Логотип Магариф уку
Цитата:

Авазлар бәйрәме

(4 – 5 яшьлек балалар белән түгәрәк эше)Филсинә ЗАКИРОВА,Казандагы 415 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле  тәрбиячесеМәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең тәрбия һәм белем бирү программас...

(4 – 5 яшьлек балалар белән түгәрәк эше)


Филсинә ЗАКИРОВА,


Казандагы 415 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле  тәрбиячесе


Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең тәрбия һәм белем бирү программасында «Сөйләм үстерү» бүлеге 4 – 5 яшьлек балаларның туган телдәге барлык авазларның дөрес әйтелешен үзләштерүләренә, фонематик ишетү сәләтләрен үстерүгә, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыруга юнәлтелгән. Әлеге бурычлар махсус белем бирү эшчәнлеге вакытында яки балалар бакчасының тел белгечләре (логопедлар) тарафыннан гамәлгә ашырыла.


Сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту максатында балалар бакчасында түгәрәк эшчәнлеге оештыру уңай нәтиҗәләр бирә.


Түгәрәк эшенең бурычлары:


          – балаларның артикуляция аппаратын (авыз куышлыгы, тел, иреннәр, теш, борын) үстерү;


          – сөйләмдә тавыш белән идарә итә белү күнекмәләре (түбән, югары, тиз, уртача, акрын) бирү;


          – авазларны ачык дикция белән әйтүләренә ирешү;


          – тартык һәм сузык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту;


          – фонематик ишетү сәләтләрен үстерү: билгеле бер аваз белән башланган сүзләрне аера белергә, сүзләр әйтергә өйрәтү;


          – сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру.


Түбәндә 4 – 5 яшьлек балалар белән үткәрелгән өстәмә белем бирү эшчәнлегенең үрнәген тәкъдим итәм.


Тема. Аваз культурасы. [с] авазы.


Максат. [с] авазын әйткәндә, сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү, авазны төрле темпта (акрын, уртача, тиз) әйтергә өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү.


Җиһазлар. Экран, проектор; магнитофон, Ф.Хәзрәтованың «Туган телдә сөйләшәбез» методик кулланмасы өчен аудиокушымта, һава шары, курчаклар, су агып торган кран рәсеме.


Эшчәнлек барышы



  1. Аудиоязмада «Йомшак су, йөгерек су» җыры (Җ.Тәрҗеманов сүзләре, Ф.Җәләлетдинова көе) тыңлана. Түгәрәк җитәкчесе су, чиста, син, аллансын, агарсын, елмайсын сүзләрен [с] авазына басым ясап әйтә. Балалар түгәрәк җитәкчесе артыннан сүзләрне кабатлыйлар, [с] авазын аерып әйтәләр.

  2. «Тишек шар» уены. Түгәрәк җитәкчесе шар кабарта, аннары акрын гына шарның тынын чыгара башлый.


– Балалар, тыңлагыз әле, шарның тыны ничек сызгырып чыга: с-с-с-, с-с-с! Ә хәзер сез әйтегез, шарның тыны ничек чыга?


(Балалар, с-с-с, с-с-с-с дип, акрын, уртача, тиз темпта кабатлыйлар.)



  1. [c] авазының артикуляциясе өстендә эш. Балалар, көзгегә карап, авазны дөрес әйтергә өйрәнәләр: иреннәр елмая, тешләр тияр-тимәс, тел аскы тешләр артында. Акрын гына һава чыгаралар: с-с-с-с!

  2. Ял минуты. «Сәкинә» уены.


Балалар түгәрәк ясап йөриләр (уртада Бер кыз бала басып тора), сөйлиләр:


Син уртада, без кырыйда,


Әйләнәбез, Сәкинә.


Син нишләсәң, ни кылансаң,


Шуны эшлисе килә.


Түгәрәк уртасындагы бала нинди дә булса хәрәкәт күрсәтә, калганнар шуны кабатлыйлар.



  1. Балаларга суы агып торган кран рәсеме күрсәтелә.


– Бу нәрсә?


– Кран.


– Кран ни өчен кирәк?


– Краннан су ага.


– Су тавышын тыңлыйсыгыз киләме? Су акканда ул мондый җыр җырлый:


– Са-са-сасә-сә-сә.


– Су-су-сусү-сү-сү.


– Си-си-сисө-сө-сө.


Балалар иҗекләрне кабатлыйлар, авазларны төрле темпта әйтәләр.



  1. «Бәби үстерү» уены.


Балаларның кулларында – курчаклар. Алар бәбине ярату, сикертү, су коендыру хәрәкәтләре ясыйлар.


Үс-үс,үсс-үсс итә,


Балам үсеп тә җитә.


Казлар канат бирсен,


Торналар аяк бирсен,


Ябалаклар йон бирсен.


Балам зур үссен.


Үс-үс-үсс-үсс!



  1. 7. [с] авазын сүзләрдә, сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү.


«Ишегалдында» дидактик уены.


Максат. [с], [ә] авазларын дөрес, ачык итеп әйтергә, бу авазларның сүзләрдә урыннарын билгеләргә күнектерү.


Уен барышы


Экранда – ике койма һәм атамаларында [с], [ә] авазлары булган берничә йорт хайваны, кошлар ясалган рәсемнәр. Балалар бер койма артына исемнәрендә – [с] авазы (сарык, песи, песи баласы, сыер, каз бәбкәсе), икенче койма артына [ә] авазы (әтәч, күркә, бәти, үрдәк һ.б.) булган рәсемнәрне җыярга тиешләр.


Балалар [с], [ә] авазларын дөрес, ачык итеп әйтәләр һәм сүздә авазның урынын (сүз башында, уртада, ахырда) билгелиләр.


Эшчәнлек тизәйткеч өйрәнү белән тәмамлана:


Савыт юа Сәгыйдә,


Су сала Әсмабикә.


Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә артикуляция гимнастикасының роле зур. Артикуляция гимнастикасы сөйләм аппаратына кергән барлык органнарның мускуллар эшчәнлеген үстерә, аларны хәрәкәтчән һәм тыңлаучан итә.


Артикуляция гимнастикасы ирен һәм тел  гимнастикасына бүленә.


Ирен гимнастикасы



  1. Баш бармак сыярлык итеп, авызны ачу һәм ябу.

  2. Өске һәм аскы ирен көлгәндәге кебек җәелә, аннары тешләр күренә. Өске һәм аскы иреннәр елмая.

  3. Өске иренне аскы тешнең астына кертеп, шудырып чыгару. Иреннәрне җәеп, тешләрне күрсәтү.

  4. Аскы тешләр белән – өске иренне, өске тешләр белән аскы иренне берничә мәртәбә тешләү. Иреннәрне бик нык бүлтәйтү, шул килеш түгәрәк буенча йөртү.


Тел гимнастикасы



  1. Авыз зур итеп ачыла. Тел, уртасыннан бераз бөгелеп, аның очы җиңелчә генә аскы тешләргә тиеп тора (4 – 5тапкыр).

  2. Авыз зур итеп ачыла. Телнең очы аскы тештән күтәрелеп, эчке яктан өске тешкә тия.

  3. Авыз җиңелчә генә ачыла. Тел очы өске аңкау буенча артка шудырыла, үз хәленә кайта.

  4. Авыз зур ачыла, телнең очы яңакның бер ягыннан икенче ягына бәрелә.

  5. Телдән салма ясау (ике кырыен бөгеп, түгәрәкләү).

  6. Телне ирен өстендә уңга-сулга күчереп йөртү.


Артикуляция гимнастикасын күнегүләр формасында гына түгел, әкият итеп тә үткәрергә була. Бу очракта балаларның артикуляция күнегүләрен эшләүгә кызыксынулары арта. Әкиятләрне һәр тәрбияче яисә логопед үз фантазиясенннән чыгып иҗат итә.


Телнең өе


(Әкият)


Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Тел. Аңа бик күңелсез булган, чөнки аның тору урыны – өе булмаган. Бу Тел яңгыр, кар яуганда да, салкын җилләр искәндә дә урамда йөргән. Шуңа күрә аңа еш кына салкын тигән, ул озак кына авырып яткан.


Кояшлы матур бер көнне Тел үзенә өй тапкан. Ул – авыз. Тел шундый шатланган һәм бу өйдә тәртип урнаштырырга булган. Башта нык ишекләр куйган. Алар – өске һәм аскы иреннәр, тешләр. Өйнең тагын түшәме бар. Ул аңкау дип атала.


Бу өйнең уңайсызлыклары күп була. Өйнең эче дымлы, юеш икән. Шулай да Телгә бу өй бик ошый!


Тел ремонт ясый


Өйнең эче дымлы, юеш булганлыктан, Телгә еш ремонт ясарга туры килә. Башта  ул өйне җилләтә: беренче ишекләрне ача (иреннәр ачыла), аннары икенче ишекләрне ача (тешләр ачыла). Аннары Тел тузаннарны сөртә, өйне тышкы һәм эчке яктан чистарта (тел тешләр буйлап йөри). Пумала алып, түшәм буйый (телне аңкау буенча алга, артка йөртү, 6 – 8 тапкыр). Бу эшне бетергәч, Тел стеналарга обой ябыштырырга тотына (авызның сул һәм уң яңагында тел очын аска-өскә йөртү). Ремонт беткәч, Тел идән юа (телнең очы тешләр буйлап бер яктан икенче якка хәрәкәтләр ясый). Телнең өе чистаргач, ул шатланып көлеп җибәрә. (Иреннәр елмая, аскы һәм өске тешләр күренә).


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ