Логотип Магариф уку
Цитата:

Буынтыгаяклылар тибы

Максат: Укучыларны буынтыгаяклылар тибының гомуми билгеләре, кысласыманнар классына керүче хайваннар,аларның төзелеш үзенчәлекләре белән танышу. Табигатьтәге, кеше тормышындагы әһәмиятен ачыклау.Бурыч...

Максат: Укучыларны буынтыгаяклылар тибының гомуми билгеләре, кысласыманнар классына керүче хайваннар,аларның төзелеш үзенчәлекләре белән танышу. Табигатьтәге, кеше тормышындагы әһәмиятен ачыклау.
Бурычлар: Буынтыгаяклылар тибының гомуми билгеләре, кысласыманнар классына керүче хайваннар, аларның төзелеш үзенчәлекләре белән танышу, чагыштыра белү күнекмәләрен булдыру. Алынган мәгълүматны чагыштырып анализлый, үз фикерен әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерүне дәвам иттерү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган  нәтиҗә: Буынтыгаяклылар тибының билгеләрен; «хитин», «мозаик күрү», «фасеткалы күзләр», антеннулалар, антенналар төшенчәләрен; кысласыманнар классына кергәннәрнең билгеләрен; органнар төзелешен, функциясен, яшәү тирәлеген һәм  дәрестә тере хайван белән эшләп, аларның төзелешен  белү.
Җиһазлау: Дәреслек, презентация, проектор, ноутбук, биремнәр язылган карточкалар, тере кысла.
Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы.


– Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар. Исәнмесез. Без бу дәресебезне бик файдалы, уңышлы булыр дигән өметтә башлыйбыз.

  1. Белемнәрне актүальләштерү этабы.


 Укытучы.Укучылар партага  куелган  1 санлы карточка  белән  төркемнәрдә эшлиләр. (Бердәм Дәүләт имтиханнарына кертелгән тест биремнәре язылган карточка). Укучыларның җаваплары тыңланыла һәм нәтиҗә ясала. ( 3 нче слайд)
1.Энтомология фәне өйрәнә
А) кошлар турында
Б) бөҗәкләр турында
В) балыклар турында
Г) гөмбәләр турында

  1. Бактерияләр-алар


А) күпкүзәнәкле организмнар
Б) беркүзәнәкле, төше булмаган организмнар
В) төше  булган күзәнәк
Г) бары тик таякчык формасындагы күзәнәк
3.Гөмбәләр үрчиләр
А) спора белән
Б) орлык белән
В) тамыр өлеше белән
Г) сабак өлеше белән
4 .Орнитология фәне өйрәнә
А) бөҗәкләрне
Б) кошларны
В) балыкларны
Г) бактерияләрне

  1. Амеба хәрәкәтләнә


А) ялганаяклар ярдәмендә
Б) камчы ярдәмендә
В) керфекчекләр ярдәмендә
Г) үсемлекләр ярдәмендә
Ш. Дәреснең темасын кую, максатларны ачыклау.
 Укытучы.Диңгез шаулаган тавыш ишетелә.Укучылар нинди тавыш бу? (су тавышы). Димәк безнең дәрес су белән бәйле.Төгәл белү өчен табышмак ярдәм итәр. (Тән япмасы яшькелт-көрән төстә, 5 пар аягы бар, шуның 1 пары кыскыч аяклар. Бу нинди хайван була? Бик дөрес. Елга кысласы. Сез бүгенге дәрес темасын белдегез. Укучылар дәфтәрләренә число, тема язалалар. Дәрес максатын әйтәләр.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.


Укытучы.Укучылар бүген  без сезнең белән «Кысласыманнар дөньясы»  дип аталган биологик сәяхәткә барырбыз. Сәяхәтебезнең  беренче  тукталышы «Син белергә тиеш».Укучыларны  буынтыга яклылар  тибының билгеләре, төзелеш үзенчәлекләре, керүче хайваннары белән таныштыру. Кысласыманнарны өйрәнүче карцинология фәне турында әйтеп китү. Укучылар 2 номерлы конверт белән эшлиләр. Алар ике зур төркемгә түбән төзелешле (дафния, циклоп) һәм югары төзелешле (кысла, краб, креветка) бүленүен ачыклыйлар.(конверт эчендә  бу класска кергән  хайван рәсемнәре) Сыйныфка проблемалы сорау бирелә.Кысла үскәндә хитин япма белән нәрсә була?Укучылар дәреслек белән эшлиләр һәм сорауга җавап бирәләр.(Хитин-органик матдәдән тора,ул бик аз сузылганга,яшь кыслалар тигез үсә алмыйлар, үсә торган кысла көннән-көн иске япмага сыймый башлый һәм япма гәүдәдән  аерыла, аның астына яңасы ясала. Кысла кабыгын сала, иске япма ярыла һәм аннан төссез йомшак хитин белән капланган кысла чыга.Ул тиз үсә,  известь сеңүдән катылана бара, кабыгын яңадан салганга кадәр кысланың үсүе тукталып тора).Төркемнәрдә эшкә балл куела.  ( 5 нче слайд) Укытучы.  Икенче тукталыш  «Биологик лаборатория». Укучыларның өстәлләренә тере елга кысласы өләшенелә. Лаборатор эш эшләү өчен 3 санлы  конвертларны алабыз. План буенча парларда эшли башлыйлар. Таблица тутыралар.Укучылар елга кысласының тышкы төзелеше һәм яңа төшенчәләр белән танышалар. Сезгә бу хайван белән эшләү ошадымы? Җаваплар тыңланыла һәм нәтиҗә ясала. ( 8 нче слайд)( 5 нче лаборатор эш)
     Тема: «Елга кысласының тышкы төзелеше»
Максат:  Елга кысласының тышкы төзелеше, гәүдә өлеше һәм анда урнашкан органнар ,   аларның эше белән танышу.
Эш барышы:
1.Лупа ярдәмендә пробиркадагы тере кыслаларны карагыз. Аларның зурлыкларын, төсләрен, суда ничек хәрәкәт итүләрен билгеләгез.
2.Гәүдә өлешләрен карагыз. Исемнәрен языгыз.

  1. Баш, күкрәк өлешендә урнашкан органнарны билгеләгез.


4.Корсак өлешендә  урнашкан органнарны билгеләгез.
Укытучы.Өченче тукталыш «Сакла» дип атала. «Табигатьнең чисталыгы – кеше кулында», – дигән мәкальне ишеткәнегез бардыр. Җир йөзендә барлык кысласыманнар юкка чыксалар нәрсә була? Кыслсыманнарның файдасы, әһәмияте турында сөйләшү.Укучыларның фикерләре тыңланыла. (диңгез хайваннары туклану чылбырына керәләр, сулыклар  санитарлары, коры җирдә кырыгаяк үсемлекләрне таркатуда, күп төрләрен кеше азык итеп куллана.)
Саулык – зур байлык дигән мәкаль искә төшерелә. Диңгез азыкларында йод исемле химик элемент бар. Бу матдәнең калкансыман биз эшчәнлегенә әһәмияте зур булуы эйтелә. Хайваннарга карата сак караш тәрбияләнә. ( 4 нче слайд)
      Ял минуты.

  1. Яна белемнәрне үзләштерүне тикшерү.


Укытучы. Укучылар 4 номерлы карточка белән эшлиләр.(кысланың органнарын  билгеләү ).Төркемнәрдә тикшерелә. Нәтиҗә ясала.

  1. Үзбәя . Билге кую.


– Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
–  Дәрес сезгә ошадымы?

  • Нинди яңа нәрсәләр турында белдегез?


   Бәяләү битенә нәтиҗә ясала.
VII. Өйгә эш. Иҗади эш. «Кысласыманнар классына» керүче хайваннар турында ребус төзергә.
(7 сыйныфта биологиядән ачык дәрес)
 Зөлфия ҖИҺАНШИНА,
Питрәч районы  Татар Тау Иле
урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ