Авыл мәктәбе – шәхес тәрбияләү үзәге
Ильина Дилүзә Рафак кызы,Сарман районы Ләке төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыБала мәктәпкә зур өметләр баглап, кызыксынып керә, аның рәсемле китапларны тизрәк укыйсы,...
Сарман районы Ләке төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бала мәктәпкә зур өметләр баглап, кызыксынып керә, аның рәсемле китапларны тизрәк укыйсы, күңелендәге матур уйларын ак кәгазь битенә төшерәсе килә. Бакчада вакытта ук тәрбиячеләр баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачыклыйлар, төрле кул эшләре күргәзмәләре оештыралар, бәйрәмнәр үткәрәләр. Баланы шәхес итеп тәрбияләү гаиләдән, бакчадан башланса да, аның төп өлеше мәктәпкә туры килә.
Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә шактый үзгәрешләр булды. Уку-укыту системасына электрон технологияләр ныклап үтеп керде, компьютер классы бар, электрон журналлар, көндәлекләр гамәлгә кертелде; интерактив такта, проекторлар урнаштырылды; һәр укытучыга ноутбук бирелде, алар Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән интернет челтәренә тоташтырылды. Нинди генә заманча технологияләр куллансак та, белем һәм тәрбия бирү укытучы өстенә йөкләнгән. Без бүген ФДББСны гамәлгә кую шартларында эшләргә әзерләнәбез.
Балаларны киләчәк өчен тәрбияләүнең мөһим процесс булуы турында Р.Фәхреддин: “Без балаларны үзебезнең буын өчен генә түгел, киләчәк өчен тәрбияләргә тиешбез”, – дигән, чөнки тормышыбыз көннән-көн үзгәреп тора, яшәү шартлары үзгәрә. Баланы алдагы көн өчен тәрбияләргә кирәк. Авыл җирлегендә баланың үсеше өчен бөтен шартлар бар, аларны шәхес итеп үстерергә, тәрбияләргә кирәк.
Бала, беренче чиратта, үз милләтенең лаеклы вәкиле булырга тиеш. Шәхес тәрбияләү нәкъ менә үзаң аша формалаша. Милли үзаң тәрбияләүнең иң ышанычлы һәм нәтиҗәле юлы булып милли гореф-гадәтләрне саклау, аларны барлау, алар белән кызыксыну, рухи мирасны өйрәнү тора. Безнең мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Андагы экспонатлар берничә юнәлештә төркемләнгән. Укучыларда аеруча кызыксыну уяткан тармак, мөгаен, борынгы тормыш кирәк-яраклары, киемнәр, бизәнү әйберләре, эш кораллары, йорт өчен кирәк булган әйберләрдер. Болар балаларда зур кызыксыну уята, экспонатлар туплауда үзләре дә катнашалар. Бу эшләр бала шәхесен үстерүгә зур йогынты ясый. Элеккеге эш коралларын, йорт кирәк-яракларын бүген автомат машина, мультиварка, кыска дулкынлы мич, электр җиһазлары һ.б. алыштырды.
Без авылда ящибез, авылда эшлибез. Яшәү һәм эш шартларыбыз шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Мәктәбебез ике катлы, җылы, якты, чиста, җиһазландырылган. Шәһәр мәктәпләреннән бары тик балалар саны белән генә аерыла. Чыннан да, мәктәп 320 урынга исәпләнсә дә, кайчандыр класс бүлмәләре тулып торса да, бүген балалар саны педагогик коллективны сагаерга мәҗбүр итә. Ә тәрбия өлкәсенә килгәндә, шәһәр мәктәпләренә караганда күпкә тәрбияле, әхлаклы, өлкәннәрне хөрмәт итә белә торган, максатка омтылучан балалар үсә авылда. “Авыл баласы авылныкы булып кала инде” диючеләргә минем җавабым мондый: авылда үскән, авыл мәктәбен тәмамлаган бала авыл өчен укырга, авылда яшәргә омтылырга тиеш, аның авыл баласы булып калуында бернинди “артталык” юк. Ул үзен теләсә нинди ситуациядән дә чыга алырлык, авырлыкларга бирешмәслек, конкурентлыкка сәләтле, толерант шәхес итеп тоярга тиеш. Бу юнәлештә мәктәбебез нәтиҗәле эшли, моны укучыларның БДИ, онлайн-тест уздыру нәтиҗәләре күрсәтеп тора. Укучыларыбызның төрле өлкәдә катнашкан ярышлары, конференциядәге призлы урыннары шул турыда сөйли.
Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен формалаштыру юллары күп төрле. Аның берсе – табигать, авыл баласы тулысынча табигать кочагында үсә: иртә белән сандугач сайравын ишетә, чишмә җырын тыңлый, хуш исле печән өстенә ятып ауный; икмәкнең, сөт-каймакның каян килгәнен белә. Табигать – бөек тәрбияче. Бала шуның эчендә үскәнгә, табигатькә дә мәрхәмәтле була белә, аны башкалардан да рәнҗеттерми. Бу яктан авыл мәктәпләренең көче искиткеч. Ел әйләнәсендә укытучы, класс җитәкчесе белән экскурсияләргә бару, табигать кочагында ял итү балаларда матурлыкны күрү, аңлау, ярату, бәяли белү кебек кыйммәтле сыйфатлар тәрбияли. Баланың күңеле нәкъ менә табигатькә чыккач ачылучан була, ә аннан алган тәэсирләр никадәр һәм һәрбер бала аны үзенчә тасвирларга тырыша. Бу – зур отыш. Баланың әдәпле, әхлаклы булып үсүендә икенче шарт – хезмәт тәрбиясе. Авыл баласы берничек тә ялкау була алмый, чөнки аның ихатада кулы тимәгән бер генә почмак та юк. Безнең балаларыбыз шәхси йорт төзелешендә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш агачлары утыртуда, каралты-кураны ремонтлауда турыдан-туры катнашып үсәләр. Балаларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләп, күп кенә күнекмәләр ала, җир эшкәртү, югары уңыш алу серләренә төшенә. Ел әйләнәсендә үзләре үстергән яшелчәдән әзерләнгән салат, кайнатма ашханәдә менюга кертелә, моның белән алар чын күңелдән горурланалар. Мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз, һич икеләнмичә, районыбызда гына түгел, республика күләмендә билгеле булган Сарман аграр көллиятенә укырга баралар, һәм бер дә ялгышмыйлар. Тракторист-машинист, повар-кондитер, кулинар һөнәрләрен бик теләп үзләштерәләр. Авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган менә дигән белгечләр чыга алардан. Яшәү шартлары тудырылган, практика үтәргә бөтен төрдәге машина-тракторлары, үз җирләре бар. Шунда ук В,С категорияле автомобиль йөртү таныклыгы да алып чыгарга була. Бу балаларыбызга зур мөмкинлекләр ача. Кыскасы, мәктәптә профориентация бирү юнәлешендә нәтиҗәле эш бара.
Бала коллективта үсә, тәрбияләнә. Балалар һәм ата-аналар катнашында үткәрелгән кичә, КВН, бәйге-ярышлар, спорт уеннары, атналыклар-барысы да аларның рухи, физик, интеллектуаль үсешенә китерә. Балалар бик теләп спорт ярышларында катнашалар, ГТО нормаларын кертүнең дә йогынтысы зур булды дип әйтәсем килә, мәктәптә укучы һәрбер баланың үз чаңгысы, велосипеды, тимераягы, өйдә интернет челтәренә тоташтырылган компьютеры бар. Болар өчен, кадерле әти-әниләр, Сезгә зур рәхмәт! Сәламәтлекне саклау, ныгыту – барыбызның да бурычы. Шәхес тәрбияләүдә гаилә белән мәктәп бердәм эшләсә генә зур һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешеп була. Балаларыбыз тәрбияле, әдәпле, әхлаклы дип һич икеләнмичә әйтә алам, чөнки тәмәке тартучы, алкогольле эчемлекләр кулланучы, ПДН, КДНда исәптә торучы балаларыбыз юк. Р.Фәхреддиннең тәрбиягә багышланган тагын бер кыйммәтле фикерен әйтәсем килә. “Иң яхшы тәрбия – шәхси үрнәк”, – дип язып калдырган безгә күренекле мәгърифәтчебез. Балагыз тәрбияле булсын дисәгез, беренче чиратта үзегез шәхси үрнәк күрсәтегез, хөрмәтле әти-әниләр!
Комментарийлар