Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысының “орлыклары”

Индира Әхтәм кызы МИҢЛЕБАЕВА,Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 25 ел.Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – I сыйныфка укырга кергән көнд...

Индира Әхтәм кызы МИҢЛЕБАЕВА,
Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 25 ел.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – I сыйныфка укырга кергән көндер. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең беренче укытучысын күзалдына китерә. Укытучым Мосалия апа безне-сигез  “бөртекне “ белем дөньясына алып керде. Ул тырыш,сабыр, тирән белемле укытучы иде. Шүңа күрә дә минем нәни күңелемә укытучылык орлыкларын ул сала да инде.


Кыңгыраулы мәктәп, студент еллары мизгел эчендә үтеп тә киткән... Ә хәзер инде үзем, 25 ел, авыл мәктәбендә балаларга фән үрләрен яуларга ярдәм итәм.


Бүгенге көндә мәгариф системасында җәмгыятьнең фән-техника һәм мәдәният үсеше нигезендә мәгълүматлаштыру бара. Шуның нигезендә укучының гыйлемлелек  дәрәҗәсен тагын да күтәрү, алган белемнәрен тормышта  дөрес һәм нәтиҗәле итеп кулланырлык культуралы һәм сәләтле шәхес тәрбияләү тора.


Хәзерге заманда мәгълүмат чаралары (телевизор, компьютер, интернет, планшет, мобиль телефон,мультимедиа чаралары һ.б.) балага кече яшьтән үк тәэсир итә башлый һәм ул аның бөтен аңлы тормышы буена дәвам итә. Бала аягына басарга өлгерми, бу мәгълүмат чаралары белән аның ата-анасына караганда бик оста итә. Шуңа күрә дә  укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф системасында эшләүчеләр заманнан артта калмас өчен укыту – тәрбия процессында үзгәртүләр бара да инде. Авыл укытучысының эшчәнлегенә үзгәрешләр кертү, шәһәр укытучысына караганда,катлаулырак,кыенрак шартларда бара. Ни өчен шулай соң?  Чөнки,



  1. Сыйныфларда балалар саны аз булуы.

  2. Азкомплектлы мәктәпләрдә 45 минут эчендә 2 сыйныфка белем бирү.

  3. Хәзерге заман технологияләре бик авырлык белән, әкрен тормышка ашырыла (кайбер мәктәпләр һаман да Интернетка тоташтырылмаган). Бу технологияләр кереп җитте дигәндә яңалары барлыкка килә. Авыл укытучысы заман белән бергә атлый алсын өчен яңалыкларны вакытында һәм тиз кертергә кирәк. Кызганычка каршы, барsсы да акчага кайтып кала.

  4. Хәзерге бөек информация заманында, кәгазь эшенең күплеге мине аптырашта калдыра. Ни гаҗәп, ВАКЫТ җитми.

  5. Барсына да өлгерергә тырышкан укытучының сәламәтлеге дә какшый.


Шулай да, авыл укытучысы - авыл җирлегендә алдынгы карашлы, һәр үзгәрешнең алдынгы сызыгында торучы, иҗади фикер йөртүче, прогрессив инновацияләргә омтылучы шәхес ул. Авыл мөгаллиме һәр баланың икенче әнисе кебек якын, аны сердәше, фикердәше. Ул һәр ата-ананың бала тәрбияләүдә ышанычлы дусты, чөнки һәр гаиләнең тормыш шартларын,мөмкинлекләрен, ихтыҗларын яхшы белә, кирәк вакытта үзенең ярдәменнән ташламый. Илебез тормышында балкыган, балкый һәм балкыячак күренекле шәхесләр,танылган кешеләр,күбесенчә, авылдан чыккан. Чөнки, алар  күңеленә “орлыкларны” авыл укытучысы сала да инде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ