Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл баласы ихласрак шул...

Рәмилә Гыйльмегаян кызы Сәрвәрова,Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. РФ гомуми белем бирү мәктәпләренең Почётлы хезмәткәре. Эш стажы- 31 ел.Мин һөнәр ияләрен авылн...

Рәмилә Гыйльмегаян кызы Сәрвәрова,
Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. РФ гомуми белем бирү мәктәпләренең Почётлы хезмәткәре. Эш стажы- 31 ел.

Мин һөнәр ияләрен авылныкына, шәһәрнекенә бүлүләрен аңламыйм. Шәһәрнекеме ул, авылныкымы, укытучымы, башка һөнәр иясеме – барыбер шул ук эшне башкара. Шул ук вазыйфалар, шул ук таләпләр. Тик “авыл укытучысы” дигәндә аңа карата ниндидер кызганумы, кимсетүме чагылып китә кебек. Бәлки, миңа гына шулай тоеладыр.


Авыл укытучысының, шәһәрнекеннән аермалы буларак, ихата-бакчасында мең мәшәкате көтә. Таң белән уянып, сыерын савасы, малларын көтүгә чыгарасы, кош-кортын ашатасы бар. Ирен, бала-чагасын озатып, эшенә йөгерә ул. Мәктәп шушы авылда булса, йөгерә. Оптимальләштерүгә эләккәне юлга кузгала. Алты-җиде дәрес дәвамында балаларга белем бирергә тырышканнан соң, (“тырыша” сүзен куллануым юкка түгел, син белем биргән белән бала аны “аламыни” әле ул!) өйгә кайтып, ял итү турында уйлау юк. Анда тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр көтә. Бәрәңге кәтмәнлисе, “Америка кунагы”на аяусыз көрәшне дәвам итәсе, малларны көтүдән каршы аласы һ.б. эшлисе бар. “Авылда яшәүнең рәхәте” дип, сөтен аертырга, эремчек ясарга кирәк. Кунак-төшем булса, бәлешен тыгасы, мунча ягып (ярый ла суы булса!), аларны көйлисе дә хатын-кыз өстендә. Көтү чиратын уздыру, печән әзерләүне әйтмим дә! Тик авыл укытучысының мәшәкате чиктән ашкан. Төнге ун-унбердә кереп, “башны мендәргә салыр” идең, план язасы, электрон журналны тутырасы бар. Замана техникасы чыгымчылап, эш озакка сузылырга да мөмкин. Иртән кешедән калышмаска, сер бирмәскә тырышып, янәдән эшкә кузгаласың. Вакытлы матбугат белән танышырга, телевизордан яңалыклар карарга кайчак вакыт та калмый. Аерыла икән шул авыл укытучысы шәһәрнекеннән. Вазыйфалары күбрәк икән.


Элек укытучының вазыйфалары тагы да күбрәк иде. Комсомол секретаре да ул, агитатор вазыйфаларын да башкарасың. Концерт та куйган, кичке укуларны да алып барган укытучы. Үзеңне кайчак шулай юатасың. Хәзер вакытны күбрәк “кәгазь боткасы”, документ эше ала. Кайчакта: “Дәресеңне, балаларыңның белем дәрәҗәсен кем уйлаган?!” дип тә куясың. Шулай да соң, тик имтихан нәтиҗәләре буенча шелтәләрне тагын укытучы ишетә.


Шәһәр мөгаллимнәре, астыртын елмаеп, керт-керт басып китә дә ул, “авылныкы” дип, кимсетеп. Балаларны да “үзләре өчен укыйлар” дип, “җиффәрә”. Авылныкына укучылары якын шул! Һәркайсы өчен борчыла, бердәм дәүләт имтиханнарын, дәүләт йомгаклау аттестациясен уйлап, балаларыннан бигрәк  ул ут йота. Аныкылар бит! Ата-аналарын да ул укыткан. Баласы имтихан тапшыра алмаса, йөзләренә ничек карарсың?!


Укучысының уңышларына укытучыдан да ныграк сөенүче кем бар?! Синең укучылар бит, синекеләр! Бетмәс-төкәнмәс конкурсларда да катнаштырасы килә аларны: “Эрудит”, “Йолдызлык”, “Яшь бөреләр” һ.б.  Ярый да шәһәрләрдә  бу эш белән башка оешмалар шөгыльләнә.


Авыл укытучысы укучыларыннан рәхмәт сүзләрен дә күбрәк ишетә кебек. Ни әйтсәң дә, авыл баласы гадирәк, ихласрак шул. Укытучысына ихтирам-хөрмәте дә зуррак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ