Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар киләчәге – безнең кулларда!

Эльмира Мансур кызы Гибасева,Апас районы Кабык Күпер төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 12 ел.“Дөньяда бәхетле кешене күрүдән зуррак сөенеч бармы икән? Миңа калса, бәхетле ке...

Эльмира Мансур кызы Гибасева,
Апас районы Кабык Күпер төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 12 ел.

“Дөньяда бәхетле кешене күрүдән зуррак сөенеч бармы икән? Миңа калса, бәхетле кешеләрдән ниндидер бер җылылык, яктылык бөркелеп тора сыман. Шул җылылык синең сулышың аша – үпкәләреңә, ә яктылык – күзләрең аша барлык тамырларыңа тулып, тормыш авырлыгыннан, мең төрле мәшәкатьләрдән, җитмәүчелектән һәм тагын әллә нәрсәләрдән алҗыган тәнне кинәт өскә күтәрә. Син үзең дә сизмәстән җиңеләеп китәсең. Күзең ачыла. Тирә-юньдә кошлар сайравын ишетә башлыйсың, чәчәкләрнең матурлыгына сокланасың. Үз гомерендә бер дә бәхет күрмәгән кешеләр соклану, гаҗәпләнү сәләтен югалталардыр”. Күренекле язучыбыз Фәнис Яруллинның бу гыйбарәсен укыгач: “Карале, бу сүзләр минем бүгенге халәтемә туры килә бит”, - дип уйлап куйдым. Чөнки минем яраткан эшем, укучыларым, терәк булырдай гаиләм бар.


Бүгенге көндә мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин – авыл укытучысы. Мин үземне бәхетле хис итәм, чөнки тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләдем һәм һич тә үкенмим.


Сәгать телләрен артка күчерик әле. Апас районы Кече Болгаер авылы кызы Эльмира кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Курчакларын рәткә утыртып, аларга үзенчә “белем” бирә. Миңа бу һөнәр бик җайлы булып тоела иде. Мәктәптә укыганда татар теле укытучысы Миннебаев Илдар Хафиз улына шаккатып, хәтта көнләшеп карый идем. Ул һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерергә тырышты, дәресләрендә яңа алымнар кулланды. Иң мөһиме, Илдар абый миндә туган телебез – татар теле, ана телебезгә мәхәббәт орлыклары чәчте. Тырышлыгыбыз әрәмгә китмәде, мин бу фәннәрдән 10 сыйныфта район буенча - беренче, республикада - өченче урыннарны яулауга ирештем. Булган белемнәрем укытучылар әзерли торган уку йорты - КДПУна да керергә булышты.


Менә 5 ел әдәбият-сәнгать сөючеләр арасында кайнаганнан соң, язмыш җиле мине рус мәктәбе Кабык Күпергә китерде. Ләкин миңа шәһәр мәктәбендә эшләп калырга бөтен мөмкинчелекләр бар иде. Ә минем күңелем туган ягым мәктәпләрен сайлады. Менә инде 12 ел мин авыл балаларына татар теленең гаҗәп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен – энҗе-мәрҗәннәрен эзли, таба, күрә, чүпли белергә өйрәтәм. Рус милләтеннән булсалар да, укучыларымның сорау тулы карашларын тоям, аларның уңышларын күреп шатланам, күңелемә рәхәтлек алам.


Замана үзгәреп тора, яңалыклар туа, укытучы язмышы да заман язмышы белән үрелеп бара. Уңай һәм кире яклар адым саен үзен сиздереп тора, әмма авыл укытучысымы син, әллә шәһәрдә белем бирәсеңме, бу һөнәрне сайлагансың икән, авыр булса да түзәргә, оптимист булырга кирәк. Укытучының мәгънәсе, асылы үзгәрми. Ул гомер буе кешеләргә белем бирүче, тәрбияче, күңелләргә гомерлек канат куючы, яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче.


Соңгы елларда укытучыларга таләпләр күбәйде. “Аларның бурычы - тулы үсеш алган заман  таләпләренә җавап бирүче шәхес тәрбияләү, яхшы сыйфатлы белем бирү, рухи һәм физик үсешкә ирешү”, – дип газета-журналларда да язалар, телевединиедән дә сөйлиләр. Килешәм. Чыннан да безнең җәмгыятькә яңалыкка омтылучы, белемле, файдалы шәхесләр бик кирәк. Моның өчен, беренчедән, укучының белем алуга үз теләге, кызыксынуы булырга, икенчедән, укытучы үз фәнен яраттыра, мөһимлеген төшендерә белергә тиеш. Ә бу алай ук җиңел эш түгел. Моны башкарып чыгу өчен укытучының заманча технологияләр белән коралланган, алдынгы карашлы, яңалыклардан курыкмаучы булуы бик шарт. Хәзерге укучыларның башларын сораулар белән катырып, параграф ятлатып кына белемле укучы итеп булмый.


Уздырган әңгәмәләребез, биргән һәр дәресебез кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырыр өчен безгә көн дә белемнәребезне күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнау зарур. Сингапурча укыту системасы да бездән шуны таләп итә.


Әйе, авыл мәктәбендә укучылар саны аз, аралашу даирәсе тар, шәһәр мохите аларга якын түгел. Ләкин алар белем дәрәҗәсе, тәрбиялелек ягыннан бик нык аерылып торалар. Авыл укытучысы бу балаларны һәрчак күз уңаенда тоту, вакытында ярдәм итү, бик үк сәләтле булмаган балада да үзенә күрә бер үзенчәлек, сәләт таба алу һәм ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә эшләү бәхетенә ия.


Ләкин авылның, укучыларның киләчәге укытучылардан гына түгел, илнең сәясәтеннән, җитәкчеләрнең акыллы фикерләреннән дә тора. Алга таба авыл мәктәпләре ябылмас, аның үсеше өчен тагын да уңай шартлар тудырылыр дип ышанасы килә. Өметсез — шайтан диләр, безгә төшенкелеккә һич тә бирелергә ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ