбияче. Дөрес, аларның да космоска очасылары килә, алар әзерме?

Балалар. Аларның киемнәре юк.

Тәрбияче. Балалар, космоска нинди киемсез утырырга ярамый?

Балалар. Скафандр һәм шлем.

Тәрбияче. Әлбәттә. Балалар, карагыз әле. Кызлар кызны, ә малайлар малайны киендерергә тиеш була. Биредән һәрберегез берәр кирәкле булган киемне сайлап алып кызлар кызны, ә малайлар малайны киендерергә тиеш була. (Ковробук, киендерәләр.)

Тәрбияче. Безнең кыз белән малай да космоска очарга әзер.

– Балалар, карагыз әле, бу ни икән? (Ракетаны күзәтәләр.) Нәни дусларым, барыгыз да минем янәшәмә килегез әле. (Әкрен генә япманы тотабыз.)

– 1, 2, 3. Зәңгәр ятьмәне ач.

Тәрбияче. Ракетага утырыр өчен пароль әйтергә кирәк була. Парольдә сез нинди икәнегезне әйтергә тиеш буласыз. (Батыр малай, матур кыз.) Әйдәгез, бергәләшеп ракетага утырышыйк. (Космос эчендә саныйбыз. 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10. Ракета тавышы, күтәрелү. Ракетадан чыгабыз.)

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, планета ничек матур. Балалар, нәрсә бу? (Экрандагы рәсемнәрне карау.)

Бала. Кояш.

Тәрбияче. Кояш ни өчен кирәк?

Бала. Җылытыр өчен, көнне яктыртыр өчен.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә бу ни?

Бала. Ай.

Тәрбияче. Ай көннең кайсы тәүлегендә чыга?

Бала. Кич җиткәч.

Тәрбияче. Ә болар ни?

Балалар. Йолдызлар.

Тәрбияче. Йолдызлар нинди төстә?

Балалар. Сары.

Тәрбияче. Балалар, безнең исем булган күк йолдызларның да исемнәре бар. Мәсәлән, бу йолдызга нинди исем бирер идегез?

Бала. Чүмеч йолдыз. Чөнки ул йолдызга охшаган.

Тәрбияче. Сез нинди планета исемнәрен беләсез?

Балалар. Меркурий, Сатурн, Юпитер, Венера. (Шакмактагы планеталар ярдәмендә атыйлар.) Ә без нинди планетада яшибез?

Бала. Җир.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә хәзер ял итеп алыйк. (Кояш, ай.)

– 1, 2, 3, 4.

– 1, 2, 3, 4. (Куллар ярдәмендә уйнап алу. Кулны ачабыз, җыябыз.)

– Әйдәгез әле, бергәләшеп телескоп ярдәмендә Җир шарын күзәтик. (Өстәлдә ясалган телескоп.) Алсу, син нәрсә күрәсең?

Алсу. Йолдыз.

Тәрбияче. Ә сез галәмгә иң беренче кем очканын беләсезме?

Балалар. Юрий Гагарин.

Тәрбияче. Бик дөрес. Иң элек космоска Белка һәм Стрелка исемле этләрне очырталар. Алар исән-сау кайтканнан соң, иң беренче булып кешеләрдән Юрий Гагарин оча. Шул көннән башлап 12 апрель – космонавтика көне булып билгеләнә.

Тәрбияче. Дусларым, галәмнән үзебезнең ясаган рәсемнәрне истәлеккә алып кайтырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?

Балалар. Риза.

Тәрбияче. Моның өчен безгә әлеге таякчыклар ярдәмгә килер. Шушы таякчыклар белән трафарет ярдәмендә граттаж битенә рәсемнәрегезне төшерә аласыз. (Һәрбер баладан ни ясаганын сораштыру, балалар белән рәсем ясау.)

Тәрбияче. Ә хәзер кайткач, әниләрегезгә күрсәтү өчен камерага нәрсәгә ясаганыгызны әйтеп китегез әле. (Мин сары кояш ясадым.) Афәрин, балалар, булдырдыгыз.

– Дусларым, хәзер безгә балалар бакчасына кайтыр вакыт җитте. Үз урыннарыгызга басыгыз. (Пароль: матур кыз, батыр малай; саннарны кирегә саныйбыз.)

 

3. Йомгаклау өлеше.

Ак бүре. Дусларым, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Тәрбияче. Галәмдә нәрсәләр күрдегез, Ак бүрегә сөйләгез әле. (Балалар сөйли.)

Тәрбияче. Берәр яңалык белән таныштыгызмы? (Балалардан җавап.)

– Ак бүренең дә татарча яхшы белә торган «Салаватиклар» исемле дуслары бар. Әйдәгез, алар белән бергә Ак бүрегә планеталарны санап күрсәтәбез. (Шакмаклар ярдәмендә күк җисемнәрен атыйбыз.)

Ак бүре. Рәхмәт, дусларым. Татар телен яхшы белгәнегез өчен миннән сезгә бүләк. (Сихри, бүләк бирү тавышы.)

Тәрбияче. Әлеге QR-код ярдәмендә көн дә әниләрегез белән Акбүрене карарга онытмагыз. Ул сезне татар телендә күбрәк аралышырга өйрәтер. Гади генә QR-кодлар түгел, ә сезнең фотосурәтләр белән. (Бер якта QR-код, икенче якта баланың сурәте.)

Тәрбияче. Балалар, бүген сезнең белән миңа бик күңелле булды. Татар телендә бик яхшы аралашасыз икән. Кызганыч, миңа китергә вакыт. Ә хәзер, әйдәгез, мин сезне төркемегезгә озатам. (Җырлап чыгып китәләр.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ