Логотип Магариф уку
Цитата:

Сергей Кравцов: «Тәрбиячеләрне дә хөрмәтләргә кирәк»

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

– Укытучы да, тәрбияче дә бертигез кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия дә бик мөһим роль уйный. Илебез зур, телләр бик күп, мәдәниятләр дә төрле. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Сез туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләре генә түгел, сез – сакраль рухи кыйммәтләрне таратучы. Сез юл күрсәтүче булып торасыз, үз халыкларыгызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятенең башлангычларын тапшырасыз, – дип сөйләде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Кравцов шулай ук конкурста җиңгән тәрбиячеләргә түләүләрне арттырырга кирәк дип саный.

– Быел җиңүче туган тел укытучысына 250 мең сум, ә туган тел тәрбиячесенә ни өчендер 200 мең сум түләү билгеләнде. Белем бирүнең һәр дәрәҗәсе мөһим – мәктәпкәчә дә, мәктәп дәрәҗәсендә дә, югары уку йортларында да. Без моны һичшиксез төзәтәчәкбез, – диде ул.

Бәйрәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Конкурста катнашучылар һәркайсы үзләренең милли киемнәреннән килгән иде. Былтыр бу конкурста мөгаллимнәр 32 телне тәкъдим иткән булган, быел аларның саны 36 га җитте.

Мәскәү кунаклары һәм җиңүчеләр Татарстанга кунакчыллыгы һәм конкурсны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен рәхмәт белдерде.

Конкурста беренче урынны Улан-Удэ шәһәре 1 нче лицей-интернатының бурят теле укытучысы Светлана Раданжапова яулады. 

Тәрбиячеләр арасында беренче урынга Уфа шәһәренең «18 нче башкорт балалар бакчасы»ннан Алия Ишдәүләтова лаек булды.

Икенче урынга – Казанның 19 нчы гимназиясе татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм Калмыкиянең 24 нче балалар бакчасы өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Балакаева чыктылар

Өченче урында исә Липецк шәһәренең 77 нче мәктәбе рус теле укытучысы Ольга Мазурова һәм Донецк Халык Республикасының 4 нче Шахтёр ясле-бакчасы тәрбиячесе Ольга Бутенко булды.

Киләсе елда бәйге Улан-Удэ шәһәрендә узачак.

Фәния Лотфуллина

Расиха Фаизова фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Тәмле хезмәт

Нәрсә ул тәрбия? Бу сорауга бер генә җөмлә белән дә жавап биреп була: ул - ата-ананың үрнәге. Әти-әни яки гаиладәге башка өлкән кешеләр үзләрен ничек тотса, бала шуны сеңдереп үсә дибез. Әдәп-әхлакны гына тугел, хәттп хезмәт тәрбиясен дә.

Татьяна ЧЕКУНОВА, психолог:

Тик менә хәзер «хезмәт тәрбиясе» онытылып китте шул. Алай гына түгел, аңа ихтыяҗ да юк дәрәҗәсендә. Бигрәк тә керемле урында эшләүче ата-аналар баласына дөньяның бөтен рәхәтен бирү ягында. Шуңа аны йорт эшләре, үзеннән кечеләрне кайгырту, олыларга ярдәм итү кебек мәшәкатьләрдән  арындырырга тырышалар. Еш кына ата-аналар бу изге ниятләренең шәхес тәрбияләүдә зур зыян салуын аңламыйлар да. Мондый мөнәсәбәт баланы «кулланучы»га әйләндерә дә куя. Әти-әнием көч куеп тапкан бит моны, дигән уй тумый аның башында. Бала, «үзем тапкан мал тугел, әтинеке жәл түгел» дип, гамьсез, ваемсыз яшәргә гадәтләнә, гомумән, өлкәннәр эшләп тапкан байлыкның кыйммәте әллә бар, әллә юк аның өчен. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнми, юкны бушка аударып кына яшәү рәвешенә гадәтләнеп китәргә мөмкин.


Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнашканын, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, әбисенең өй җыештыруын күреп үсә. Ул әкрен генә якын кешеләренең нәрсә беләндер мәшгульлеген аңлый башлый икән, бу — беренче хезмәт тәрбиясе дигән сүз. Өлкәннәрнең хезмәтен күзәтү балада нәрсә дә булса эшләргә теләк тудыра. Әгәр шулай икән, аның әлеге теләген хупларга кирәк. Ярдәм итәсе килә икән, рәхмәтләр әйтә-әйтә кабул итегез, эшен тәмамлагач мактарга онытмагыз. Китаплар, газеталар уку, мультфильмнар, кинолар карау балага хезмәт эшчәнлеге төрләре күп булуын һәм аның ничек башкарылуын аңларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ