Логотип Магариф уку
Цитата:

Файдалыдыр фиточәй

Безнең халык чәй эчәргә ярата. Чәй эчү үзе бер йола: ял итү, тәнгә сихәт алу, кунакчыллык билгесе дә. Эчемлекнең тәмле генә түгел, шифалы да булуын кайгыртучылар исә фиточәйгә өстенлек бирә.

Нәрсә ул фиточәй?

Фиточәй – төрле шифалы үләннәрдән ясалган кайнатма. Нинди максат белән куллануга карап, фиточәйләр күп төргә бүленә. Дару үләннәрен белеп кулланганда фиточәй ярдәмендә организмны шлаклардан чистартырга, витаминнар һәм башка файдалы матдәләр белән баетырга, ныгытырга була. Ул төрле минераль матдәләргә, аминокислоталарга, эфир майларына бай. Фиточәй составында кофеин юк, шуңа күрә ул өлкәннәргә генә түгел, балалар өчен дә файдалы.

Фиточәйләр ике төргә бүленә. Беренчесе – организмны тонуста тоту, иммунитетны ныгыту, ябыгу, тынычлану, авырудан профилактика өчен көн саен эчәргә мөмкин булган чәйләр. Икенче төр исә аерым чирне дәвалаганда өстәмә буларак кулланыла, аларны курслап һәм табиб белән киңәшеп кенә эчәргә кирәк.

Балачакта суык тисә, дәү әниләр кайнатып биргән юкә чәчәге төнәтмәсе нәкъ менә шушы фиточәй икән бит инде! Үләннәрнең дәвалау үзлекләре төрле. Берсе кан басымын күтәреп җибәрсә, икенчеләре, киресенчә, төшерә. Кайсыдыр ашкайнату согының әчелеген арттыра, кайсыдыр – киметә. Шуңа күрә чәй сайлаганда, аның үзлекләре белән танышырга һәм табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Фиточәйнең бер төрен генә озак вакыт эчәргә ярамый. Организм билгеле бер витаминнарга туенгач, аны һаман куллануның кирәге юк. Үзегезгә ошаган берничә төр чәйне чиратлаштырып эчәргә кирәк.

Фиточәйне ничек әзерләргә?

Мондый чәйне әзерләү – үзе бер сәнгать. Шифалы үзлекләре буенча бер өстен үлән сайлап алынып, аны тулыландырырга башка үләннәрне өстәү, үзеңә ошый торган тәмне табу тәҗрибә ясауга тиң. Фиточәй еш кына әчкелт тәмле була. Күпләр моны яратмый. Беренче вакытта бер-ике үләннән генә торган чәйне эчәргә мөмкин.

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше нык булган заманда һәркем үләнне үзе җыеп әзерләсә, хәзер исә даруханә һәм кибетләрдә бар да бар. Төрле үләннәрдән торган катнаш чәйне әзерләгәндә, түбәндәге формуланы куллану уңышлы: җимешле үлән яфрагы+хуш исле үлән+тәмләткеч. Тәмләткеч сыйфатында имбир, канәфер, ванил, дарчин, цитруслы җимеш сайларга мөмкин.

Фиточәйне әзерләүнең үз кагыйдәләре бар. Аларны истә тотмасаң, үләннәрнең дәвалау үзлекләре бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. Иң элек чәйнекне кайнар су белән чайкап алабыз. Чәй 90–95 градуста пешерелә. Гадәттә, бер өлеш фиточәй кайнату өчен, 1 стакан суга 1 чәй кашыгы үлән алына. Чәйнеккә үләнне салып, өстенә су койганнан соң, 5–15 минут каплап тору кирәк. Фиточәйгә шикәр салмыйлар. Баллы яратучы тәмлетамаклар аны бал яисә кайнатма белән эчә ала. Фиточәйне ашарга ярты сәгать кала эчәләр.

Кемгә нинди үлән килешә?

Стресслы ситуациядә чәегезгә татлы тамыр һәм чабыр кушып җибәрегез. Суык тисә, татлы тамыр, шалфей, әремнең файдасын күрерсез. Талчыгудан йөзегездән төс качтымы? Даими рәвештә петрушка, укроп һәм каен яфраклары салынган чәй эчү кирәк.

Еш кына баш авыртудан интегүчеләргә шалфей, чабыр һәм бөтнек ярдәмгә килә. Бер сүздән «кабынып» китәсезме? Лаванда һәм песи үләне кушылган чәй эчеп куегыз. Тынычланып, киеренкелектән котыласыгыз килсә, мунчадан соң җиләк яфрагы, лимон бөтнеге һәм колмактан кайнатылган чәй эчегез. Юкә чәчәге төнәтмәсенең шифасы тагын да колачлырак: бәвелне куа, ютәлдән булыша, тынычландыра, антисептик, үт куу үзлегенә ия.

Йоклый алмый интегүчеләргә ятар алдыннан ромашка, колмак күркәләре, песи үләне, мелиссадан чәй эчеп куярга киңәш ителә. 

Аллергияле кешеләргә фиточәйне бик сак кулланырга кирәк. Беренче тапкыр эчкәндә аның составы 2–3 компоненттан артмасын. Атнага бер мәртәбә яңа үлән өстәргә була. Болай эшләсәгез, аллергия килеп чыккан очракта, аңа сәбәпче булган үләнне ачыклау җиңелрәк. 1 литр су һәм 20 г киптерелгән бөтнек кирәк булачак. Бөтнек өстенә кайнар су салабыз һәм, өстен каплап, 10–15 минут көтәбез. Бу фиточәйне кайнар килеш пимон һәм бал белән эчәләр.

Витаминлы чәйне берьюлы ярты стаканнан артыграк куллану киңәш ителми.

 

 

«Гаилә һәм мәктәп»/декабрь 

Фото: Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ