Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
2024/2025 уку елы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау нәтиҗәләре билгеле
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында «2024/2025 уку елында уздырылган Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының һәр гомуми белем бирү предметы буенча йомгаклау нәтиҗәләрен раслау турында» 2025 елның 19 июнендәге 469 номерлы боерыгы басылып чыкты.
-
Сентябрьдә «Kazan Digital Week – 2025» Халыкара форумы үтәчәк
17–19 сентябрьдә «Kazan Digital Week – 2025» Халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн-форматта үтәчәк.
-
Дини белем алыйм дисәң?
Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Иске Татар бистәсендә бушлай чаралар сериясе узачак
Бүген, 25 июньдә, Казанның Иске Татар бистәсе территориясендә бушлай чаралар сериясе узачак. Программада – өстәл хоккее буенча ярышлар, кашык осталыгы буенча мастер-шоу, борынгы Болгар шәһәре легендалары турында мультфильм.
-
КФУ университетларның быелгы Милли рейтингында сигезенче урында
Казан федераль университеты «Интерфакс» төркеме әзерләгән университетларның XVI еллык Милли рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
«Бию көрәше» старт ала. Иң оста биючегә бүләк – 300 мең сум
Иң оста биючегә бүләк – 300 мең сум.
-
«Идеалдан ерак» дигән ачык лекция узачак
Иртәгә, 25 июньдә, Республика клиник наркология диспансерында «Идеалдан ерак» дигән ачык лекция узачак.
-
Байтирәк: Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләре
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары старт ала. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
Актанышта татар теле буенча төбәкара профильле смена тәмамланды
5 июньнән Актаныш районының «Бүләк» балаларны савыктыру лагере базасында татар теленнән сөйләм практикасы белән төбәкара профильле смена узды. Анда Россиянең 18 субъектыннан 140 бала катнашкан.
-
Владимир Путин гуманитарий-абитуриентлар өчен тарихтан мәҗбүри БДИ кертүне хуплады
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югары уку йортларына гуманитар һәм социаль-икътисади юнәлешләргә керүче абитуриентлар өчен тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) мәҗбүри итү инициативасын хуплавын белдерде.
-
Күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән. 500 әр млн сум су белән тәэмин итүгә һәм юллар төзүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
-
Минималь хезмәт хакы күләме арта. Кайчан һәм ничә сумга?
Киләсе елда минималь хезмәт хакы күләме 27 меңнән артык булачак, дип көтелә.
-
Кабул итү кампаниясе старт алды
20 июнь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2025 елга кабул итү кампаниясе старт алды. Документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ә эчке имтиханнар тапшырырга кирәк булган белгечлекләргә керергә теләүчеләр 15 июльгә кадәр үк документларын тапшырып өлгерергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
-
Казанда «Моабит дәфтәрләре» музыкаль-шигъри перформансын оештыралар
22 июньдә «Черек күл» паркында «Моабит дәфтәрләре» музыкаль-шигъри перформансы үтәчәк.
-
Милли проект кысаларында Татарстан мәктәпләренә 139 ноутбук бирәчәкләр
«Балаларга иң яхшысы» милли проекты кысаларында Татарстан мәктәпләренә «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» (ОБЗР) кабинетларына 139 ноутбук бирәчәкләр.




