Бас әле станокка...
Төрле төстәге келәмнәр, чаршау, чыбылдык, паласлар, кызыл башлы сөлгеләр – әнә шул туку сәнгатенең җете үрнәкләре.
«...Сөлге сугам, сөлге сугам, Сөлге сугам аклыкка. Кызыл башлы сөлгеләрем Язсын бәхет, шатлыкка...» – дип җырлаганнар элек кызлар. Төрле төстәге келәмнәр, чаршау, чыбылдык, паласлар, кызыл башлы сөлгеләр – әнә шул туку сәнгатенең җете үрнәкләре. «Җебең нинди, тормышың да шундый», – дигән борынгылар. Кеше туку белән бик борынгы заманнарда ук шөгыльләнгән. Археологик казынулар туку эшенең, славяннарда гына түгел, болгарларда да алга киткән булуын дәлилли. Удмурт, мари, чуваш, татарларның туку үрнәкләре охшаш. Алабугада инде онытылып барган шул һөнәрне яңартырга алынганнар, дөресрәге, аны яшь буынга өйрәтү эшенә тотынганнар алар. Ул якларга баргач, без дә тукучылык серләренә төшенеп, бёрдо ярдәмендә бизәкле билбау ясарга өйрәнеп кайттык.
КЫЧЫТКАН ТУКЫМА ЯМАН КӨЧЛӘРДӘН САКЛЫЙ
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының декоратив-кулланма сәнгать музей-остаханәсе мөдире Светлана Алешина сүзләренчә, 2008 елда аларның Гөлзадә Руденко җитәкчелегендәге коллективы Кама буендагы бу шәһәрдә Спас ярминкәсен үткәрүне кабаттан башлау инициативасы белән чыккан. Шулай итеп, ярты гасырлык тәнәфестән соң Алабуга җирендә халык һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган ярминкә гөрли башлый. Ә 2011 елның августында узган IV Бөтенроссия Спас ярминкәсе көннәрендә тантаналы шартларда декоратив-кулланма сәнгать музей-остаханәсе ачыла. Соңрак алар яңа бинага күчә һәм биредә интерактив остаханәләр дә барлыкка килә. Монда теләгән һәркем үз куллары белән 60 тан артык төрдә иҗат әйберләре ясый һәм аны үзенә алып китә ала. Без туку серләренә төшенергә булдык.
Туку остасы Ксения Плеханова безне башта әлеге һөнәрнең төрләре белән таныштырды, соңрак үзебезгә дә бёрдо ярдәмендә бизәкле билбау үреп карарга насыйп булды.
– Үземне-үзем белә башлаганнан бирле, кулымда гел энә-җеп, тукыма булды. Миңа тукучылык эшенә өйрәнергә тәкъдим иткәндә, пандемия чоры иде, онлайн рәвештә укыдым. Сораулар бирергә дә, эшләп күрсәтергә дә мөмкинлек булмады. Өстәмә мәгълүматны чит ил чыганакларыннан һәм Интернеттан алдым, – дип сөйли Ксения.
Аның сүзләренчә, остаханәдә ике төрле станокта эшләргә өйрәнергә мөмкин. Аларның төренә карап әзерләнәсе тукыманың үлчәме билгеләнә.
–Тукучылык беренчел община төзелеше вакытында ук киң таралган. Башта ул кием-салым тегү өчен әзерләнгән тукыма булса, соңрак көнкүрешкә идән-сәкене җылыту өчен палас сугу, дивар гобеленнары ясау килеп кергән, – дип таныштырып уздылар сугу, тукуның барлыкка килү максатлары белән музей хезмәткәрләре.– Өйдә сугылган тукыма шулай ук төрле авырулардан, явыз рухлардан һәм күз тиюдән саклый дип тә ышанганнар борынгылар. Шуңа күрә авылларда кулдан туку һөнәре XX гасыр урталарына кадәр саклана.
Аларның әйтүенчә, элекке кешеләр беренче тукымаларны үлән, камыш, лиана, хайван тиресе кисәкләреннән кулдан үргәннәр. Аннан эшне җайлырак итү өчен төрле җайланмалар уйлап табылган. Белгечләр кулдан туку станогының безнең эрага кадәр 5–6 мең ел элек үк ясалганын ачыклаганнар. Аның ярдәмендә өс, аяк киемнәре, урын-җир япмалары, тастымаллар сукканнар.
Туку өчен бары тик табигый – кычыткан, киндердән әзерләнгән сүс, киҗе-мамык һәм йон җепләр кулланылган. Кул астына эләккән һәрнәрсәдән: кырлыган (иван-чай), кычыткан, алабутадан сугылганнары, күрәсең, күз тию, яман көчләрдән саклану максатында кулланылгандыр. XIX гасыр уртасына кадәр кием тегү өчен төп материал булып киндер, җитен сүсе файдаланылган. Төрле буяуларга манылган тукымадан тегелгән күлмәкне буяу күлмәк дип атаганнар.
Татарларның көнкүрешендә иң күп кулланылган һәм иң күп сугылган тукыма төрләрен алача тукыма дип саныйлар. Ашъяулыклар, тастымаллар, чаршаулар, кием-салым, гадәттә, алачадан тегелә. Алача сугу әллә ни катлаулы булмаса, бизәкләп тукуның башка төрләре – чуптарлап сугу, асалап сугу кебекләре катлаулырак. Чуптарлы һәм асалы әйберләрдән әлегә кадәр сакланып калган кызыл башлы сөлгеләр, ашъяулык, палас, чыбылдык, тастымал кебек әйберләрне санап узарга була.
ҮЗЕҢ ТУКЫГАН БИЛБАУ БӘЙЛӘРГӘ ТЕЛӘСӘҢ
Бүген без эшләргә өйрәнәчәк билбау бёрдо дип аталган махсус җайланма ярдәмендә ясала. Борынгы заманнарда ул нәзек агач тактачыклардан эшләнгән, аңа вертикаль ярыклар һәм тишекләр уелган. Алар арасындагы ярыклар һәм тишекләр саны тукымадагы җепләр санына туры килергә тиеш.
Башлап, билбау өчен кирәк озынлыктагы, төрле төстәге җепләр алабыз һәм аларны махсус ыргак ярдәмендә бёрдога урнаштырабыз. Бу эшкә яңа тотынучылар өчен йон җеп сайлау уңайлырак булыр. Аларны кыстыргыч ярдәмендә өстәлгә беркетәбез. Аннары бёрдо ярдәмендә тарыйбыз һәм чәч толымын үргән кебек үреп куябыз. Шуннан җепләрнең бер башын махсус җайланмага эләктереп, икенче башын үзебезнең билгә бәйләргә кирәк булачак. Шулай эшләгәндә, җеп тартылып тора һәм төрле бизәкләр ясарга мөмкинлек туа.
Тукыганда шүре төп рольләрнең берсен үти. Аңа кирәк төстәге җеп чорналып куела һәм алар башта алынган җепләрнең бер башына беркетелә. Бёрдо ярдәмендә җепләрнең бер өлеше күтәрелә, ә икенче юнәлештәгеләре аста кала. Бу эшне чиратлаштырып, алар арасыннан җеп чорналган шүрене үткәреп барганда, бизәкле тасма барлыкка килә.
Халыкча үрелгән билбаулар, станокларда тукылган тыгыз бәйләвечтән аермалы буларак, гадәти тукымага охшап тора.
– Аларны бик күптөрле итеп – гади, буй-буй яки аркылы бизәклеләреннән алып катлаулы геометрик фигураларга кадәр үрергә була. Халык билбаулары озын итеп ясалган, аларның очларын еш кына купшы чуклар, сәйләннәр һәм шарчыклар белән бизәгәннәр. Күбесенчә якты, бер-берсенә капма-каршы торырлык төсләрне сайлаганнар. Әмма халык осталары, артык күз камашырлык чуарлыктан качып, гадәттә, җепләрне төп төскә буйсына торган итеп сайлаганнар. Кызыл, саргылт, көрән, яшел һ.б. төсләр белән үрелгән билбау хатын-кыз костюмына да, ир-ат костюмына да матурлык өсти, – дип сөйли Ксения Плеханова.

Светлана Алешина сүзләренчә, хәзерге буын кешеләренә, бары тик моннан 60–70 ел элек сугылган тукымалар белән генә танышырга насыйп була. Сандык төпләреннән шундый көнкүреш әйберләрен чыгарып, бәйрәм көннәрендә өйләрен бизәүчеләр әле бүгенге көндә дә бөтенләй юк түгел.
– Чын сәнгать беркайчан да онытылмый да, тузмый да, гамәлгә яраксыз бер нәрсәгә әверелеп, югалып та калмый. Без дә шушы онытылып барган кул эшләрен яңартырга алындык. Бурычыбыз – матур гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, әби-бабалардан калган күнекмәләрне балаларга җиткерү. Әлбәттә, остаханәне ачып җибәргәндә, башта яшьләргә генә күз тоткан идек, әмма ул урта буын һәм өлкәннәрне дә бик нык кызыксындырды. Алар үзләре дә төрле кул эшләренә өйрәнергә килә, балаларын энә-җеп тотарга өйрәтергә алып килүчеләр дә күп. Элек бу эшне йортта әниләр, әбиләр өйрәткән, хәзер исә күбесенең моңа вакыты җитеп бетми. Ә биредә бала күңеле теләгән һөнәргә өйрәнә ала, – дип, рухланып сөйли Светлана ханым.
Элек кызларны биш-алты яшьтән тукырга, бәйләргә, чигәргә өйрәткәннәр. Замана мөмкинлекләре безне алардан бераз читләштерә төшсә дә, кул эшләренә мәхәббәт һәм алар белән кызыксыну, өйрәнергә теләү соңгы елларда яңадан арта бара. Бер яктан караганда, бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан, үзеңне һәм якыннарыңны күңел җылың салынган матур-матур эшләнмәләр белән сөендерү бит. Моннан тыш әле кул эшенең сәламәтлек өчен дә бик файдалы икәнен беләбез.
Фәния Лотфуллина
Фотолар авторныкы һәм музей-остаханә архивыннан





Комментарийлар