Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы заман белән бергә атлый...

Энҗе Рамил кызы ИСХАКОВА,Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Укытучы!.. Нинди горур яңгырый бу исем! Кем генә булсаң да, иң беренче хәреф танытучы,...

Энҗе Рамил кызы ИСХАКОВА,
Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 18 ел.

Укытучы!.. Нинди горур яңгырый бу исем! Кем генә булсаң да, иң беренче хәреф танытучы, сине олы тормышка алып керүче, ул – синең укытучың.


Авыл укытучысы, төпле белем биреп, замана белән бергә атлап бара аламы, бу һөнәргә ул лаекмы? Шушы сорауга җавап биреп карыйк.


Әйе, авыл укытучысы - “көзге” ул. Аның тормышы, яшәеше шушы көзгедән күренә. Бакчасы, өе, балалары, туганнары, сөйләме, киеме - кыскасы һәр адымы күзәтү астында. Нинди генә сораулар килеп туса да, ул аңа дөрес, төгәл, җавап бирә алырлык кеше булып тора. Шуңа авыл укытучысы заман белән бергә атлый белергә тиеш дип саныйм.


Оптимизация дигән замана шаукымы безгә дә кагылмый үтмәде. Мәктәбебездә хәзер башлангыч сыйныф укучылары гына белем ала. Азкомплектлы мәктәптә белем бирәм, ә ул мәктәп ныклы белем бирә аламы? Аның уңайлыклары һәм читенлекләрен язып китәсем килә.


Азкомплектлылык шартларында укытучыга укучының шәхси үзенчәлекләрен, холкын, сәләтен ачыклау өчен мөмкинлекләр зуррак. Иң зур өстенлек - мәктәптә һәм классларда укучылар санының аз булуы. Мондый мәктәпләр зур гаиләне хәтерләтә. Балаларның бер-берләренә ярдәм итә алуы мөмкинлекләре зуррак (өлкәнрәк балалар кечкенәләрне тәрбияләүдә булыша ала).


Шул ук вакытта әлеге төр мәктәпләрдә проблемалар да бар:


- укучыларга физик һәм психологик тәэсир итү арта, аралашу даирәсе чикләнгән, эмоциональ киеренкелекләр югары;


- укытучы, дәресләрне яңача үткәргәндә, кыенлыклар белән очраша (дәрес-ярыш, класстан тыш чаралар һ.б.);


- дәресләрнең күп өлеше мөстәкыйль эш тәшкил иткәнлектән, укучылар белән аралашу кытлыгы туа, ә сөйләм үсешен тәэмин итү чарасы булган төркемнәрдә эшнең төрле формалары сирәк кулланыла;


- һәрбер класста дәрес саен авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш алып бару зарурлыгы уку процессын оештыруны катлауландыра.


Йомгаклап шуны әйтәсе килә: класс-комплектларын дөрес туплау, камил расписание төзү, дәресләрне төгәл планлаштыру, яңа технологияләрне урынлы куллану - болар барысы да үз чиратында азкомплектлы мәктәптә укытуны нәтиҗәле оештыруга, аның сыйфатана уңай йогынты ясый. Димәк, авыл укытучысы да заман белән бергә атлап бара, үзенең белемен даими арттыру өстендә эшли, төрле конкурсларда үзенең көчен сынап карый һәм уңышларга да ирешә. Авыл укытучысы барына да өлгерергә тырыша, димәк, авыл да яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ