Логотип Магариф уку
Цитата:

Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» һәм Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмаларына анализ

Гөлнара ИСМӘГЫЙЛЕВА,Буа шәһәре Вахитов исемендәге гимназиянеңюгары категорияле татар теле укытучысыДәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.Дәрес төре: диалогик-проблемалы. Алган белемнәрне ныгыту.Мето...

Гөлнара ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Буа шәһәре Вахитов исемендәге гимназиянең
югары категорияле татар теле укытучысы
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Дәрес төре: диалогик-проблемалы. Алган белемнәрне ныгыту.
Методлар: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парларда эш.
Җиһазлау: Туфан Миңнуллин һәм Шәриф Хөсәеновның иҗатын чагылдырган презентация, экран,  мультимедиалы проектор,  ноутбук. Драматургларның портретлары, газета-журнал материаллары,  китап күргәзмәсе, компьютер, ноутбуклар, интерактив күнегүләр.
Максат: Туфан Миңнуллин һәм Шәриф Хөсәенов иҗатлары буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда  драматургия  белән кызыксынуны көчәйтү, иҗади фикерләү осталыгын һәм сөйләм телен үстерү, театр сәнгатенә мәхәббәт, эстетик зәвык тәрбияләү.
 






 

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

                    Дәрес барышы


 


I.                   Оештыру өлеше


     Укытучы.  Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

  • Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, матур теләкләр телик.


  Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яхшы билгеләр генә алыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик.
Укытучы.Танылган драматург Кәрим Тинчурин «Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк» дигән сүзләрен дәреснең девизы итеп алырга тәкъдим итәм.

II.                Дәреснең максаты


     Максат: укучыларда уку эшчәнлегенә кереп китү теләге уяту. Драма әсәрләрен кем яза? Нинди драматургларны беләсез? Безнең мәктәптә укып белем алган шундый   кеше бармы? (Шәриф Хөсәенов иҗаты турында да әйттерә.) Ш. Хөсәенов Буа районы М.Вахитов исемендәге мәктәпне 1947 елда тәмамлаган. Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Бүгенге дәресебезне аңлар өчен безгә нәрсә ярдәм итәр?  (Дәреслек)                     


    Әйе, бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәеновның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез. Сезнең каршыгыздагы күргәзмәләр дә сезгә ярдәмгә килер. «Кулъяулык», «Әни килде» драмалары буенча белемнәрне ныгытырбыз. Туфан Миңнуллин – гаҗәеп талант иясе. Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шулкадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән? Шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз. (Укучылар фикерләре тыңланыла).
 

  • Белемнәрне актуальләштерү


 
https://learningapps.org/watch?v=p42gzc2r522
«Кем миллионер булырга тели?» уенын уйнау. (Һәр партага ноутбуклар куела. Укучылар парлап эшлиләр.)
«Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве», – ди якташыбыз  Шәриф Хөсәенов. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Фикерләрегезне тыңлап китик.
Ш. Хөсәеновны драматург буларак таныткан әсәрләр нинди?  («Профессор кияве» (1952), «Бирнәле кыз» (1954), «Зөбәйдә – адәм баласы« (1961), «Егерме ел үткәч», «Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде» ) (1968) ). (1962) Драма әсәрләренә анализ ясауны хәтелисезме? Без нәрсәләр белергә тиеш?
 
Драма әсәренә анализ ясау тәртибе
 

  1. Эчтәлекне кыскача сөйләп чыгу.

  2.  Төп һәм ярдәмче конфликтларны билгеләү.

  3.  Геройларны өйрәнү.

  4.  Әсәрне өлешләргә бүлү.

  5.  Өлешләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

  6.  Идеяне билгеләү


 
Конфликт – вакыйга-күренешләр,  хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр, карашлар  бәрелеше. Ул:
– кешеләр арасында
– кеше һәм тирәлек арасында
– кеше һәм яшәү рәвеше арасында
– кешенең үз эчендә булырга мөмкин.
 
Әсәрдәге конфликтлар
Сәяр                туганнары
Ана һәм балалар мөнәсәбәте
Ана балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша, ләкин
балалар үзләрен күбрәк кайгырталар.
Зөләйха образы
Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була. 
Әсәрдәге конфликтлар
Сәяр                      Римма
   Туганнар                             Римма
Туганнар                    Максуд, Саимә
Туганнар                       Ислам, Расиха
   Туганнар                          Гөлчирә
       Туганнар                      Инсаф
 
Эчке конфликт
Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар, тик аларга карата үпкәсе дә зур
Әсәрдәге метафоралар
Ак шәл
Ак яулык
Ак күлмәк
Ак кар
Әсәрнең идеясе нинди?
      Намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк.
Драмада күтәрелгән  мәсьәләләр:
       – балаларның Анага карата бурычы;
– гаилә төзүгә җиңел караш;
– гаиләдә бала тәрбиясе;
– туганнар арасында җылы мөнәсәбәт.
 

  1. IV. Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру.


«Адәм баласы  дөньяга килүе өчен әти-әнисенә бурычлы. Ата-анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була.
                                  (Т. Миңнуллин)
Бу сүзлә белән килешәсезме? (төркемнәрдә сөйләшү һәм фикерләрне әйтү.)
Дәреслек белән эш. 143–144 нче биттәге сорауларга җавап бирү.
 
Ял минуты
 
Шәхси УУГ: үз сәламәтлегеңне кайгырта белү.
Матур сүзләр уйладык,
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Бер урында сикердек,
Сузылдык – киерелдек,
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.
(Укучылар укытучы артыннан хәрәкәтләрне кабатлый.)
 
V   Мөстәкыйль эш  
1.Карточкадагы сорауларга җавап язу.
 
Әнине ничек каршы алалар?
Әни уллары янына нигә килгән?
Әнинең авыру икәнлеген белгәч нишлиләр?
Туганнар дусмы?
Алда нинди вакыйгалар булыр?  Әнине кем карар?

  1. Синквейн төзү. Синквейн – француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата.


 Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла,
биш юлдан тора, предметны ( төшенчәне) ачыклый.
1 юл – бер сүз – теманың исеме, гадәттә исем.
2 юл – ике сүз (сыйфат яки сыйфат фигыль). Теманы сурәтләү.
3 юл – өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш - хәрәкәтләр.
4 юл – дүрт сүз – җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен күрсәтүче фраза (мәкаль).
5 юл – бер сүз – теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация, гадәттә исем.  
Синквейн белән эшләү вариантлары:


  1. Бирелгән сүз (тема) буенча синквейн төзү.

  2. Әзер синквейн буенча кыскача хикәя төзү.

  3. Укылган текст буенча синквейн төзү (мәсәлән, хикәянең төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү).

  4. Әзер синквейнны камилләштерү һәм төзәтү (коррекцияләү).

  5. Тулы булмаган синквейнны тулыландыру (мәсәлән, темасы төшереп калдырылган синквейн бирелә. Укучылар аны тулыландырып бетерергә тиешләр).


Укытучы. Без бүген синквейнның беренче һәм икенче вариантларына тукталырбыз.
1 нче төркем. Туфан Миңнуллинга, икенче төркем Шәриф Хөсәеновка синквейн төзеп язарга тиеш.
 
Туфан Миңнуллин.
Көчле ихтыярлы, талантлы.
Яза, иҗат итә, мәңге яши.
Йөрәгендә мәңге сүнмәс ялкын.
                              Драматург.
2 нче төркем.
 
Шәриф  Хөсәенов.
Кабатланмас, эзләнүчән.
Елата, сокландыра, уйландыра.
Драма әсәрләре үлемсез бит.
                            Якташ.
 
Әзер синквейн буенча кыскача хикәя төзү.
 
Шәриф Хөсәенов – талантлы, кабатланмас, эзләнүчән  драматург. Буа ягы талантларга бай як. Шулар арасында үзенең дәрәҗәле урынын Шәриф   Хөсәенов алып тора. Ул  Буа районының Өчмунча авылында туа. Гомере буе табиб булып   эшли. Матур-матур драма әсәрләре, повесть язарга да вакыт таба. Аның әсәрләре елата, сокландыра, уйландыра.  Шәриф абыйның драма әсәрләре үлемсез. Без якташыбызның драмаларын әдәбият дәресләрендә укыйбыз, өйрәнәбез.
 
                VI.Рефлексия
              Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Укытучы. Укучылар,  дәрестә куйган максатларга ирештекме?
Бүгенге дәрестә:
 
                   – миңа ошады...
                        – миңа җиңел булды...
                    – миңа авыр булды...
–   миңа яңа ачыш булды...
                  –  мин үземне мактый алам, чөнки....
                              – мин сыйныфташларымны мактый алам, чөнки... ( укучылар үз      эшчәнлеген бәялиләр).
 
                VII. Өй эше

  1. Шәриф Хөсәенов һәм Туфан Миңнуллинның тормыш юлын сөйләргә.

  2. Дәреслекнең 143 нче битендәге иҗади эш өчен биремне үтәргә.

  3. Укылган драма буенча синквейн төзү (мәсәлән, драманың төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү).


 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ