Логотип Магариф уку
Цитата:

Сурәт кенә димә...

«Өйдәге чүпне читкә чыгарма» дигән әйтем актуальлеген югалта бара. Киресенчә, без, узыша-узыша, тормышыбызның һәр мизгелен Интернет челтәрендәге миллионлаган кулланучы белән уртаклашырга ашыгабыз. Сүз...

«Өйдәге чүпне читкә чыгарма» дигән әйтем актуальлеген югалта бара. Киресенчә, без, узыша-узыша, тормышыбызның һәр мизгелен Интернет челтәрендәге миллионлаган кулланучы белән уртаклашырга ашыгабыз. Сүзләр генә түгел, фотолар агыла Интернет киңлекләренә. Әти-әниләр, күбрәк, үзләренең сабыйлары турында сөйләп калырга ашыга. Менә без ашыйбыз, менә беренче адымнар, менә ул юынырга җыена... Кемдер шатлыгын уртаклаша, кемдер мактана...


 

Үзең нинди, балаң шундый


«Очраклы рәвештә Инстаграмда баламның фотосын күреп, гаҗәпләнеп киттем. Баксаң, аны күрше кызы «элеп» куйган икән. Бу гамәленә каршы булуым турында җитди генә сөйләштек. Башка минем баланы фотога төшермәвен сорадым. Тик мине барыбер аңламады бугай ул, – дип сөйләде Казаннан Ләйлә ханым. – Мин искерәк карашлы кешедер инде. Балаларымның фотосын үзем Интернетка элү түгел, хәтта аларны якыннарыма фотога төшерергә дә рөхсәт итмим. Кеше баласын әти-әнисе рөхсәтеннән башка фотога төшерү әдәпсезлек, миңа калса. Баштарак иптәш кызларым кечкенә баламны кочаклап фотога төшәләр дә, шундук Инстаграмга элеп куялар иде. Безнең өйдә бу гадәт тыелганлыгы белән акрынлап килештеләр».


Ике ул үстерүче Миләүшә ханым да шундыйрак фикердә. «Социаль челтәргә бер фото да элгәнем юк, – ди ул. – Беренчедән, ирем хөкемдар булып эшли, шуңа күрә гаиләбез турында мәгълүмат чәчеп йөрергә ярамый. Икенчедән, олы улым тугач, башкалардан күрмәкче, ике тапкыр фотосын куйган идем, икесендә дә авырды, кәефсезләнде. Бәлки бу очраклы хәлдер... Ә бәлки күзсенгәндер... Теләсә кем минем улларыма карап утыруын теләмим. Якыннарымның күрәсе килсә, кунакка киләләр».


«Моның бер зыянын да күрмим, – ди ике кызчык үстерүче Екатерина. – Минем социаль челтәрдәге битемдә гаиләмнең 3 меңгә якын фотосы бар. Дусларым белән уртаклашам. Куркынычсызлык чаралары күрелгән дип саныйм, аларны теләсә кем карый алмый, дусларым гына күрә».


«Популярмы, хәтәрме?»


Никадәр генә сак булырга тырышсак та, гомумҗәмәгатькә тәкъдим ителгән фото ул инде чынлыкта сезнең генә шәхси документыгыз булып кала алмый, ди белгечләр. Әйтик, дустыгызга әлеге фото ошады ди, һәм ул аны үзенең альбомына күчерә, ә ул альбомны тагын кемдер карый... Әлеге процессны контрольдә тотып була димени! Мисал өчен, бер Интернет-кибеттә балалар рәсеме төшерелгән кружкага заказ калдырырга була. Ә мондагы фотолар базасында Интернетка урнаштырылган теләсә кайсы баланы очратырга мөмкин. Дөрес, бу кибеткә хәбәр иткән очракта, фотоны алып куячаклар. Тик бу вакытта инде, бәлки, дистәләгән кеше сезнең балагыз фотосы төшерелгән чокырдан чәй чөмерә торгандыр. Хәер, кемдер баласының шулай популяр булуына куанырга да мөмкин.


Иминлек саклау оешмалары вәкилләрен күз тию кебек күренешләр кызыксындырмый. Алар өчен карак, педофил ише явыз ниятле бәндәләр тозагына эләкмәү беренче урында. Кисәтүләре нигезсез дә түгел, чөнки, статистика буенча, мәсхәрәләү очракларының һәр дүртенчесенә Интернет сәбәпче икән. Балаларның фотолары белән бергә, алар турында мәгълүматның да бирелүе явызларның эшен җиңеләйтә.


«Баланың фотосын Интернетка элүдә начарлык күрмим, бу һәр әти-әнинең шәхси эше, – дип саный Теләче районы балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Рәхим Ихсанов. – Иң мөһиме – чама хисен онытмау һәм балаларның шәрә сурәтләрен урнаштырмау. Бала бераз үсеп, мөстәкыйль рәвештә Интернет куллана башлагач сак булу аеруча кирәк! Нинди фотолар куя, нинди мәгълүмат элә, аның белән кемнәр кызыксына һәм кем белән аралаша? Бу вакытта, һичшиксез, ныклы контроль киңәш итәм. Балаларга бәйле күпчелек бәлаләрнең сәбәбе – әти-әнинең игътибары җитмәү».


«Мактанчыклар үстерәбез»


Рәмзия ХӘМЗИНА, Казанның 18нче татар гимназиясе башлангыч сыйныф укытучысы:


– Балаларның фотосын ят кешеләр хозурына куюны аңламыйм. Аның беренче адымы, чүлмәктә утыруы... Бу бит гаилә эчендә генә бик мөһим, күңелле мизгелләр! Нигә аны дөньяга чәчәргә? Һәр яңалык- ны Интернетта күрсәтеп бару – гап-гади мактанчыклык! Бу балалар үсеп, үзләре социаль челтәрдә аралаша башлагач, әлеге мактануны дәвам итәләр. Аларны биләүдән үк әти-әниләр үзләре боза булып чыга түгелме?


«Канунга каршы килми»


Роберт ТУКТАРОВ, юрист:


– Әти-әниләрнең (яисә опекуннарның) балаларының фотоларын Интернетка урнаштыруы законга каршы килми, аларның мондый хокукы бар. Моннан тыш, алар әлеге фотоларның хокук иясе дә булып тора. Ә бу хокук исә Гражданнар Кодексының 152нче маддәсендә ныгытылган. Автор рөхсәтеннән башка ул фотоларны беркем дә күчереп бастыра, бигрәк тә массакүләм мәгълүмат чараларында куллана алмый. Баланың фотосын куллану өчен әти-әнидән язмача (нотариуста расланган булса, бигрәк әйбәт) рөхсәт алу кирәк. Ә менә әхлакый яктан караганда, һәркемнең үз бизмәне. Якын туганыңның яисә дустыңның баласы фотосына соклану бер хәл. Хәтта Интернетта үзеңнең шәхси битеңә дә урнаштыра аласың. Тик киләчәктә әлеге якын дустың дошманыңа әйләнмәс дигән гарантия юк бит. Әхлакый зыянны каплатуның вакыты чикләнмәгән. Ул теләсә кайчан сезнең өстән, баланың фотосын рөхсәтсез кулланган, дип судка мөрәҗәгать итә ала. Балалар фотолары белән эш иткәндә һәркемгә акыллырак булырга кирәк.


Балигъ булмаган баланың фотосын Интернетка урнаштырырга уйласагыз, түбәндәгеләрне белеп тору комачауламас:


1. Күпләр көтеп алынган диңгезгә бару шатлыгыннан, документларның фотосын «элеп» куя. Кемгәдер документларның күчермәсен тапшыру белән бер бит бу! Бала турындагы бөтен рәсми мәгълүматны белеп тору җинаятьчеләрнең эшен җиңеләйтә.


2. Баланың кызыксынулары турында фотолар элмәгез. Әлеге мәгълүматны белгән очракта, аның ышанычын яулау, юмалап, үзеңә ияртү бик җиңел.


3. Балагыз еш була торган урыннарның (спорт секциясе, төрле түгәрәкләр һ.б.) геолокациясен күрсәтмәгез.


4. Балагыз үскәч, ул оялырдай, кызарырдай фотолар элмәгез.


5. Балагызның ярымшәрә фотоларын куюдан сак булыгыз! Әти-әни өчен самими тоелган фотоларга педофил кебек явызлар бөтенләй башка күзлектән каравын онытмагыз!


6. Чит балаларның фотосын куллану әхлакый яктан акланмый. Хәтта ул сезнең улыгыз яки кызыгыз белән бергә төшкән фото булса да. Иң элек аның әти-әнисеннән ризалык алу зарур.



Ләйсән НИЗАМОВА, «Гаилә һәм мәктәп» журналы, октябрь саны.


Фотосурәтнең чыганагы: moirebenok.ua


Яктыртылган темага якын язманы укырга тәкъдим итәбез: magarif-uku.ru/mediki-obyasnili-pochemu-ne-sleduet-vy

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ