Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү телевидениесендә – Кукмараның аш-су остасы

Эремчек коймаклары  Кирәк булачак: 2 кап творог 5% лы (якынча 500 г творог)1 йомырка1 аш калагы балЧеметем генә чәй содасы3–5 аш калагы дөге оны, әгәр эремчек сулырак булса, онны күбрәк салырга к...

Эремчек коймаклары
 
Кирәк булачак:
2 кап творог 5% лы (якынча 500 г творог)
1 йомырка
1 аш калагы бал
Чеметем генә чәй содасы
3–5 аш калагы дөге оны, әгәр эремчек сулырак булса, онны күбрәк салырга кирәк.
 
Эш барышы:
Эремчек, йомырка, балны яхшылап блендер белән яисә чәнечке белән болгатабыз. Он кушып, тагын бер болгатабыз һәм түгәрәк коймаклар ясыйбыз.
Табаны эретелгән сары май яисә кокос мае белән майлыйбыз, коймакларны ике яклап кыздырып алабыз. Табынга җиләкләр белән бирәбез.
 
 
Пицца
 
Кирәк булачак:
Тавык филесы – 200 г
Йомырка – 1 шт
Помидор – 1 шт
Суган (лук-порей)
Болгар борычы – 1/3 шт
Уылган сыр – 3 аш калагы тирәсе
Тоз, борыч, тәмләткечләр, яшел үләннәр
 
Эш барышы:
Тавыкның ак итеннән фарш ясыйбыз, аңа йомырка өстибез, тәменчә тоз салабыз, яхшылап болгатабыз.
Духовканы 200 градуска кадәр җылытабыз. Табага пергамент җәябез, эзрәк майлыйбыз, әгәр пыяла таба куллансагыз – пергамент җәяргә кирәкми.
Табага фаршны тигезләп калынлыгы 1 см тирәсе итеп җәябез һәм духовкага 15-20 минутка куябыз.
Ул арада яшелчәләрне әзерлибез – помидор һәм суганны түгәрәкләп болгар борычын шакмаклап турыйбыз. Сырны кыргычтан уабыз.
Яшел үләннәрне вак итеп турыйбыз.
Духовкадан тавык коржын чыгарабыз, эзрәк йогурт сөртәбез, катлап помидор, суган, болгар борычын тезәбез, өстенә сыр сибәбез. Духовкага 10 минутка куябыз.
 
 
Гуакамоле
 
Кирәк булачак:
Авокадо 100 г
2–3 тамчы лимон согы
1/2 чәй кашыгы чистартылмаган зәйтүн мае
30 г помидор
 
Эш барышы:
Авокадо, помидор һәм лимонны юабыз. Помидорны шакмаклап турыйбыз, алдан өстенә кайнар су сибеп кабыгын салдырсагыз да була.
Авокадоны чәнечке белән изәбез.
Изелгән авокадо массасына лимон согы сыгабыз, тоз һәм борыч өстибез.
Зәйтүн мае һәм помидор салабыз, яхшылап болгатабыз. Ипигә сылап ашыйбыз.
 
 
Люля-кебаб
 
Эш барышы:
Майлы сыер итеннән яисә ат итеннән фарш ясыйбыз.
Кызыл суганны һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз, яратсагыз петрушка һәм кинза да кулланырга мөмкин.
Фаршка яшел үләннәрне, суган, сарымсак, кумин, хмели-сунели, тоз һәм кара борыч салып, яхшылап болгатабыз.
Шпажкаларны 10–15 минутка суга салып торабыз.
Ит массасыннан озынча котлетләр ясыйбыз, аны тигезләп таякчыкка утыртабыз.
Люля-кебабны антипригар табада ике яклап кыздырып алабыз, аннан духовкага 220 градуска 15 минутка куябыз.
Табынга яшел үләннәр һәм яшелчәләр белән бирәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ