Чатыр таудан илһам алып...
Туган ягым Азнакайның горурлыгы булган Чатыр тавы –Татарстанымның иң уникаль табигать һәйкәле, минемчә...Ул – Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгының бер өлеше булган 334, 5 м биеклектәге тарихи «изге» тавы.
Фирүзә Фәнил кызы Кашапова,
Азнакайдагы 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификацияле категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагог буларак эш стажы – 24 ел.
Синдәдер хыялы күпләрнең,
Туган як тәхете – Чатыр тау,
Син безне биеккә күтәрдең,
Туган як бәхете – Чатыр тау.
(Марсель Галиев. «Чатыр тау»)
Туган ягым Азнакайның горурлыгы булган Чатыр тавы –Татарстанымның иң уникаль табигать һәйкәле, минемчә...
Ул – Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгының бер өлеше булган 334, 5 м биеклектәге тарихи «изге» тавы. Аның итәкләрендә мул известь ятмалары, тирәндәрәк булса да, сыйфатлы ташкүмер катламнары, шифалы ләм, күкерт суы, минераль суга тәңгәл чишмәләр – ниләр генә юк биредә! Чатыр чишмәсе – «Изге чишмә» үзе генә ни тора! Биләр тавына килеп дәваланган шикелле, аның суы белән дәваланырга бик ераклардан киләләр, савытларга тутырып, үзләре белән алып китәләр. Шуларны уйлагач, күңелемдә шигъри юллар туа:
Чатыр чишмәсен күрерсең, аның да бит үз җыры...
Шифа – сихәт алыйм дисәң, рәхәтләнеп эч суны.
«Изге чишмә» бәйрәмнәре ел саен шунда үтә.
Өлкәннәр һәм яше-карты,
Дога укып, намаз кылып, һәркемне кунак итә.
Чатыр тау итәкләрендә сирәк очрый торган дару үләннәре, ераклардан күренеп тора торган «әби чәче» – кылганнар, тау юасы, исле үлән дә игътибарны җәлеп итә.
Бала чагыма кайтара җил үз иярләрендә...
Күк гөмбәзенә чөя ул, учына алып сөя.
Самими җилдә тирбәлә кылганнар – «әби чәче»,
Итәгендә юа үсә, авыз итсәң, бик әче...
Безнең төбәккә кунакка килүчеләр Чатыр тау түбәсенә менмичә китми...Тау башыннан Ык буе авылларын, Башкортстан ягындагы тауларны бинокльдән күзәтеп ләззәтләнә, Чатыр тау биләмәләренең тоташтан байбак (суыр) оялары белән чуарлануына таң кала, үзенең өне янында сызгырып торган суырларга соклана...
Һич китәсең килмәс аннан, сихерләр кучкар таулар,
Сызгырып үзенә дәшәр шаян суыр – байбаклар.
Йөгергәндә күз иярми җәһәт - җитезлегенә.
Сокланып карый һәркем аларның күплегенә.
Чатыр тауның итәкләре менә шулай бик тә бай,
Тиңсез табигате белән мактана ала Азнакай!
Азнакаемның иң күренекле урыны – мәгърур Чатыр тавыбызны мактап яза торгач, илһамланып, шигъри юлларымның кәгазьгә язылуын сизми дә калганмын икән ич!
Әйе... Изге тавыбыз шагыйрьләрне дә йөрәкләргә үтәрлек юллар язарга илһамландыра, шушы якларда туып үскән күпләрне кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Чатыр тауны зурлаган шагыйрьләребез арасында Илдус Гыйлә-җев, Әмил Шәмсетдинов, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Флёра Гыйззә-туллина... һәм башка күренекле якташларыбыз бар. Без аларны «Чатыр тау мәҗнүннәре» дибез.
Чатыр тауны «үзләштерде» Нур Әхмәди, Ирек Бәдри,
Имештер лә тауны тери Илдус Гыйләҗ, Марсель Гали...
Г.Тукай премиясе лауреаты, төбәгебезнең данын еракларга яңгыраткан яраткан язучыбыз Марсель Галиев «Чатыр тау» шигырендә:
Син безне биеккә күтәрдең, туган як бәхете – Чатыр тау, –
дип мактанса, «Тау рухы» шигырендә:
Чатыр тау, дисәм, күңелдә чөелә бер горурлык
Ул горурлык гел дә шулай тау рухына торырлык, –
дип горурлана...
«Азнакаебыз гимны»ның авторы, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин,
Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты Илдус ага Гыйләҗев:
Чатыр тавың, елгаларың – бизәге туган якның.
Дустанә һәм тату яши, Азнакай, горур халкың! – дип моңлана.
Якташ шагыйрәбез Флёра Гыйззәтуллина да битараф түгел тауга. Ул хәтта поэма иҗат иткән:
Тау халкы китә тауларга җиңелми төшеп түбән...
Сау булсын изге Чатырым, күкләргә тигән түбәң!
Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург, күренекле җәмә-гать эшлеклесе Рабит Батулла да әсәрләнгән аның сыртына менгәч. «Чыннан да, Азнакайның Чатыр тау башыннан дөнья башкача күренә икән. Тау башында сулыш та, офык та киңәя», – дип бәян итә ул тәэсирләрен. Югыйсә кайда гына булмаган да, тауларның ниндиләренә генә күтәрелмәгән әдип!
Чал Чатыр тау! Бөек гүзәллегең сокландыра һәммә кешене.
Һәр ел саен баш ияргә киләм... мәшәкатьне ташлап, эшемне! – дип яза җирле шагыйребез Илдар Зәйнуллин.
Чатыр тавы сәлам биреп тора күксел томан аша ерактан,
Мәгърур биеклектән эндәшкәндәй: «Бәхет тап»,– дип шушы төбәктән,–дип кушыла аңа Гөлсирин Гобәйдуллина.
Әйе... Чатыр тауны элеккеге заманнардан ук зурлыйлар, ихтирам итәләр, аңа багышлап шигырьләр, җырлар язалар, ерак сәфәрләргә чыкканда, аңа карап дога кылалар, аның фатихасын сорыйлар. Менә шундый ул безнең төбәкнең тәхете – Чатыр тау!
Күп җырларда җырланган, шигырьләрдә тасвирланган мәгърур Чатыр таулы, гүзәл табигатьле, 90 еллык бай тарихы булган сихри төбәк – Азнакайда яшәвем белән мин дә бик бәхетле! Ә инде Азнакаемның иң данлыклы 7 нче мәктәбендә балаларга туган телемдә белем бирүем, Чатыр тавыбызның данын еракларга яңгыраткан, үз әсәрләрендә аның матурлыгына сокланырга, табигатен сакларга өндәгән шагыйрь-язучыларның иҗади мирасын яшь буынга җиткерә алуым – мине икеләтә бәхетле итә!
Язмамны үзем иҗат иткән шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Мәгърур тау ул – туган якның алтын бишек, тәхете.
Чатыр таулы Азнакайда мин дә таптым бәхетем.
Мәңгелеккә истә калыр Чатыр таулы Азнакай...
Сезне дә көтеп калабыз, килегез, чыгуга җай!
Фото Андрея Неструева на Unsplash
Комментарийлар