Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында балаларда сөйләм культурасы тәрбияләү

Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти-әниләр! Сезгә һаман да: «Укучылар!» – дип дәшәсе килә, чөнки утыз ел мәктәптә эшләү дә...

Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы,
Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә һаман да: «Укучылар!» – дип дәшәсе килә, чөнки утыз ел мәктәптә эшләү дәверендә күбегезне укыттым, инде менә хәзер балаларыгыз, кайберләрегезнең оныклары белән үк эшлим.


Без, гадәттә, бергә җыелгач, балаларның өлгереше һәм тәртибе; дәүләт йомгаклау аттестациясе турында күбрәк сөйләшәбез. Узган елдан башлап тагын бер мөһим мәсьәлә өстәлде: төп мәктәпкә үзгәртелгәч, алга таба укуны кайда, ничек дәвам итү. Әмма минем бүген сезгә үземне борчыган тагын бер нәрсә – балаларның сөйләме турындагы фикерләремне җиткерәсем килә.


Килешәсездер: матур һәм дөрес итеп сөйләшә белү бүгенге тормышта бик кирәк. Укыганда булсынмы ул, эшкә урнашкандамы, җәмгыятьтәге төрле катлам, төркем кешеләре белән арлашкандамы, беренче чиратта, сөйләмеңә игътибар итәләр хәзер. Барыбызга да бик якын булган өлкәне – тел фәннәреннән дәүләт йомгаклау аттестациясен генә алсак та, шуны күрәбез: эш йөз процентка үтәлсә дә, язмаларда хаталар күп икән, югары билге һәм балларга өметләнә алмыйсың.


Сөйләм культурасына исә мәктәптә генә өйрәтү мөмкин түгел. Өстәвенә, безнең микрорайонда мәктәпкәчә яшьтәге кырыклап бала булып та, бакча юклыгы үзен нык сиздерә.


Саф татар авылларында яшәсәк тә, балаларның теле бик чуар. Телләре татарча ачылса да, тора-бара ниләр генә өстәлми аңа! Баланың сөйләме – гаиләнең көзгесе. Анда диалектизм һәм чүп сүзләр, алынмалар гына түгел, үзара мөнәсәсбәтләр дә чагылыш таба.


Бәхеткә, арада үрнәк булырлык мисаллар күбрәк. Мәсәлән, Мортазиннар гаиләсен алсак, ике балаларының да сөйләмнәре бик матур, алар күп белә, яхшы укый, төрле бәйгеләрдә һәрвакыт җиңүчеләр арасында. Моның нигезе гаиләдә салынганын күреп-белеп торабыз: өйдә саф татарча сөйләшәләр, китап укыйлар. Бу гаиләдә безнең яккка хас «барасын –кайтасын, бардынма – күрденмә» дигән хаталар да юк.


Дөрес, балалар белән күбрәк әбиләр һәм әниләр әкият укып утыра, җыелышларга да күбрәк алар йөри. Әмма арада актив әтиләр дә бар. Мәктәптә 6 кызы укып чыккан Закиров Фоат абыйның мәктәптә үткәрелгән бер генә чараны да калдырганын хәтерләмим. Тел байлыгы да зур аның, кызлары да үзенә охшаган. Ситтигуллин Рафил дә мәктәптә еш күренә, шигырьләр, җырлар яза. Алма агачыннан ерак төшми, кызы Әдиләнең бер генә конференция яки бәйгедән дә җиңүсез кайтканы юк. Әле күп җирдә: «Ай, сөйләп тә карый, күз генә тимәсен!» – диләр.


Без рус-татар икетеллелеге шартларында яшибез. Авыл җирендә балаларның сөйләменә телевидениенең тәэсире зур. Мәктәпкә кергәнче, бала өчен рус теле укытучысы, арлашу тирәлеге ролен үти ул. Әмма монда бер чиктән икенче чиккә ташланмаска кирәктер, мөгаен. Инде мәктәпне тәмамалаган бер укучыбыз бала чакта телевизор карарга яратмаган. Шул сәбәпледер, рус телен өйрәнү аңа шактый авыр булды, бигрәк тә лексик байлыгы аз иде. Шул ук вакытта бөтенләй капма-каршы күренеш тә күзәтелә. Әти-әниләре гел эштә булган бер бала бөтен буш вакытын зәңгәр тартма каршында үткәрә, күбесенчә рус телендәге тапшыруларны карый, нәтиҗәдә, ялт итеп русча сөйләшә , ә менә татарча сөйләме аксый. Күрәсең, чама хисен югалтмаска, алтын урталыкны табарга кирәктер.


Аннан соң телевизор карау гына да, үзебез дөрес итеп сөйләшү генә дә җитми, баланы китап укырга да өйрәтергә кирәк. Нинди матур китаплар бар хәзер! Өйгә бәйрәм булып килә торган нинди генә балалар газета- журналлары чыкмый! Аларда нәрсә генә юк: укырга да, баш ватарга да, зиһен үстерергә дә, һөнәргә өйрәнергә дә, әйләнә-тирәне танып-белергә дә өйрәтәләр. Әле сез мәктәптә укыганда, әти-әниләрегез һәркайсыгызны диярлек «Яшь ленинчы» (кайберләрегезгә «Сабантуй» булып килгәндер) белән «Ялкынга» яздыралар иде. Соңгы елларда, нишләптер, бу матур гадәттән чикләштек. Әйдәгез, «Һәр балага кимендә бер газета һәм бер журнал!» девизын кире кайтарыйк! Хәер, балалар өчен татар телендә чыккан вакытлы матбугатны күпләп алдыручылар да бар арагызда. Яшерен-батырын түгел, ул гаиләдге балалар да зирәклеге, йөгерек сөйләме белән аерылып тора. Сүз уңаеннан, әти-әниләр, сезнең өчен аерым журнал чыга башлады бит, танышыгыз, язылыгыз әле: «Гаилә һәм мәктәп» дип атала ул.


Журнал димәктән, бер кызыклы вакыйга искә төште. Егерме еллап элек булды инде ул. Уртачарак укыган бер укучым шактый хаталы яза иде. Язма эшләренең эчтәлеге бик матур, әмма тикшергәч, кәгазь бите кып-кызыл була иде. Менә шул укучым чиреклек диктантларны бер хатасыз яза башлады. Эшнең нидә икәнлеген аңлый гына алмыйм бит... Үзе әйтте тагын, минем диктантларны кайдан алып яздырганны чамалап йөргән икән, аннары әнисен (сыер савучы булып эшли иде) «Мәгариф» журналына яздырткан. Файдасы тими калмаган. Укучы, сүзне бер мәртәбә дөрес язса, икенче тапкыр аны хаталы язмый иде инде ул.


Хәзер балаларга андый хәйләләр корасы юк, әзер җаваплы китаплары да җитәрлек, Интернет та бар. Хәтерлисездер, әле кайчан гына: «Балаларга бик кирәк, компьютер алыгыз», – ди торган идем. Хәзер инде: «Сак булыгыз, чикләгез», – дияргә мәҗбүрмен. Уеннарга, саф һавага дигән вакытны, балачакны урлый хәзер компьютер.


Бер баланы кисәтәм:


– Бигрәк хаталы язасың, алга таба нишләрсең? – дим.


– Апа, борчылмагыз, мин компьютерда язам, хата китсә, астына сызыла, шул сызык беткәнче, үзгәртәм («Төзәтәм» түгел!), – дип җавап бирә.


Көләрсең дә, еларсың да. Балаларның аралашу челтәрләрендәге диалогларын күрсәң, чәчләр үрә тора, шагыйрь Дәрдемәнд әйтмешли, ә бит безнең барыбызының да балаларның киләчәген матур итеп күрәсебез килә. Әйдәгез, матур һәм дөрес сөйләмнең шул киләчәкнең бер өлеше икәнен, аңа нигезнең бакчада, мәктәптә, беренче чиратта, гаиләдә салынуын истән чыгармыйк әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фикерләрең дәлилле,уйландыра торган.Афәрин! Автор: Халима

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ