Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгенге мәгариф һәм авыл укытучысы

Язилә Рәфхәт кызы ХӘЙРЕТДИНОВА,Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 27 ел.Мин, Хәйретдинова Язилә Рәфхәт кызы, “татар теле нәр...

Язилә Рәфхәт кызы ХӘЙРЕТДИНОВА,

Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 27 ел.


Мин, Хәйретдинова Язилә Рәфхәт кызы, “татар теле нәрсәгә кирәк инде ул”, дигән бер чорда Саба районы Олы Мәтәскә урта мәктәбендә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Яшермим, башка фән укытучыларына кызыккан вакытларым булды.Тик бу көнчелек түгел, бары  татар теленең тормышта кирәксезлеген тою иде. Мин хезмәт куйган Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә татар теленә һәрвакыт уңай караш булды.


Узган уку елында  татар теленнән тугызынчы сыйныфлар өчен ДЙА кертелде. Бик сөендем. Уналты укучым имтиханны уңышлы гына тапшырды. Бу уку елында бу имтихан бердәм республика тесты итеп үзгәртелде. Биремнәре үзгәрмәгәч, үзгәртү кирәк идеме икән? Укучыларымның нәтиҗәләре  яхшы, 2 укучым 100 балл җыя алды. Ләкин, һаман да шул бер ләкин күңелне тырмап тора. Башка фән укытучылары төрле конкурсларга катнашканда,  балаларының имтихан нәтиҗәләрен күрсәтә ала, без юк. Ни өчен дигән сорау туа. Мисалга “Безнең иң яхшы укытучы” грантын гына алыйк.


Бүгенге көндә тормышның төрле өлкәләренә килеп кергән технологизация процессы мәгариф өлкәсенә дә үзгәрешләр кертте. Әзер белем бирү әһәмиятен югалтты, укытучы укучыга белем алуга юнәлеш бирүче ролен алды. Мин яңалыкларга беркайчан да каршы бармадым. Яңалык туа икән, димәк, шулай кирәк, бу замана таләбе. 2013, 2014 нче  елда республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре һәм яңа программаларны бәяләүдә катнаштым. Мин берничә тәкъдим керттем. Ана теленнән программада темаларның сыйныфларга бүленеше бирелмәгән. Бу укытучыларга иҗади эшләргә зур мөмкинлекләр булдырса да, эш программалары төзүдә кыенлык тудырачак. Татар әдәбиятыннан әсәрләр минимумы бирелүе бик яхшы. Исемлек М.Максуд, Ф.Хөсни,Г.Бәширов, С.Сөләймәнова кебек язучыларның әсәрләре белән тагын да  тулыландырылса иде. Кызганычка каршы, программага туры килердәй татар әдәбияты дәреслекләребез әлегә юк.


Авыл мәктәбе  һәм шәһәр мәктәбе терминнары һәрвакыт янәшә йөри. Кайвакытта авыл мәктәбе шәһәрдәге  дәрәҗәдә белем бирмә алмый, дигән фикерләр дә ишетелә. Киресенчә, авыл  укытучысы һәрвакыт яңалыкка омтыла, аны эшендә кулланма итеп алырга тырыша. 2013-2014нче уку елында безнең  мәктәп сингапур методикасын кертү буенча “Өстенлекле мәктәп” дип билгеләнде. Без, шушы методика буенча укып, район һәм республика күләмендә методик коучинглар үткәрдек. Әлбәттә, 60нчы еллар совет мәгарифе методикасына нигезләнгән бу технологиянең структуралары  безгә таныш. Без белем бирүдә кулланган төркемләп укыту алымы, проблемалы укыту һ.б. аның элементлары Ә.З.Рәхимов һәм А.Г.Яхин, М.И.Мәхмүтов тарафыннан тәкъдим ителгән технологияләрнең дә нигезе иде. “Сингапурча” белем бирү генә мәгарифтә көтелмәгән нәтиҗәләргә  китерер дип өметләнмим..


27 ел эшләү дәверендә район һәм республика күләмендә күп мәртәбәләр, заманча технологияләр кулланып,  ачык дәресләр бирдем. “Кошлар тынды,урман уйга чумды” “ исемле дәрес эшкәртмәм 2008 нче елгы “Мәгариф” журналының беренче санында дөнья күрде. 2011 нче елда “Ел укытучысы” конкурсының район турында “Заманча технологияләрне отышлы файдалану” номинациясендә җиңүче булдым. 2014нче елда “Туган ягым – яшел бишек” исемле төбәкара конференциядә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем.


БДИ турында берничә сүз. Мин мондый төр имтиханга тулаем каршы түгел. Ләкин ул ирекле булырга тиеш дип саныйм. Кемнең аерым фәнгә сәләте бар, алга таба югары уку йортында белем алырга ниятли, бирсен. Калганнар традицион имтихан тапшырсын.


Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, авыл укытучысы, шәһәр укытучысыннан аермалы буларак, бик күп өстәмә эшләр башкара, тик беркайчан да өстәмә хезмәте өчен түләү таләп итми. Авыл укытучысы - заманча технологияләр белән коралланган, педагогик осталыкка ия, һәр яңалыкка үз карашы булган, тирән белемле зат ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ