Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер генә гөл җылынса да сулышымнан, буш үтте дип зарланмамын тормышымнан

Гөлнар ХӘЙРУЛЛИНА,Балтач районы Балтач урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел. Һәр кешенең үз тормышында бер олы тукталыш була. Ул— үткәннәргә бер караш ташла...

Хайруллина Голнар.jpg кеч
Гөлнар ХӘЙРУЛЛИНА,

Балтач районы Балтач урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.


Һәр кешенең үз тормышында бер олы тукталыш була. Ул— үткәннәргә бер караш ташлап, гамәлләреңне барлау, калган тормышыңа юнәлеш алу. Әгәр кеше менә шушы әйберләр турында уйлана белә икән, димәк, ул яшәвенең мәгънәсен аңлый.


Менә мин дә бүген шушы тукталышта. Үр мендем дә алга карап торам. Мин ни өчен яшим? Минем педагоглык хезмәтем кешеләргә кирәклеме? Җилкәмә төялгән йөгем менгән үрдән кире тартмасмы? Башкаларны үзем белән бергә алып бара алырмынмы?


Бүгенге көн авыл укытучысы ул нинди? Авыл укытучысы диюгә, күз алдыма үзенең бөтен көчен авыл балаларын укытуга багышлаган әнием килеп баса. Зур, тату гаилә: бабай, әби, әти, әни һәм биш бала… Зур бакча, зур хуҗалык, лапасы тулы хайван… Җәйгә чыкса, иге-чиге күренмәгән чөгендер басуы, яшь бозаулар өчен дип совхоз өчен «миллек», печән җыю… Партия җыелышлары алдыннан көнен, сәгатен искәртеп, кул куйдырып, авыл буенча йөрү, клубта халык өчен докладлар уку, иртәнге 4 тән торып, авыл фермасына контроль савымга бару… Әле бит алдагы көнгә дәрес, тәрбия планын язасы, 30 ар баласы булган сыйныфның дәфтәрләрен тикшерәсе бар… Әниемне көтә-көтә, дәфтәр өемнәре арасында йоклап китәм… Шуларның барсын да хәтеремнән уздырам да шаккатам: авыл укытучысының шушы авыр хезмәтен күреп үссәм дә, мин бу һөнәрне сайлаудан курыкмаганмын. Дөрес, бүгенге көндә бу эшләрнең инде күбесен без башкармыйбыз. Әмма ул эшләр урынына хәзер бүтәннәре барлыкка килде. Замана бүген укытучыдан алдынгы технологияләр, инновацион методлар таләп итә. Ләкин гап-гади кешелек кыйммәтләрен әле берәүнең дә алыштырганы юк бит. Ә безнең хезмәт теоретик белемнәрнең асылын белү һәм аны куллана белүдән генә тормый бит. Минем белән һәр кеше килешер: УКЫТУЧЫ олы йөрәкле дә, иҗади да, һәр нәрсәдән хәбәрдар да булырга тиеш.


Безнең яндагы балаларның төрлелеген санап бетерү мөмкин түгел: тыныч һәм шыпыртлар, күп белүчеләр, кызыксынучылар, бик тавышлылар, берни белмәүчеләр, яхшы гаиләдән булучылар, бөтенләй ана назы күрмәүчеләр… Укытучы әнә шуларның барысы да белән дә кызыксынырга тиеш.


Сүз дә юк, һәр укучы, мәктәптән киткәндә, менә дигән белем запасы белән китмәскә мөмкин. Безнең бурыч: балага зур күләмдә белем запасын гына бирү түгел, иң мөһиме: баланың киләчәктә белем туплавына, тормыш итүгә кызыксындыруын бетермәү һәм аны түбәнсетмәү! Баланың көченә ышанмау, анда үз-үзенә карата түбән фикер булдыру –менә кайда ул иң зур зыян салу.


Балалар белән аралашу– һәрвакыт үзенә күрә бер имтихан. Һәр бала – уникаль, чөнки ул – талантлы рәссам да, тәнкыйть күзе белән мине күзәтүче дә, армый-талмый экспериментлар ясаучы да. Ул – матурлык һәм ягымлылык өчен ачык күңелле, шул ук вакытта ялган белән хаксызлыкны тиз тоючы да.


Мин һәрдаим халык педагогикасына мөрәҗәгать итәм. Халык тәҗрибәсе – беркай­чан да үзенең мөһимлеген югалтмый торган МЕТОДИКА ул. «Ашагач, битеңне эскәтергә сөртмә, йөзеңә оят килер» ди торган иде минем әби. Мәгънәсенә хәзер төшендем: чис­талыкка өйрәтүнең иң гади һәм иң җайлы ысулы булган икән бит ул. «Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч» дим мин дә чыгарылыш сыйныфына җиткән укучыларыма. Бабам өйрәткән ысул буенча бармак буыннары белән айдагы көннәр санын исәп­лим. Искиткеч бит, фән белән исбатланмаган, ә үзе дөрес!


Әйе, бүгенге көндә дә, тәрбия, укыту эшенең кайсы гына юнәлешен алсак та, халык педагогикасына барып тоташабыз. Ә халык ул — мин, без, безнең нәсел. Тарих тәгәрмәче туктаусыз тәгәри дә тәгәри. Заманалар, буыннар алышына. Тик Хәтер генә безне буыннар җебендә чорналмаслык итеп тота.


Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен дигәннәр. Әти-әниләрем, әби-бабайларым, бер ел өчен кайгыртып, иген иккәннәр, ун ел өчен кайгыртып, бакча тутырып, алмагачлар утыртканнар, мин, йөз ел өчен кайгыртып, алар эшенең дәвамчысы булып, гаиләмдә дә, мәктәбемдә дә КЕШЕ тәрбиялим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы! Автор: Раиса

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без синен белэн, Голнар! Автор: Раушания

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезгә уңышлар телим! Автор: Миләүшә

        • аватар Без имени

          0

          0

          Уңышлар сиңа, Гөлнар! Автор: Насима

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец,Голнар! Автор: Зухра Самигуллина

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ