Авыл мәктәбе шартларында баланы чит тел белән ничек кызыксындырырга?
Алсу Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА, Апас районы Сатмыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысыПедагогик стажы – 10 елМин балаларга инглиз теленнән белем бирәм. Сатыш мәктәбенә килеп...
Алсу Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,
Апас районы Сатмыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы
Педагогик стажы – 10 ел
Мин балаларга инглиз теленнән белем бирәм. Сатыш мәктәбенә килеп укыта башлавыма да 10 ел узып киткән. 10 ел бик аз вакыт түгел, минемчә. Димәк, мин укытучы булып эшләү дәверендә нинди максатларга ирешүем, эшемнең нәтиҗәсе, тупланган тәҗрибәм турында азмы-күпме сөйли алам дигән сүз.
Хәтер йомгагымны сүтеп, Казанда укыган вакытларымны искә төшерәм. Кулга диплом алгач, ике дә уйлап тормыйча, игезәк туганым белән үзебезнең якларга юл тоттык. Авыл мәктәбенә беребез – инглиз теле укытучысы, ә икенчебез рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаштык. Ул елларда әле инглиз теле авыл мәктәбе укучылары өчен яңалык иде. Чөнки яшьләр авылга әйләнеп кайтырга ашкынып тормыйлар, хезмәт хакы да зур түгел еллар иде бу. Шулай итеп, минем алдыма авыл мәктәбе укучыларында чит телгә кызыксыну уяту, балаларны аларга бөтенләй ят булган халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, башка халыкка карата хөрмәт уяту, толерантлык хисе тәрбияләү бурычы куелды.
Хәзер эшләгән эшемә нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: максатыма азмы-күпме ирештем. Балалар чит тел белән кызыксындылар, бик теләп үзләштерделәр. Чит тел өйрәнү аларның үсешенә бары тик файда гына китергәнен аңладылар. Димәк, авыл мәктәбе шартларында да баланы чит тел белән кызыксындырып була.
Сер түгел, авыл балалары арасында төрле укучы бар. Кайбар бала телгә бик сәләтле була, ә кайсысы телне бик авырлык белән үзләштерә. Шуңа күрә мин укучының сәләтенә карап, төрле алымнар кулланам.
Иң беренче дәрестә үк чит тел өйрәнү өчен уңайлы мохит булдырырга тырышам. Моның өчен аларны чит телдә сәламлим, чит тел өйрәнүнең ничек мөһим булуы турында сөйлим. Аңлашылсын өчен төрле мимикалар, жестлар, күрсәтү әсбаплары кулланам.
Сәләтле балалар белән аерым эш алып барам. Алар төрле конкурсларда, предмет буенча олимпиадаларда теләп катнашалар һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Инглиз теле атналыгында укучылар теләп катнашалар. Җырлар, биюләр, инсценировкалар әзерлиләр.
Укучыларны кызыксындыру өчен youtube.com сайтын кулланам. Шул сайт ярдәме белән дәресләремне төрләндерәм: төрле җырлар, видеофрагментлар, сериаллар кулланам. Шулай ук укучылар Lingvaleo һәм Puzzle English сайтларында теркәлү узып, шуннан дәресләр алалар.
Бик теләп проект методын кулланам. Бу метод ярдәмендә укучылар коллективта эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә, үз өстенә җаваплылык алырга өйрәнә, һәм, иң мөһиме, чит телдә аралаша. Без укучылар белән төрле темаларга проектлар эшлибез, чит телдә журналлар, буклетлар чыгарабыз, төрле постерлар, плакатлар ясыйбыз. Бу – алар өчен менә дигән кызыксындыру чарасы.
Дәрестә шулай ук бердәм дәүләт имтиханына да әзерлек алып барам. Бу – бик мөһим эш, чөнки якын арада укучыларчит телләр буенча да мәҗбүри рәвештә имтихан тапшыра башлыйлар.
I сыйныф укучылары һәм балалар бакчасындагы нәниләр бик теләп инглиз теле түгәрәгенә йөриләр.
Уку елы азагында без укучылар белән йомгаклау концерты оештырабыз. Балалар бу чарада бик актив катнашалар. Алар инглиз телендә җырлыйлар, сөйлиләр. Инглиз телендә сөйләшүче төрле халык биюләрен бииләр.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, укучылар телне теләп өйрәнәләр. Чит тел белүнең киләчәкләре өчен, куелган максатларына ирешү өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлыйлар.
Комментарийлар