Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучылары - илебез патриотлары

Ильмира Хафиз кызы ГАТАУЛЛИНА,Буа районы Бик-Үти төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Мин авыл укытучысы… Кем генә үзе турында: “Мин – оста!”  - дип кычкырып әйтә ала икән ул? Я...

Ильмира Хафиз кызы ГАТАУЛЛИНА,
Буа районы Бик-Үти төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 18 ел.

Мин авыл укытучысы… Кем генә үзе турында: “Мин – оста!”  - дип кычкырып әйтә ала икән ул? Яраткан шагыйрьләремнең берсе Ш.Галиевның “Борау” шигыреннән юллар искә төшә: “Борауны борам, борам, борам, остара барам...” Осталыкка ирешү өчен, ай-һай күпме көч, сәләт, тырышлык, үҗәтлек кирәк! Миндә бу сыйфатлар бармы соң? Булган очракта, мин аларны тиешенчә куллана беләмме? Балаларда бу сыйфатларны күреп, ачып, тиешле юлга юнәлтә аламмы? Мөгаен, бу уй-сораулар һәр авыл укытучысын борчыйдыр, эзләнергә, тырышырга этәрәдер.


Үз-үземне белә башлаганнан бирле, күнел түремне артистка булу теләге били иде. Укытучы булу теләге кайчан тугандыр, төгәл әйтә алмыйм. Күрше-тирә балаларын җыеп мәктәп уйнаганда, мин һәрвакыт укытучы ролендә булганмын. “Балалар синең белән булганда борчылырга урын юк, коеп куйган укытучы инде үзең”, - дип күрше апалар канат куйганмы?


“Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорауга төгәл генә җавап бирергә вакыт җиткәч, әнием белән киңәштем. “Артист шул ук укытучы бит инде, матурлык, сәнгать укытучысы. Сәләтең бар, укытучы һөнәрен сайлавың яхшырак булыр”, - диде ул. 1994 нчы елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем. Күренекле, мәртәбәле, танылган галимнәрдән белем алдым.


Авыл мәктәбендә үз талантыңны ачарга бөтен мөмкинлекләр дә бар, иренмичә эшлә генә! Бар белемемне, күңел җылымны, сәләтемне, яшьлек дәртемне, балаларны, тормышны ярату хисен, тырышлыгымны биреп, дәртләнеп эшләдем, шунда ук артистка, рәссамга, кирәк булганда спортсменга әйләндем. Укытучы эшендәге тик тормау, яңалыкка омтылу, эзләнү, көн саен булган яңалык, яңа мәгълүмат, үзгәрешләр, яңа төрле кәеф миңа бик ошый иде, шуннан мин тормышыма рухи азык алдым.


Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләвем балалар белән күбрәк аралашырга, аларны якыннан белергә, яхшырак аңларга ярдәм итте. Кыен чакта тәҗрибәле остазларым киңәшенә таяндым, укучыларымның уңышларын күреп, шатлыклы хисләрдән көч алдым. Ачык дәресләр күрсәттем, районда оештырылган семинарларда катнашып, тәҗрибә тупладым. Мәктәбемдә хезмәттәшләр белән бер-беребезнең дәресләрен карап, хаталарны төзәтеп, ярдәмләшеп, фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып эшлибез. Язучы Мөхәммәд Мәһдиев әйткәнчә: “Үзенең эше төшенә керсә, укытучы чын мәгънәсендә укытучы булып җитешә”. Әйе, бик дөрес: минем төшем дә, өнем дә авыл мәктәбе белән бәйле булды.


Авыл укытучысы һәрьяклы камил шәхес булырга тиеш.Чөнки без яңа техника-компьютерлашкан система заманында яшибез. Дөньяда төрле өлкәләрдә яңа ачышлар булып тора. Әлеге үсеш-үзгәрешләр авыл укытучысының уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Яңа алымнар, чаралар, методлар белән эшләү зарурлыгы арта. Яңа заман балаларын иске дәресләр белән кызыксындыруның нәтиҗәсе кими. Шуңа күрә авыл укытучысына да яңа заман техникаларын үзләштерергә туры килә. Дәресләрнең төренә карап, төрле технологияләрдән файдаланам. Бигрәк тә еш компьютерга мөрәҗәгать итәм. Мондый дәресләр кызык, үтемле үтә. Үз эшемдә төп максат итеп укучыларны һәр яктан да шәхес итеп тәрбияләүне, аларны чын кешеләр итеп үстерүне,үз урыннарын табарга өйрәтүне куям. Укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, кешелеклелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам. Мин боларны үземнең көндәлек эшем дип саныйм,укучыларым белән аралашуым аша алып барам, үземнең һәр хәрәкәтем, һәр сүзем, һәр гамәлем белән әхлак дәресләре бирәм...


Яңа заман авыл укытучысы булыр өчен институт,университетта укып белем алу гына җитми.Аңа иң кирәкле сыйфат - бала күңелен, аның эчке дөньясын аңлый белү, балаларны ихлас ярату. Ата-аналар белән уртак тел табарга, аларның киңәшчесе булырга, төрле катлаулы хәлләрдән югалтуларсыз чыга белергә дә кирәк. Белемеңне балалар күңеленә сала белү дә бик мөһим. Авыл укытучысы булу гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз, ләкин биредә торып калу өчен түземлелек, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булу таләп ителә.


Авыл укытучысы гел хәрәкәттә, эштә инде ул, чөнки аның үз хуҗалыгы, гаиләсе, балалары, ярдәм көткән күрше әбиләре, сайлаулар, җыеннар, җыелышлар, шулай булырга тиештер дә инде ул дип уйлыйм мин.


Авыл укытучысы... Нинди гади сүз бит бу... Гади генә булса да, тирән мәгънә яшеренгән бу сүзгә... Авыл укытучылары - алар илебез патриотлары да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ