Бала тәрбияләүдә мәңгелек кануннар
Хәсәнова Нүрлисә Фирдүс кызы, Буа районы Кайбыч төп мәктәбенең рус теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысыБала... Укучы... Бу ике сүзне янәшә куеп, аларны тәрбияләүдә, кешелек барлыкка килгәннән бирле...
Буа районы Кайбыч төп мәктәбенең рус теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бала... Укучы... Бу ике сүзне янәшә куеп, аларны тәрбияләүдә, кешелек барлыкка килгәннән бирле, нинди генә алымнар кулланылмаган һәм кулланылмый.
Әйе, балага дөрес тәрбия бирү һәм шуның уңай нәтиҗәсен күрү – тырыш хезмәтеңнең иң биек ноктасыдыр, мөгаен.
Хәзерге заманда, барыбызга да – әти-әниләргә, укытучыларга һәм балаларыбызның өстенә ишелеп-ишелеп төшкән проблемаларны хәл итү чорында, балаларны тәрбияләү һәм аны дөрес юнәлештә алып бару – авыр эшләрнең берседер.
Шуңа күрә үземнең күзаллаулардан һәм эш тәҗрибәмнән чыгып, авыл шартларында бала шәхесен тәрбияләү алымнарының иң мөһимнәрен һәм кайсы өлкәдә, ни сәбәпле тәрбия эшенең йомшаруына да тукталып үтәсем килә.
Барлык чор кешеләренә тәрбиянең иң беренче баскычы булып – хезмәт тәрбиясе хас булган. Һичшиксез, хезмәт баланы кирәкмәгән нәрсәләргә вакытын калдырмый. Эшсез бала кая барып бәрелергә белми, кызык эзләп, ата-ана өчен дә, безнең өчен дә, гомумән, үзләре өчен дә күңелсез тәмамланган очраклар азмыни!?
Авыл җирлегендә ел буе балаларга хезмәт тәрбиясе алу өчен алшартлар җитәрлек дип саныйм.
Шуңа карамастан вакытын ничек уздырырга белмичә, нәрсә белән шөгыльләнергә ярый яисә ярамаганлыкны аңламыйча йөрүче балалар артканнан-арта. Бигрәк тә ата-аналар тарафыннан контроль булмаган очракта, тайгак юлга да кереп китәргә мөмкиннәр.
Әйе, сезнең тарафтан ниндидер аклану сүзләре дә булырга мөмкин. Тизләтелгән темпта яшәү заманында яшибез. Хәзергесе чорда тамак тук, өс бөтен булсын өчен көн-төн эшләргә кирәк, күбегез шәхси оешмаларда, ун-уникешәр сәгать эшлисез. Балалар белән тыгыз элемтәдә булу, аларның уй- фикерләре белән кызыксыну, кайда һәм кемнәр белән аралашулары турында белү өчен вакыт та калмаска мөмкин. Ләкин кызыксынырга кирәк, бүген нишләгән, хуҗалыкта нинди эшләр башкарган, иртәгәсе көнгә эшләнәсе эшләр турында искәртү һәм аның үтәлешен тикшерү – бала белән ата-ананың иң мөһим аралашу чараларының берсе.
Мине борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе һәм, әйтергә кирәк, иң мөһиме дип тә саныйм: укытучының авторитеты күп очракта ата-ана гаебе белән төште.
Хәзер әти-әниләрнең барысы да диярлек урта махсус яки югары белемле. Үз эшләрегезнең осталары саналасыз. Үз хокукларыгызны да яхшы беләсез, бу бик дөрес, һәрбер кешегә үзенең хокукларын һәм бурычларын белү зарур!
Укытучы, берәр зыянлы эштән соң, балага кисәтү ясый. Бала өйгә кайтып, укытучы мине бер гаепсезгә әрләде дип зарлана. Әти-әни нишли дисезме? Укытучы турында тискәре фикерен әйтеп кенә калмый, икенче көнгә мәктәпкә үк килеп низагка керүдән дә тайчынмый. Ә теге бала, башын югары күтәреп, кем җиңәр икән дип, кызыксынып күзәтә. Мондый күренешләр нәрсәгә китерә соң? Беренчедән, балагызның һәрбер сүзенә, тикшермичә ышанып, алдашырга өйрәтсәгез, икенчедән, эгоист булып үсәчәк, өченчедән, укытучының бернинди авторитеты калмый һәм, билгеле, ул бала укытучыны санга сукмаячак. Олыны олы итә белмәгән бала, үзегезне дә хөрмәт итмәячәк.
Иң беренче баладан сорашырга, балага әйтмичә генә укытучы белән элемтәгә керергә һәм аңлашырга кирәк дип саныйм.
Бер мисал китерә алам. Мәктәптә Яңа ел кичәсе. IX – XI сыйныф укучылары өчен кичке вакытта оештырылган Бал-маскарад. Мин, XI сыйныф җитәкчесе, мәктәп буенча дежур торам. Укучылар көч сынаштылар, ярыштылар, дискотека өлеше башланды. Түбән сыйныф укучылары өйләренә кайтып китте. Күземә V сыйныф укучысы чалынды, һәм аңа кайтып китү кирәклеген искәрттем. Берничә мәртәбә кисәту ясаганнан соң, өйгә елап кайткан. «Мине шул апа куып кайтарды», – дип әйткән. Нәтиҗәсе ничек бетте дип уйлыйсыз? Башта әбисе килде, икенче көнгә әтисе директорга гариза тотып кергән. Ә бит бер сүз җитә иде ата-ана тарафыннын: «Укытучы дөрес эшләгән, дискотека өлкән сыйныф укучылары гына өчен», – дигән җөмләләр генә кирәк иде.
Йомгаклап әйтәсе килгән фикерем шул:
• балаларны хезмәт белән тәрбияләү;
• балалар әйткән сүзләрне тикшермичә торып, конфликтка керергә ашыкмау;
• һәрвакыт контрольдә тоту.
Ата-ана – бала – укытучы берлектә эш алып барып, вакытында чара күргән очракта, бала шәхесен тәрбияләүдә югары уңышларга ирешергә була.
Комментарийлар