Лагерьлар: җәйге перезагрузка
Җәйге каникулларны көтеп алсак та, июнь җитү белән һәр ата-ананы бер сорау борчый: баланың ялын ничек оештырырга? Беркемнең дә өч ай дәвамында баласын көнозын өйдә, телевизор яки телефон каршында утыртасы килми, урамда да каңгырап йөрүләрен теләмибез. Баланың ялы саф һавада, актив һәм файдалы үтсен диючеләр исә җәйге лагерьларга юллама юнәткән.
«Җәй»гә юлламалар тиз бетә
Казанда яшәүче Гөлшат Буторина – шундый әниләрнең берсе. Бишенче сыйныфны тәмамлаучы игезәк уллары Данил белән Марсельгә «Добрый» лагерена юлламаны чак алып өлгергән ул. Биектау районында урнашкан ял базасына юлламалар «Җәй» («Лето») республика үзәгенең рәсми сайтында мартта ук сатуга чыккан, санаулы көннәр эчендә алып та бетергәннәр. Оешма сменаларына барырга теләүчеләр күп. Шәхси лагерь бәяләре белән чагыштырганда, бу сменаларның хакы арзанрак, бер өлешен хөкүмәт күтәрә. Ә шартлары тел-теш тидерерлек түгел, ди әни кеше. Көнгә биш тапкыр ашаталар, яшәү урыннары чиста, уңайлы, табигать кочагында. Малайлар спорт белән дә шөгыльләнә, экскурсияләр, төрле квестлар да каралган, җәйге лагерь романтикасы ‒ дискотекалар, учак янында кич утыруларны да онытмаган оештыручылар, үсмерләрнең күңеленә хуш килерлек смена оештырганнар. «Улларыбызны өченче ел рәттән шушы лагерьга җибәрәбез, ‒ ди Гөлшат. – Көнозын эшләүче әти-әниләр өчен лагерьлар булу бик уңай. Иң мөһиме, балалар саф һавада, көннәрен заяга уздырмыйча ял итә, башка балалар белән танышып, аралашып кайта. Алар лагерьда булганда, күңелебез тыныч». Лагерьның юнәлеше дә күңелгә ята торган – экология, чисталык, игелек.
Лагерьлар саны арта
Татарстанда җәйге ялын лагерьларда уздыручы балалар һәм яшүсмерләр саны елдан-ел арта. Әйтик, узган ел республика лагерьларында 167 438 укучы ял итсә, быел 423 укучы өстәләчәк. Шул исәптән алты мең бала Кара диңгез яр буенда урнашкан ял базаларына барачак, дип белдерде «Җәй» («Лето») республика үзәге җитәкчесе Нина Шимина. Былтыр ел дәвамында республика лагерьларында 220 мең бала сәламәтлеген ныгыткан, агымдагы елда аларның гомуми саны 239 меңгә җитәр дип фаразлана. Мондый мөмкинлекләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән гамәлгә кергән «Җәй – балаларга» лагерьларны реновацияләү программасы нигезендә тудырыла. Әлеге программа кысаларында 2019–2025 елларда Татарстанда 62 балалар лагере төзелгән һәм төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә, ял сменасында тагын 1000 бала лагерьларда ял итү мөмкинлегенә ия, бу исә сезон дәвамында 6000 балага өстәмә урыннар булдырылган дигән сүз.
Палаткалы ял
Бүген Татарстанда балалар ялын оештыручы 1600 оешма билгеле. Алар төрле форматта: чатырлы кемпинглар, стационар, шифаханә-курорт шартларында дәвалану мөмкинлеге бирә торган, хезмәт һәм ял, шулай ук көндезге лагерьлар. Соңгысы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына карый. Стационар лагерьлар исемлегеннән Кара диңгез яр буенда урнашкан биш сәламәтләндерү лагере ‒ «Сатера» һәм «Сәләт-Акбарс» (Кырым Республикасы), «Глобус», «Витязево» һәм «Приазовец» (Краснодар өлкәсе) эшли.
Палаткалы лагерьларга аерым игътибар. 2024 елда 260 кешене колачларлык алты шундый лагерь сафка баскан. 2025 елда муниципалитетларда тагын сигез палаткалы лагерь төзүгә республика бюджетыннан 46,7 миллион сум бүлеп бирелгән. Агымдагы елның җәендә алар 1600 баланы кабул итәргә әзер булачак.
Барлык төр лагерьларда спорт, иҗат, белем бирү, тематик чаралар да каралган, программада төрле түгәрәкләр, мастер-класслар, экскурсия һәм походлар оештырыла. Балада лидерлык сыйфатларын үстерүгә, командада эшләүгә һәм гражданлык-патриотик тәрбиягә аерым урын бирелә. Иминлек кагыйдәләренә игътибар зур, лагерь урнашкан тирәлек видеокамералар һәм сакчылар күзәтүе астында, янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган, штатта тәрбиячеләр, әйдәманнар һәм медицина хезмәткәрләре бар. Дәүләт лагерьларына юлламаларны исә мәктәпләр, республика һәм муниципаль ял үзәкләре аша алырга мөмкин. «Җәй» («Лето»), «Черноморец» республика үзәкләре, «Ял» шәһәр үзәге – дәүләт лагерьларында балалар ялын оештыру эше нәкъ менә шушы оешмалар җаваплылыгында. Республиканың профильле сменаларына юлламалар республика бюджетыннан өлешчә финанслана, аларның бәясе сәламәтләндерү оешмасына һәм смена дәвамлылыгына карап билгеләнә һәм якынча 9000–27 000 сумны тәшкил итә. Социаль, ягъни бушка юлламалар махсус хәрби операция катнашучыларының балаларына, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә. Алар «Ял» шәһәр үзәге яки яшәү урыны буенча муниципаль органнарының башкарма комитетлары аша рәсмиләштерелә.
Шәхси лагерьларга ихтыяҗ
Дәүләтнекенә генә түгел, бүген шәхси лагерьларга да кызыксыну зур. Агымдагы елда гына шундый 58 шәхси лагерь 50 000 баланы кабул итәргә әзерләнә. Мондый лагерьларның бәясе чагыштырмача югары – 3–4 атналык смена илле меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Шәхси лагерьларның бер җәйгә ике-өч смена алып баруларын исәпкә алсак, замана ата-аналары өчен бала хакы ял хакыннан өстенрәк булып чыга. Әлеге лагерьлар ата-аналарны алар теләгән юнәлештә булуы белән җәлеп итә. Биш бала әнисе, телевидение һәм радио журналисты Сөмбел Вәлидинең уллары – Зөбәер белән Гыйззәтдин ел саен милли, дини, спорт юнәлешендәге шәхси лагерьларда гыйлем туплый, көч җыя.
«Балалар бераз мөстәкыйль була башлауга аларны лагерьларга җибәрә башладык, ‒ ди биш бала әнисе. – Балаларыбызны үзебезнең тәрбия принципларына таянган ял итү үзәкләренә җибәрәбез. Бер җәй эчендә берничә сменада ял итәргә мөмкиннәр. Булсын ул дини лагерь, яки нинди дә булса һөнәр, эш, шөгыль үзләштерә торган файдалы сменалар – күңел ачуга корылган, кичке дискотекалар белән, хәтта бик яхшы, сыйфатлы лагерьлар булсалар да, әгәр ул безнең гаилә кыйммәтләренә туры килми икән, ягъни милли, дини, һөнәри тәрбия бирми икән, без аларга балаларны йөртмибез. Әйтик, малайлар җәй башында атта йөрү, ат асрау, тәрбияләү буенча сменаларга барсалар, аннан соң, һичшиксез, Коръән ятлау лагерен шарт итеп куям».
Иң мөһиме – остаз
«РухБолгар» яшьләр үсү үзәге җитәкчесе Айнур Шәйхетдинов лагерьда иң мөһиме – остаз дигән фикердә. Соңгы елларда аның командасы оештырган җайдаклар сменасында яшүсмерләр атларны иярли, милләт тарихын өйрәнә, Уралга җәяүле сәяхәткә чыга, ягъни алар үсеп килүче буында мөстәкыйльлек тәрбияләүнең яңа форматын кулланып эшли. «Балаларга өйдән читтә ял итү кирәк. 7–14 яшьлек малайларга аеруча. Чөнки ун яшьтән соң бала өчен өй әһелләре авторитет булмый башлый, бу чорда аларга остаз табу мөһим. Лагерьлар балага әнә шундый остазлы булу мөмкинлеге бирә», ‒ ди Айнур. Аның фикеренчә, лагерьның максаты – мохит аша тәрбияләү. Мохит исә өч әйбердән тора: беренчесе – остаз, икенчесе – ял итәргә килгән балалар, өченчесе – балаларына теләктәш, терәк булучы, ярдәм итүче әти-әни.
«Бала атналар, хәтта ай буе 24 сәгать буена кем карамагына кала? Ул нинди кеше? Аның тормышка карашы, яшәү кыйммәтләре нинди? Лагерь сайлаганда, ата-аналар иң элек әнә шул сораулар турында уйланырга тиеш. Машинабызны көйләү өчен аны беренче очраган остага ышанып калдырмыйбыз бит, нинди белгеч икәнлеген кат-кат белешәбез, тикшерәбез. Ә бала – бу дөньядагы иң зур байлыгыбыз», ‒ ди Айнур Шәйхетдинов. Шул ук вакытта 7–10 көнлек сменаларда балага гыйлем, профессия бирү, ниндидер зур уңышларга ирешү авыр, дип саный ул. Әмма шушы вакыт эчендә аларга кызыксыну хисен салып була. Әлеге лагерь очрагында, мәсәлән, дингә, хәерле тәрбиягә, ата-анага, тарихка карата. Үзләре соңгы юнәлешне өлге итеп алганнар хәтта, яшүсмерләргә милләт тарихын шәхесләр аша өйрәтәләр. «Шәхес дигәндә дүрт стена арасында фән белән шөгыльләнүче яки иҗатчыларны күздә тотмыйбыз, чөнки 7–14 яшьлек балаларның берсе дә бу хакта хыялланмый. Аларга чын каһарманнар тарихы кызыклы. Җиде яше тулган малайларга мин инде бала димим – егет алар! Лагерьга яңа килгән балаларның кулына бау яки җеп тоттырабыз һәм гади генә төен бәйләргә кушабыз. Кайчак 12–13 яшьлек гыйлемле малайлар килә, алар укуда алдынгы да булырга мөмкин, әмма гади генә шушы тормыш күнекмәсен белмиләр. Егетлекнең көче югала, аеруча ир балаларыбыз ниндидер бер вакуумда яши сыман. Лагерь шартларында, аеруча походларга чыкканда, аларга үзләренә ашарга пешерергә, савыт-сабасын юып куярга туры килә, хәтта үз кашыгын югалтмыйча смена ахырына кадәр саклап йөртү дә зур вазифа. Югалттың исә мәсьәләне чишү юлын тап ‒ бу да бер сынау. Шул вакытта ата-ананың дәрәҗәсе дә үсә, аеруча әнинең хезмәте бәяләнә башлый. Бала ашарга пешерү, савыт юу кебек гади генә күренгән көнкүреш хезмәтенә никадәр вакыт кирәклегенә төшенә. Әнә шундый авырлыклар, сынаулар аркылы аларны егетлеккә чыгару ‒ максатыбыз».
Лагерьга барырга әзерме?
Солтания Гатауллина, психолог:
– Лагерьга бару – үсеш чорының, мөстәкыйль булуның мөһим этабы, онытылмаслык тәҗрибә һәм якты тәэсирләр алу мөмкинлеге. Иң мөһиме – әлеге карарга баланың шәхси үзенчәлекләрен һәм аның мөстәкыйльлеккә әзерлеген исәпкә алып якын килү.
Лагерьга беренче сәфәр өчен иң кулай яшь ‒ 7–9 яшь. Бу яшькә күпчелек балалар инде җитәрлек дәрәҗәдә мөстәкыйль: үзләре киенергә, юынырга, үз әйберләрен карарга, көн режимын сакларга өйрәнгән була. Алар шулай ук яшьтәшләре белән балалар бакчасында яки мәктәптә аралашу тәҗрибәсенә ия, яңа кешеләр белән уртак тел табарга сәләтле.
Ничә көнгә җибәрергә? Бу баланың тәҗрибәсенә бәйле: беренче тапкыр кыска сменалар (7–10 көн), ә тулысынча савыктыру өчен стандарт ‒ 18–21 көн. Кече мәктәп укучыларына (7–9 яшь) 1–2 атнадан башларга яхшырак, яшүсмерләргә озак вакытлы сменалар туры килә. 3–5 көн дәвам итә торган ияләшү чорын исәпкә алу мөһим.
Баланың әзерлеген билгеләүче факторлар:
* Лагерьга бару теләге: укучының лагерьга үзе барырга теләве, әлеге ял төре белән кызыксынуы мөһим. Көчләп, җибәрергә кирәкми, бу аңарда стресс һәм тискәре хисләр уятырга мөмкин.
* Көнкүрештә мөстәкыйль булу: үсмер мөстәкыйль рәвештә киенә, юына, тешләрен чистарта, бәдрәфкә йөри, үз әйберләрен карый белергә тиеш.
* Аралаша белүе: яшьтәшләре белән уртак тел таба белү, таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керү, командада эшләү ‒ лагерьда үзен уңай хис итү өчен мөһим сыйфатлар.
* Ияләнү: яңа шартларга, көн режимына, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җайлашу әзерлекнең тагын бер мөһим күрсәткече булып тора.
Лагерьга кемнәрне җибәрергә ярамый?
Балалар лагеренда йогышлы кискен авырулар, хроник чирләрнең кискенләшүе күзәтелгән очракта, шулай ук бала үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен тиешенчә башкара алмаса, ияләшү чорын авыр кичерсә, аны лагерьга җибәрергә киңәш ителми.
ГМ-инфо
«Җәй» («Лето») лагерьларына караган оешмаларга юлламаларны camps.rcleto.ru сайты аша гына алырга мөмкин. Моның өчен порталда теркәлү кирәк. Татарстан лагерьлары буенча «кайнар линия» ‒ 8 (843) 207-28-73. Балаларның җәйге ялы турында Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми телефоны ‒ 8 (843) 222-79-78.
Фото – Айнур Шәйхетдинов, Солтания Гатауллина, «ЛЕТО» үзәге.





Комментарийлар