Логотип Магариф уку
Цитата:

Африка

(VII cыйныфта география дәресе)Фирдәвес БИКМУРЗИНА,Апас районы Борнаш урта мәктәбенең югары категорияле география һәм биология укытучысыМаксат. Укучыларның тема буенча алган белем дәрәҗәләрен бәяләү,...

(VII cыйныфта география дәресе)
Фирдәвес БИКМУРЗИНА,

Апас районы Борнаш урта мәктәбенең югары категорияле география һәм биология укытучысы


Максат. Укучыларның тема буенча алган белем дәрәҗәләрен бәяләү, географик мәгълүмат алу чыганаклары белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү, үзара аралашу культурасы тәрбияләү.


Җиһазлау. Ярымшарлар картасы, атласлар, компьютер, проектор, экран, презентация, таратма материаллар.


Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ХАЙ ФАЙВ,ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, КОНЭРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА.


Дәрес тибы. Кабатлау дәресе (белемнәрне гомумиләштерү).


Дәрес барышы.


I. Оештыру.


II. Актуальләштерү.


1 нче бирем.


ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланып, географик викторина үткәрелә. Җөмлә дөрес булса укучылар торып баса, ялгыш булса урыннарында калалар, дөрес җавапны әйтәләр. (1 нче слайд.)


Җир шарында иң эссе материк. (Африка.)


Дөньядагы иң озын елга. (Нил.)


Дөньядагы тирән џәм иң озын күл. (Танганьика.)


Коры җирдәге иң эссе урын. (Африка. +58.)


Африкадагы вулканик массив. (Килиманджаро.)


Иң мул сулы елга. (Конго.)


Африканың иң зур күле. (Виктория.)


Иң зур чүл. (Сахара.)


Иң зур утрау. (Мадагаскар.)


Иң зур шарлавык. (Виктория.)


2 нче бирем. «Нәрсә ул?» (2 нче слайд.)


Алжир (дәүләт), калахари (чүл), вельвичия (чүл үсемлеге), Конго (елга), Мозамбик (бугаз), цеце (экваториаль урманда яшәүче чебен), вади (коры елга юлы), Чад (күл).


III. Төп өлеш.


1 нче бирем. Африка материгын өйрәнүче сәяхәтчеләр. (3 нче слайд.)


– Һиндстанга диңгез юлы ачуны тәмамлап, Көньяк Африканы әйләнеп үтүче Португалия диңгез сәяхәтчесе? (Васко да Гама.)


– Көньяк Африканы көнбатыштан көнчыгышка таба кисеп үтеп, Замбези елгасын тикшерә һәм Виктория шарлавыгын ача. (Давид Ливингстон.)


– Африканың культуралы үсемлекләрен өйрәнә, каты сортлы бодайның ватаны Эфиопия икәнлеген ачыклаган рус сәяхәтчесе. (Николай Вавилов.)


2 нче бирем. Географик номенклатура буенча белемнәрен тикшерү.


Африканың контурлы карталарына күңелдән географик объектларны төшерәләр (Атлас таулары, Виктория күле, Конго елгасы, Сомали ярымутравы, Гибралтар бугазы, Мадагаскар утравы, Гвинея култыгы һ.б.) соңыннан карталарны алмашып үзара дөреслеген тикшерәләр, нәтиҗә ясала.


3 нче бирем. Африканың климаты.


Укучылар климатограммалар буенча материкның климат поясларын танып кыскача характеристика бирәләр (поясның чикләре, өстенлек итүче һава массалары, гыйнвар һәм июль айларының уртача һава температурасы, еллык явым-төшем күләме әйтелә). Моның өчен атластагы климат карталарыннан файдаланалар.


Әлеге бирем ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланып үткәрелә. (Укучылар 3 минут дәвамында уйлыйлар, чират буенча үз командасында фикерләре белән уртаклашалар. Аннан укытучы һәр өстәлдән бер укучыга сүз бирә.)


МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы кулланып динамик пауза ясала. (Укытучының сорауларына җавап булырлык итеп укучылар төркемнәргә берләшә.)


Африка мәйданы ягыннан ничәнче урында тора?


Африка материгын ничә океан юа?


Африка материгы ничә климат поясында ята?


4 нче бирем. Африканың табигый зоналары. (4 нче слайд.)


Укучыларга Африканың табигый зоналарына багышланган төсле рәсемнәр бирелә, ә рәсем астында күп хаталар белән тасвирламасы язылган. Шуларны төзәтеп укырга тәкъдим ителә. (Чүл, саванна зоналары мисалларында.)


5 нче бирем. «Африканың халкы». (5 нче слайд.)


Экранда Африканың төп халыклары вәкилләре күрсәтелә. Әлеге халыкларның таралу өлкәләре, кайсы расага керүләре, үзенчәлекле билгеләре турында фикер алышу үткәрелә.


6 нчы бирем. Илләре.


КОНЭРС структурасы кулланыла. Почмакларда «Алжир», «Нигерия», «Эфиопия», «КАР» дигән сүзләр эленгән. Укытучы укучылардан, әгәр мөмкинлек туса, сез кайсы илгә сәяхәт итәр идегез? – дип сорый. Укучылар башта уйлыйлар, аннан үзләре сайлаган почмак исемен язалар һәм шул почманы табып басалар. Укытучы аларга янәшә торган иптәше белән парлашырга тәкъдим итә. Шуннан соң ТАЙМД ПЭА ШЭА үткәрелә. 30 секунд дәвамында ни өчен әлеге почмакны сайлаулары турында фикер алышалар. Укытучы һәр почмакка баскан бер укучыга сүз бирә.


IV. Дәрескә йомгак ясала. Билгеләр куела.


Өйгә эш бирелә. Африкага сәяхәт кылырга җыенучы туристларга киңәшләр язып килергә кушыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ