Авылмы, шәһәрме: укытучы хезмәтенең төп күрсәткече - укучының белем дәрәҗәсе
Гөлнара Нәфис кызы ТАЛИБУЛЛИНА,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 18 ел.Тормыш сукмаклары мине укытучы һөнәре белән бәйләде.Бүгенге көн...
Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 18 ел.
Тормыш сукмаклары мине укытучы һөнәре белән бәйләде.Бүгенге көндә мин заманча төзелгән Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы мәктәбендә инглиз телен укытам.Инглиз теле бөтен өлкәгә колачын җәйгән чорда укучыларыңның инглиз телендә иркен сөйләшүен ишетү, инглиз телендә язылган иншаларын уку, шигырьләрен һәм җырларын тыңлау-үзе бәхет түгелмени?
Нинди соң ул замана укытучысы? XXI нче гасыр укытучысы яңача уйларга, фикерләргә, хәрәкәттә булырга, үзенең һөнәри эшчәнлегенә үзгәрешләр кертә белергә, яңалыкны курыкмыйча кабул итәргә һәм, әлбәттә, үзбелемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Берсүзсез, үзенең яңа педагогик стиле булган укытучы гына укучыларында ихтирам уята. Мин дәресләремне “эдьютеймент” (edutainment = education (образование, белем алу) + entertainment (развлечение, күңел ачу) принцибы кулланып үткәрәм. Белем алу күңелле булырга, ә күңел ачу-белем алырга омтылыш тудырырга тиеш.Күңел ачу бүгенге көн балалары өчен-компьютер, интернет челтәре. Укучылар белән бер телдә сөйләшү өчен, замана техникасы белән камил куллану зарур.
Инглиз теле дәресләрендә иҗади эшчәнлек укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ача,алар арасында талантларны таба. Мәктәбебездә узган инглиз җыры фестивальләре, район, республика, Россия, халыкара олимпиадаларында, конкурсларында катнашу - моның ачык мисалы. Дәрес-дебатлар минем һәм өлкән сыйныф укучыларының яраткан дәресләре. Көндәлек һәм глобаль мәсьәләләрне үз эченә алган инглиз телендәге дебатлар укучылар күңеленә хуш килә.Дәрестә алган белемнәрен укучылар көндәлек тормышта кулланалар,үзләренең чит илдәге яшьтәшләре белән аралашалар.
Әйе, хәзер авылда укыткан инглиз теле укытучысына да чит илгә барып, үз белемен күтәрергә,телне камилләштерергә,чит ил культурасы белән якыннан танышырга була. Татарстан укытучылары өчен «English First» онлайн курслары үзе бер зур яңарыш булды. Бер ел буе мин чит илләрдәге коллегаларым, башка һөнәр ияләре белән аралаштым. Һичшиксез, инглиз теле укытучысының абруе көннән–көн арта.
Авыл укытучысының үзенең яраткан фәнен укытудан тыш, тагын өстәмә йөкләмәләре “чутлап” бетергесез: электрон журналлар, сыйныф җитәкчесе булу, мәктәптә түгәрәкләр җитәкләү, авылның иҗтимагый үзәгендә булу, сайлауларда сайлау комиссиясендә эшләү, мәдәни үзәктә үзешчән сәньгатьтә катнашу - барысы да укытучы кулыннан килә.
Сыйныф житәкчесе булу күп түземлек һәм сабырлык сорый . Елмаешып, ә кайчакта ызгышып та һәр иртә каршы алучылар - синең сыйныф укучыларың. Сыйныфка килеп керүгә, тәрбия орлыкларын чәчүче,аларны гел яхшыга гына өйрәтүче - сыйныф укытучысы. Шул шаяннар арасында укырга ярата торганнары, яратмаучылары да очрый. Бөтен дөньяңны онытып, алар белән бергә кайныйсың. Һәрбер баланың язмышы үзенчәлекле .Укытучы
шатлык–борчуларын бүлешә, хәл итәсе мәсьәләләрдә булыша, төрле
бәхәсләрне чишә - һичкайчан ярдәмсез калдырмый, хаталардан курыкмаска, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтә.
Авыл мәктәбенең көн кадагында чишеләсе мәсьәләләр әле бик күп. БДИны тапшырганда, татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләре өчен дә бердәм таләпләр. Юк, мин әйтмим, татар баласы рус телен яхшы белә, аны рус баласына караганда да яхшы үзләштерергә мөмкин. Укучылар имтиханда да сынатмыйлар. Ә бит дәреслекләргә карасак, нинди зур аерма. Татар мәктәпләре татарча дәреслекләр белән укыта. Укытучы, укучысы имтихан тапшыра алсын өчен, терминнарны рус телендә дә аңлата, русча дәреслекләр таба, эзләнә.Ә бу исә үз чиратында ана телебезне читкә этәрә түгелме соң? Соңгы елларда актив алып барылган оптимизация, хәзер инде реорганизация дип аталучы эш системасы, авыл укытучылары сафын сирәгәйтте. Балалар саны кимегән саен, укытучылар саны артмый, күп кенә авыл укытучылары эшен югалтты. Без, авыл укытучылары, заманадан артта калмый,тырышып белем бирергә мәктәбебезгә ашыгабыз.Укытучы хезмәтенең төп күрсәткече - укучының белем дәрәҗәсе, дөресен генә әйткәндә, укытучы укучыларны “энә белән кое казырга”өйрәтергә тиеш.Бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр” дигән сүзләре бүген дә актуаль булып кала.
Комментарийлар