Логотип Магариф уку
Цитата:

Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!

Алсу ВӘЛИЕВА, Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле биология укытучысыМаксат. Кошларга сакчыл караш, соклану, ярату хисе тәрбияләү, балаларның хәтерләү сәләтен үстерү.Сәхнә бәйрә...

Алсу ВӘЛИЕВА, Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле биология укытучысы


Максат. Кошларга сакчыл караш, соклану, ярату хисе тәрбияләү, балаларның хәтерләү сәләтен үстерү.


Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Класс алдан ук ике төркемгә бүленә. Һәр төркем өчен өстәлләр куела. Сәхнә түренә «Кошлар – канатлы дусларыбыз!» дигән плакат эленә. Кошларга багышлап чыгарылган стена газеталары да залны бизәп тора.


1 нче алып баручы. Кадерле дуслар! Без бүген сезнең белән кошлар бәйрәменә җыелдык. Кошлар – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар элек-электән кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар әйтерсең лә, җиһандагы бар моң-аһәңне үзенә сеңдергән.


Без канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – яшәешебез бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи, күңелгә сихәтлек, дәрт-дәрман өсти. Ә ниләр беләбез соң без кошлар турында? Бу хакта тирәнрәк белү өчен сәхнәгә укучыларны чакырыйк.


2 нче алып баручы. Бәйрәмгә әзерлек барышында һәр төркем үзенә исем һәм сәламләү әзерләде. Үзләре белән танышыйк әле. (Һәр төркемгә сүз бирелә.) Бәйгедә катнашучыларның осталыгын, зирәклеген, тапкырлыгын жюри әгъзалары билгеләп барыр. (Алып баручы жюри әгъзалары белән таныштыра.)


1 нче алып баручы. Бәйгене башлыйбыз. Беренче бирем “Кем күбрәк?” дип атала.


1 нче төркемгә сораулар:


1. Дөньядагы иң зур кош нинди? (Африка тәвә кошы.)


2. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (Кыр казлары.)


3. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк.)


4. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк.)


5. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак.)


6. Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (Ярканат йомырка салмый.)


7. Җир шарында ничә төр кош билгеле? (9000 гә якын.)


8. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан.)


9. Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы – оляпка.)


10. Иң матур койрыклы кош нинди? (Тавис.)


11. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач, керәшә.)


12. Кайсы кошның ике бармагы – алга, ике бармагы артка карый, берсе кырыйга да борыла ала? (Тукран.)


13. Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (2.)


14. Нәрсә корабльдә дә, кошта да була? (Киль.)


15. Нинди кош җәен – соры, кышын – ак? (Поляр ябалак, боҗыр.)


16. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар? (Чыпчык.)


17. Нинди кош үз балаларын бер дә ашатмый? (Күке.)


18. Кайсы кош иң озын гомерле? (Козгын.)


19. Нинди кош кайчагында мәче сыман мияулый? (Шәүлегән – Иволга.)


20. Сыерчык оясының тишеме ничә см булырга тиеш? (4,5-5 см.)


2 нче төркемгә сораулар:


1. Дөньяда иң кечкенә кош? (Колибри.)


2. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара карга.)


3. Кайсы кош муенын 270 градуска кадәр бора ала? (Ябалак.)


4. Нинди кошлар Римны «коткарган»? (Казлар.)


5. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата кошлар.)


6. Нинди кошлар кызыл төсне яратмый? (Күркә.)


7. Нинди ябалак көндез ауга чыга? (Поляр.)


8. Иң зур йомырка салучы кош? (Тәвә кошының йомыркасы авырлыгы - 1400 гр.)


9. Нинди кошка “калай” кушаматы тагыла? (Калай әтәч.)


10. Җитлегү буенча кошлар нинди 2 төргә бүленә? (Йомыркада җитлегүче, ояда җитлегүче.)


11. Иң матур сайраучы кош? (Сандугач.)


12. Кошларның кайсы сизү органы начар үскән? (Ис сизү органы.)


13. Нинди кошлар яңгыр буласын алдан сиздерәләр? (Карлыгачлар астан очса.)


14. Сандугачның икенче исеме нинди? (Былбыл.)


15. Нинди кошлар үләксә белән туклана? (Козгын, кондор, гриф.)


16. Дөньядагы иң авыр кош? (Тәвә, авырлыгы 120 кг.)


17. Россиядәге иң кечкенә кош? (Кәрлә тукраны – королек.)


18. Иң йомшак мамыклы кошлар? (Гага үрдәкләре.)


19. Сыерчык оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (Көньякка.)


20. Яшь карганы карт каргадан ничек аерырга була? (Томшыгына карап: карт карганың томшык төбе агара башлаган була.)


2 нче алып баручы. Икенче бирем “Ребуслар илендә” дип атала. Ребуслар ярдәмендә кошлар безгә нидер әйтергә теләгәннәр. Әйдәгез, тизрәк белик әле аларның теләкләрен. (Төркемнәр ребусларны чишә.)


Ә бу арада без җан атып утыручы укучылар белән сөйләшеп алыйк әле. Сорауларга кем күбрәк җавап бирер икән?


Сораулар үрнәге


1. Кошның томшыгы нинди өлешләрдән тора? (Өске һәм аскы томшык.)


2. Кошлар башларын ничә градуска бора алалар? (180.)


3. Кайбер кошларның үңәч ахырында киңәйгән урын бар. Нәрсә бу? (Зоб.)


4. Кайсы күчмә кошның исеме танылган язучыныкы белән тәңгәл килә? (Гоголь.)


5. Кошның кайсы сизү органы бик зур үсеш алган? (Күрү.)


6. Иң борынгы кошның исеме? (Археоптерикс.)


7. Кошларның ашказанын икенче төрле ничек атыйлар? (Бүтәкә.)


8. Кошларның йөрәге ничә камералы? (4.)


9. Кошлар нинди хайваннардан килеп чыкканнар? (Сөйрәлүчеләрдән.)


10. Нинди кош кыш көне ашар өчен бөҗәкләрне ботакларга кадап калдыра? (Корташар-сорокопут.)


1 нче алып баручы. Һәр төркем көндәш төркемгә үзенең сорауларын әзерләп килергә тиеш иде. Сезгә сүзне бирәбез. Рәхим итегез!


(Төркемнәр бер-берсенә алдан әзерләгән сорауларын бирә.)


2 нче алып баручы. Ә хәзер мәйдан уртасына төркемнәрнең капитаннарын чакырабыз. Аларның тапкырлыгын һәм зирәклеген сынап карыйк. Кошларның кеше өчен, табигатьтә нинди файдалары бар икән? Капитаннарга бер адым атлаган саен кошларның бер файдалы ягын әйтергә кирәк булачак. Рәхим итегез!


1 нче алып баручы. Алдагы бәйге “Мәкальне дәвам ит” дип атала. Кайсы төркем җитезрәк, шул дәвам итә.


Карга килсә, ... (кар китәр.)


Оясында ни күрсә, ... (очканында шул булыр.)


Кош кунмаган ... (куак юк.)


Чыкмаган канат белән ... (очып булмый.)


Аккош аягына су ... (йокмас.)


Һәр бытбылдык үз сазын ... (мактый.)


Ала каргадан ... (аласың булсын.)


Бер карлыгач килеп яз булмый, бер саескан килеп ... (кыш булмый.)


Алдан кычкырган күкенең ... (башы ярыла.)


Сандугач булсаң, ... (сайрый бел.)


Тавык белән ят, ... (әтәч белән тор.)


2 нче алып баручы. Безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгак ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. (Жюри бәйгегә йомгак ясый.)


1 нче алып баручы. Кадерле укучылар! Без сезнең белән бүген җылы яктан кайтучы кошларны каршы алдык. Бу уенда җиңелүчеләр юк. Сез алга таба да кошларны яратырсыз, сакларсыз, алар белән кызыксынырсыз дип ышанып калам. Бүген без сезнең кошлар турында бик күп файдалы мәгълүматлар белүегезне күрдек. Алга таба белемнәрегезне тагын да арттырырсыз дигән өметтә калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ