Логотип Магариф уку
Цитата:

Булат Сибгатов: «Тарихка мәхәббәт киртәләрне җиңде»

«Галим булам дигән максат куймасам да, кечкенәдән тарих белән кызыксындым», – ди ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Илһам улы Сибгатов. Яшь галим белән аның бүген институтта алып барган эшчәнлеге турында да, заман яшьләрен фәнгә җәлеп итү һәм милли-мәдәни мирасыбызны, тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерү хакында да сөйләштек.

– Булат әфәнде, сүзебезне Сезнең эшчәнлек белән якыннанрак танышудан башлыйк әле. Энциклопедия институтында алдыгызга нинди максатлар куеп эшлисез?

– Энциклопедия халыкның үз тарихы, шәхесләре, тарихка үз карашы барлыгын күрсәтә. Һәр халыкның рухи дәрәҗәдә оешканлыгын чагылдыра торган бик әһәмиятле күрсәткеч бу. Республика җитәкчелеге, әлеге фикерне аңлап, институтка 1993 елда нигез салган. Мин биредә 2014 елдан бирле эшлим. Шулвакыт эчендә Россия, Татарстан һәм татар халкы тарихы, энциклопедистика, тюркология, теология өлкәләренә караган 40 тан артык хезмәтем дөнья күрде. 2017, 2018, 2019, 2021 елларда «ТР Фәннәр академиясенең иң яхшы яшь галиме» премиясен алырга насыйп булды.

Без төрле юнәлешләрдә эшлибез. Эшкә урнашканда Татарстан территориясендәге югалган авылларны барлау белән шөгыльләндек. Төрле чыганакларга таянып, 1200 ләп авыл ачыкланды. Тагын берничә әһәмиятле басмабыз Казанның бистәләренә, урамнарга багышланган. Шулай ук Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан да иҗат эшчәнлегендә бик актив катнаштык. Моннан тыш, республикада яшәүче төп халыкларның традицион бәйрәмнәре һәм үзешчән иҗат фестивальләре турында да хезмәтебез дөнья күрде.

Соңгы 25 елда Татарстан Республикасының 6 томлы энциклопедиясе барлыкка килде. Ул русча да,  татарча да дөнья күрде. Аннан практик тормышта кирәк булган бик күп белем, мәгълүмат, белешмә алырга мөмкин. Мәгълүматлар шартлы рәвештә дүрт зур блокка тупланган: гуманитар фәннәр, мәдәният һәм сәнгать, табигать һәм техник фәннәр, халык хуҗалыгы. Һәр блок үзе унлап тармактан тора. Бу – бик күләмле һәм җаваплы эш. Ничек кенә булмасын, басма энциклопедияне киләчәк буыннарга каласы олы мирас дип әйтер идем.

– Хәзерге эшегез нидән гыйбарәт?

– Хәзерге вакытта Казан шәһәре эченә кереп калган авыллар тарихы турында язам. Мәсәлән, Царицыно, Поповка авыллары. Соңгысы башкаланың хәзерге Идел буе районында урнашкан була. Ул башта Казаннан читтәрәк тора. Епископ Лука Канашевич вакытында аны Татар бистәсенең бакчалары урынына күчерәләр. XVIII гасырда татарлар, Мәскәүгә гариза язып, ул авылны Казан буена күчереп утыртканнар. Алар анда XIX гасырларга кадәр яши. Казан составына кертелгәч, яңа төр салымнар барлыкка килгән һәм халык яңадан Татар бистәсенең көньягына күчеп утырган. XVIII–XIX гасырларны алсак, Казан Кабан күле тирәсендә чикләнгән. Хәзер андагы авыллар бөтенесе Казан эчендә санала.

Максатыбыз – әлеге хезмәтләр нигезендә белем тарату, фәнни пропаганда һәм агарту эше. Энциклопедия бигрәк тә яшь буын өчен татар халкы турында мөмкин кадәр тулы һәм объектив мәгълүмат бирергә тиеш. Хәзер бар нәрсәне Интернеттан табабыз дисәк тә, аның бер өлеше дөреслеккә туры килмәскә мөмкин. Шуңа да без басмаларыбызда да, аларның онлайн вариантларында да Татарстан халкы, аның үткәне һәм бүгенгесе турында мөмкин кадәр объектив мәгълүмат җиткерергә тырышабыз.

– Безнең киләчәгебезгә нәкъ менә балачакта алган хис-тойгылар, омтылышлар йогынты ясый. Урау юллар аша узып, энциклопедия институтына эшкә килүегезгә нәрсә сәбәпче булды?

Мин Кама Тамагы районының Тенеш посёлогында  туып үстем. Әнием гомере буе хастаханәдә шәфкать туташы, әтием  шахтёр булып эшләде. 90 нчы  еллар – укытучыларга кытлык заман. Кызганыч, безгә тарих фәнен физика укытучысы укытты. Үземнең тарих белән кызыксынуым әтиемнән күчкәндер. Гомумән, татар халкы – элек-электән белемле халык. Гади кешеләр арасында да укый-яза белүчеләр күп булган. XIX гасырда кайсыдыр рус чиновнигы татарларны иң грамоталы халыкларның берсе дип язып калдыра. Әнием ягыннан нәсел җебем муллаларга барып тоташа, ә әти ягыннан гади авыл кешеләре. Ике яктан да бабаларым дин ягыннан гыйлемле булган. Әле дә аларның XIX гасырдан калган язмалары саклана.

Мин үскән чорда да төрле матбугат чараларына языла, газета-журналлар күп алдыра идек. Әле дә хәтерлим, 6 нчы сыйныф өчен «Россия тарихы»  дәреслегендә «татар сугышчылары рус балаларын учакта пешереп ашый»  дигән иллюстрация бар иде. Әмма мин «Идел» журналындагы язмадан укып, татар-башкорт яугирләре турында дөреслек белән танышкан идем инде. Юкка гына Польшада татар сугышчысына һәйкәл куймаганнар бит инде. 11 нче  сыйныфта үзем дә «Татарстан яшьләре» газетасына тарих буенча төрле язмалар җибәрә башладым. Бәлки, нәкъ менә шул дөреслекне ачыкларга омтылуым киләчәктә тарих фәнен тирәнтен өйрәнүне сайларга этәргәндер. Хәзер, әлбәттә, 90 нчы  еллар белән чагыштырганда, Россия тарихы күпкә дөресрәк һәм сыйфатлырак бирелә.

Мәктәптә эшләү тәҗрибәм булганга шуны беләм: 1990–2000  елларга караганда, хәзер «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәресләре аз укытыла. Мин укыган чорда Татарстан тарихына елга 35 сәгать каралган булса, хәзер Россия, чит илләр һәм Татарстан тарихының барысына бергә 70 сәгать бирелә. Чынлыкта, Татарстан тарихына нибары 10 сәгать кала, һәм алар да күбесенчә уку елы ахырына туры килә. Шунлыктан бүгенге яшьләр үз халкының тарихын белеп бетерми.

Укырга кергәндә, журналистика белгечлеген сайларга да исәбем бар иде, әмма тарихка мәхәббәт җиңде. Шунлыктан Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының тарих факультетына  укырга кердем. Институттагы педагогларыбыз бик көчле иде: безне Гөлшат Мостафина, Алексей Столяров, Зөфәр Мифтахов, Олег Синицын кебек белгечләр укытты. Укыган чакта ук төрле экспедицияләргә йөрдек. Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән Биләрдәге казу эшләре истә калган. Без анда тимерчеләр бистәсендә яшәгән бер феодалның утарын казыдык. Бер хәнҗәр таптык, өйнең формасын, стеналарын ачтык.

Фән юлына кереп китү турында уйламасам да, аспирантурага кереп, кандидатлык диссертациясен якларга дигән ниятем бар иде. 2010 елда укуымны тәмамлап, аспирантурага кердем, бер елда диссертацияне дә язарга өлгерермен дип, Яңа Савин районының 113 нче мәктәбенә тарих укытучысы булып эшкә урнаштым. Әмма мәктәп белән фән эшен бергә алып бару бик җиңелләрдән түгел икән. Җитмәсә, ул чакта яшь мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары да бик түбән иде. Бер ел эшләгәннән соң, төзелеш фирмасына китәргә туры килде. Ә инде 2012 елда яңадан мәктәпкә кайттым һәм «Наш новый учитель» дип аталган номинация буенча грант отарга насыйп булды. Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә эшләгән чакта диссертациямне  якладым. Темасы – «Деревня Казанской губернии в годы Первой мировой войны: социально-экономический аспект (1914–1917 гг.)». Бу темага әзерләнгәндә, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында крестьяннарның тормышы, аңа кадәр ничек яшәүләрен, аларның социаль экономик хәлен, нинди үзгәреш кичерүләрен өйрәндем, шул эволюцияне тикшереп чыктым һәм яздым. Хәзер ул хезмәтне КФУда тарих укытканда файдаланалар, еш кына чит төбәкләрдән дә шалтыратып сорыйлар.

Диссертацияне яклагач, фән белән шөгыльләнәсе килү теләге артты. Җитәкчем – тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллинның энциклопедия институтына чакыруын бик теләп кабул иттем.

Хәзер яшьләр фәнгә килергә бик үк атлыгып тормый. Ничек уйлыйсыз, аларны гыйлем юлына  җәлеп итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Хәзерге вакытта аспирантурага калучы яшьләр күп, әмма аларның чагыштырмача 10 проценты гына диссертацияләрен яклый, аларның да һәммәсе гыйлем юлын сайламый. Безнең институтка да яшьләр килә. Татарстан Фәннәр академиясендә «Яшь галимнәр берлеге» бар. Биредә төрле чаралар, җыелышлар үтә. Ел да белемгә өлеш кертүче яшьләрне тәбриклиләр. 35 яшькә кадәр үзем дә безнең институтта яшьләр төркеменең рәисе булып тордым. Ә гомумән алганда, яшьләр өчен аерым нинди дә булса программалар бар дип әйтмәс идем. Грантлар булып тора, әмма аларны, эзләргә, табарга кирәк. Бу исә – күп вакытны ала торган эш. Хәзер яшьләрне гыйлемгә җәлеп итү өчен, әлбәттә, матди якны кайгырту һәм шул ук вакытта фән юнәлешен популярлаштыру кирәктер дип саныйм. Дөньякүләм алганда, илебездә фән хәле уртача югарылыкта дип уйлыйм. Россиядә фән инфраструктурасын тагын да яхшыртырга кирәк. Хезмәт хакларын арттырырга, яшьләр өчен торак алу программаларын булдырырга. Ул вакытта яшьләр фән эшенә теләбрәк килер иде.  

Билгеле, фән белән шөгыльләнер өчен кешенең табигате үзгә булырга тиеш. Мәсәлән, минем үземә төрле чыганакларны уку, эзләнү, анализ бирү эше ошый. Моңа бар кеше дә түзә алмас иде. Ә яратып эшләгәндә бер хезмәтнең дә кыенлыгы юк.

Яшьләргә куркып калмаска, теләкләре булган очракта, гыйлем юлын сайларга киңәш итәм. Киләчәккә дәүләт фәнгә йөз белән борылыр, яшьләрне җәлеп итү өчен  аерым проектлар барлыкка килер дип ышанам

 

Монографии:

Сибгатов Б.И. Традиционные праздники и фестивали самодеятельного творчества народов Татарстана: иллюстрированный энциклопедический справочник / отв. ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань:  Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ: Изд-во АН РТ, 2022. – Кн.2. – 172 с. (в соавторстве).

Сибгатов Б.И. Казань: исторические районы, слободы, улицы, площади и парки: иллюстрированный энциклопедический справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. – Кн.1 (в соавторстве).

Сибгатов Б.И. Татарстану – 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки. – Казань: ОСП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2019. – 600 с. (в соавторстве).

Сибгатов Б.И. Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: справочник / под. ред. Р.В. Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 308 с. (в соавторстве).

 

  Фотолар Булат Сибгатов архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ