Логотип Магариф уку
Цитата:

Матурлык юлы

Ләйлә Галимова – Актаныш сәнгать мәктәбе укытучысы. Дөньяны матурлык коткарса, балаларыбызга матурлыкны тоемлау хисен, сәнгать әсәрләрен тудыру нигезләрен әнә шундый фидакяр мөгаллимнәребез сеңдерә.

Оясында ни күрсә

Осталык хезмәт аша чарланса, сәләт – тумыштан бирелгән могҗиза. Кечкенәдән үк курчакларына киемнәр тегеп кидерткән кыз, мәктәпкә киткәч тә, дәрес вакытында нәрсә тегеп карарга икән дип уйланып утыра. Бәйрәмнәр җитә башласа да, бүләкне кибеттән эзләми ул, үз куллары белән ясап бүләк итә. «Ялкын», «Мурзилка» журналларын көтеп ала, андагы рәсемнәрне күчереп ясый. 9 нчы сыйныфта укыганда, журналдан карап, пәлтә тегеп киеп тә, барысын да шаккатыра әле ул. Хәер, аптырамаганнардыр инде, сокланганнардыр, ни дисәң дә кыз – чын халык осталары традицияләрен дәвам итүчеләр нәселеннән бит! Бабасы Ибраһим Гарипов – район тарихын өйрәнеп, зур тырышлык белән туган як музеен оештырган һәм үзен гомере азагына чаклы музей эшенә багышлап,  бай мирас калдырган шәхес. Әтисе Ренарт Гарипов агач остасы булса, әнисе Гөлүсә – кулыннан гөлләр тама торган чигүче. Менә шундый гаиләдә үскән бала ничек оста булмасын да ничек матурлыкка омтылмасын!

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, әнисе, кызының сәләтен күреп, Лениногорск педагогия училищесының сынлы сәнгать бүлегенә укырга барырга тәкъдим итә. Сәнгать мәктәбен тәмамлап килгән балалар арасында андый белеме булмаган бердәнбер кыз була ул. Елый-елый сызым сызулар, имтиханнарга әзерләнүләр... Яшь мөгаллимә, кулына диплом алып, Яр Чаллы шәһәренә  килә. Максаты: Чаллы дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга кереп, эшкә урнашу була. Укырга керүен керә, ә менә белгечлеге буенча эш таба алмый. Балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Шәһәрнең зур мөмкинлекләре, гөрләп торган тормышы кызыксындырса да, таш диварлар арасында аңа илһам җитми. Туган ягын, туган нигезен, әти-әнисен өзелеп сагына. Әнисе кызының шәһәрдә калуын теләсә дә, Ләйлә, җәйге ялында Актанышка кайтып, әти-әнисенә дә әйтмичә,  район үзәгендәге балалар сәнгать мәктәбенә юл тота. «Музыка мәктәбен сәнгать мәктәбенә үзгәртеп, рәсем бүлеге ачылган гына вакыт иде бу, – дип искә ала ул үзенең язмышы хәл ителгән чакларны. – Андагы мохит,  балаларның  иҗатка сусаган күзләрен күрдем дә, илһамым да, бәхетем дә шушы туган туфракта дип, эшкә урнашып, Актанышта калдым». Менә инде 26 ел Ләйлә Ренарт кызы кечкенә рәссамнарга дөньяның матурлыгын күрергә, алай гына да түгел, шул матурлыкны үз куллары белән тудырырга  өйрәтә. Тормыш иптәше Дилүсне дә туган ягында очратып, гаилә коралар, ике ул үстерәләр.

 

«Мода күрсәттек»

– Заманча технологияләр заманында балаларны кул эшләнмәләре белән кызыксындыру елдан-ел кыенрак, сүз дә юк. Эшкә тотынганчы, башта кызыктырам. Темасын да үзләре сайлыйлар, үзләре теләгәнне эшләгәч, фантазияләре дә эшкә җигелә, теләкләре дә уяна, – дип, тәҗрибәсе белән уртаклаша Ләйлә ханым. – Узган ел бөтенләй башка эш форматын кулланып карадым. Татар орнаментларын өйрәндек, тамбур чигүе белән кулъяулык чигеп, осталыкны шомарттык. Һәркайсына берәр кием алып килергә куштым, шуны бизик әле дигәч, күзләрендә утлар кабынды. Шулай үзләре дә мавыгып киттеләр. Джинсылар популяр булды, жилет, чалбарларга бизәкләр чиктек. 14–15 яшьлек кызлар образларын калфак, изүләр белән тулыландырды, сумка, туфлиләрен дә бизәделәр. Хисап чарасында әнә шулай итеп мода күрсәттек. Үз куллары белән бизәлгән, беркемдә кабатланмаган киемнәре дә булды. Образлары тагын да матур булсын өчен, бизәнү әйберләре дә бүләк иттем.

Табигый буяу  кырда үсә

Укучыларына рәсем сәнгатенең серләрен генә түгел, халык һөнәрләренең бай мирасын да җиткерә күпкырлы талантка ия мөгаллимә. Аның эшчәнлегендә борынгы традицияләр белән заманча иҗат бергә үрелеп бара. Һәр эшләнмәсе «татарлыгы» белән әллә каян кычкырып тора, укучыларының хезмәтендә дә чагыла. Укытучы чигү серләренә камил дәрәҗәдә ия һәм үз куллары белән искиткеч матур, үзенчәлекле милли татар бизәнү әйберләре дә ясый. Бизәнү әйберләре, изү, чигелгән намазлыклар, балчыктан төрле эшләнмәләр белән генә шаккатырып калмый, ә туку станогында палас та суга. Туку серләренә төшенер өчен, 2021 елда махсус Кырымга барып, «Тукучылыкның күпмилләтле сәнгате» халыкара симпозиумында  катнашып кайта. Табигый сарык йоныннан җеп эрләп, үләннәрдән ясалган табигый буяуларга манып, палас сугу серләрен үзләштерә.

 – Авылдагы әбиләрдән сарык йоныннан эрләнгән җепләр алдым. Төсләр алу өчен, үзебезнең якта үсә торган үләннәрне сайладым. Бәрхет чәчәк (бархатцы), куркума, чөгендер, кычыткан... Шулай итеп, палас суктым. Уңышлы килеп чыккач, укучыларыма да өйрәттем, – ди остаз. Уңышлары да озак көттерми. – 2023 елда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Таткультресурс үзәге тарафыннан уздырылган «Татарстанның чигелгән картасы», 2024 елда «Өч келәм» проектларында катнашып, хезмәтем белгечләр тарафыннан югары бәяләнде. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Оста куллар – 2024», Таткультресурс үзәге уздырган «Тылсымлы җеп» кулдан бизәкләп чигү бәйгеләрендә 1 нче урыннар яуладым. Җиңүләр бихисап, эшеңнең нәтиҗәсен, бәяләнүен күрү канатлар куя да инде, – дип, тәҗрибәсе белән уртаклаша оста. 2023 елда үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирү эшендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, милли сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан  Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнә Ләйлә ханым.

Остазларының уңышы сәнгать дөньясында тәүге адымнарын ясаган шәкертләрен дә җиңүләргә, яңа үрләргә рухландыра. Укучылары – «Моң чишмәсе» татар сәнгатенең ачык республикакүләм фестиваль конкурсы, Казан шәһәрендә үткәрелгән «Город мастеров» региональ рәсем сәнгате конкурсларының даими җиңүчеләре. Бик күп укучылары, аның үрнәгендә илһамланып, рәсем сәнгате буенча югары уку йортларына укырга керәләр. Миләүшә Фәхертдинова – остазның чит илдә – Дубайда иҗат итүче шәкерте. «Миләүшәбез – Актаныштагы кечкенә генә сәнгать мәктәбенең дөнья дәрәҗәсендәге талантлар тәрбияли алуына ачык мисал, – ди остазы. – Даими элемтәдә, гел киңәшләшеп эшлибез».

Остазның башкаларга остаз булып әверелүе, эшнең дәвамчылары булу – иң кыйммәтлесе әнә шул түгелме?

 

Бер сәнгатькәр тарихы

«Рәсемнән башланган юл»

Миләүшә Фәхретдинова:

– Актаныш районы Яңа Әлем авылында туып үстем. 8 нче сыйныфта бөтен түгәрәкләрне сынадым да рәсем сәнгатендә тукталдым. Ләйлә апаның матур итеп рәсем ясавын күреп, «Эх, минем дә шулай ясыйсым килә» дип уйлый идем. Майлы буяулар белән эшләүны ошаттым, Айвазовский, Шишкин кебек танылган рәссамнарның эшләрен күчереп ясый идем, шулай осталыкны чарладым. Әтием бик дәрәҗәле кешеләргә дә минем картиналарны бүләк итә башлады, алар һаман диварларын бизи, күргәзмәләремне оештырдык.

Әти-әниемнең шөгылемә теләктәшлек белдерүенә рәхмәт укып туя алмыйм. Без еш кына Яр Чаллыга майлы буяулар һәм пумалалар алырга бара идек, алар беркайчан да «акча юк», «нигә кирәк бу» димәде.

8 нче класс вакытында мин инде дизайнер булырга теләвемне аңладым һәм башка юнәлешләрне уйламадым да. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына (КГАСУ) керү җиңел булмады – башкалар жәй көне рәхәтләнеп ял иткәндә, мин, Казанга килеп, университетка керү өчен имтиханга әзерлек курсларына йөрдем, чөнки сәнгать мәктәбе белеме генә ярамый иде. Казанда 3 әр ел торып укырга керергә әзерләнгән укучылар белән беррәттән миңа да бик нык тырышырга туры килде. Шулай һәр көнне практикага барам, 110 х 50 см лы планшетым белән автобуска керүе авыр,  кондукторлар мине жәлләп, башта планшет белән кешеләрне этеп куялар да аннары мине төртеп кертәләр иде.

Университетта мин яхшы укыдым, сәнгать мәктәбендә алган белемнәрем бушка китмәде. Шулай ук башкаларга акчага рәсем ясап бирә идем – күп кеше иренә иде, чөнки төннәрен утырырга кирәк бит. 5–6 нчы курста укыганда, 1 нче курсларны рәсем ясарга өйрәтә башладым. Диплом эшем итеп ясалган Татарстан логотибы югары бәяләнде.  

Хәзер инде дизайн һәм төзелеш өлкәсендә 13 елдан артык тәҗрибәм бар. Төзелеш объектларыннан да курыкмыйм, проектлау, сызымнар ясау һәм төзүчеләр белән эшләүне берләштереп, проектларны «под ключ» башкарам. Ирем белән Дубайда яшим һәм дизайн белән ремонт проектларын алып барабыз. Иремнең үз бизнесы бар, миңа да ярдәм итә, бергәләп мебель компаниясе ачтык. Күп проектлар инглиз телендә башкарыла, шуңа инглиз телен күбрәк укырга туры килде.Соңгы вакытта гарәп телен дә өйрәнә башладым, ул эштә һәм кешеләр белән аралашуда кирәк. Дизайн гел минем тормышымның мөһим өлеше булды, хәтта онлайн мәктәпне җитәкләгәндә дә, барлык техник һәм оештыру процессларын үзем башкардым.

Бөтен уңышларымның нигезендә әти-әниемнең һәм укытучыларымның дөрес юл күрсәтүе, терәк булуы, хезмәт куярга, бирешмәскә өйрәтүе ята. Мин аларга бик рәхмәтле.

Фото шәхси архивтан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ