Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы булуым белән горурланам

Гүзәл Рәфхәт кызы МӘҖИТОВА,Зәй районы Югары Лоҗы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 7 ел.Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның б...

Гүзәл Рәфхәт кызы МӘҖИТОВА,
Зәй районы Югары Лоҗы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 7 ел.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.


Шулай килеп чыкты: мәктәпне тәмамлауга, мин Алабуга дәүләт педагогик университетына укырга кердем. Беренче курста укыганда да, укытучы булырмын дип уйламаган идем. Мәктәпкә беренче тапкыр практикага баргач кына, барысы да үзгәрде. Шул вакытта  миңа яңа дөнья ачылды. Шушы практикадан гына соң, үз тормышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышларга уйладым. Университетны тәмамлау белән, мин мәктәпкә эшләргә килдем. Шул вакыттан бирле үкенгәнем булмады, аллага шөкер.


Минем фикеремчә, хәзерге заман мәктәбенә яңа заман укытучысы кирәк. Бүгенге көн укытучысы инновацион технологияләрне тиз арада үзләштереп, аларны кулланырга тиеш. Әгәр дә инде укытучы шушы технологияләрне үзләштермәсә, укучыларының   күзләрендә  аның дәрәҗәсе бетәр төсле. Ләкин бүгенге көн укытучысы элек-электән килгән традицияләрне онытмаска һәм авыр эшендә аларны кулланырга тиеш.


Минемчә, укытучының иң төп  бурычы: балада үзенең белем дәрәҗәсен үзенә үстерергә омтылышын булдыру. Рус халкының мондый мәкале бар:  “Әгәр дә син ач кешегә балык тотып бирсәң, ул көне буе тук булыр. Әгәр дә син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буе тук булыр”. Без, укытучылар, балаларны “балык тотарга” өйрәтергә тиеш, дип уйлыйм.


Мин үзем авыл укытучысы. Һәм шуның белән горурланам.


Мәгариф өлкәсе бүген иксез-чиксез реформалар кичерә. Соңгы елларда бигрәк тә авыл мәктәпләренә авырга туры килде. Бүгенге көндә мәктәбебез авылга ямь бирүче, мәдәни һәм белем бирү үзәге булып тора.


Оптимальләштерү процессы күп җирләрдә бик авыр барды. Аллага шөкер, безнең мәктәпне  шушы реформалар урап китте. Ләкин  уку елы дәверендә,  шушы куркыныч хәбәр килмәсен генә дип   йөрибез.


Бүгенге авыл мәктәпләре гаять зур кыенлыклар кичерә. Шәһәр мәктәпләрендә булган техник җиһазлар, дисезме. Мәктәптә күрсәтмә материаллардан башлап китапларга хәтле җитми бит. Ярый әле күрше авыл мәктәпләре китаплар белән булыша. Авыл укытучысы - ул укытучы гына түгел бит, ул артист, мәдәният һәм социаль, жкх хезмәткәре дә!


Аллага шөкер, хәзер барыбызда ноутбуклар бар. Интернет аша яңа мәгълүмат туплый алабыз һәм укучыларга тиешле белем бирергә тырышабыз. Шунысы сөендерә: шәһәр мәктәбендә кебек үк,  мәктәбебездә өч төрле түгәрәк эшләп килә.


Аң белән аңлыйм: берничә дистә бала гына укыган мәктәпләрне  “яшәтү” бюджет өчен бик авырдыр да, ләкин авылда мәктәп бетсә, авыл үзе дә юкка чыга.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ