Логотип Магариф уку
Цитата:

Дүртенче төш: мин—авыл укытучысы, мәктәбем һәм укучыларым

Тәһүрә Зиатдин кызы Бәйрәмова,Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы  - 32 ел.  Мин бик бәхетле. Укучыларымны яратуым 32 ел инде мәктәп бусагасын...

Тәһүрә Зиатдин кызы Бәйрәмова,

Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы  - 32 ел.


 Мин бик бәхетле. Укучыларымны яратуым 32 ел инде мәктәп бусагасын ныклы адымнар белән атлап керергэ көч бирә, үземдә ышаныч тудыра.


 Дәресләр бетте, ләкин әле мин класста. Янымда бер төркем укучылар: кайсы билгесен күтәрергә тели, кемдер теманы аңлап бетермәгән, берничәсе имтиханга индивидуаль хәзерләнергә көтеп тора. Завуч кереп: “Укытучыгыз кайда соң?”—дигән соравына җавап ала алмыйча чыгып китә. Ул минем класста икәнлегемне күрми, чөнки өстәл артын укучылар “штурмлаган”. Бу көн саен шулай. Хезмәттәшләремнең кайберсе тәнәфестә класстан чыга алмавына аптырый. Ә мин шатланам гына. Ни өчен диярсез? Үз фәнемә кызыксыну уята алуыма, заман белән бергә атлап, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләремдә максатыма ирешүемә...


Тикшерелмәгән дәфтәрләр белән тулы  авыр сумкамны күтәреп өйгә кайтып кергәндә, көн кичкә авышкан иде инде. 9 нчы классларда да, 11 нче классларда да имтиханнарым бар. Барлык буш вакытны имтиханарга хәзерләнүгә багышлыйм, ә дәфтәрләр көн саен өйгә кайта. Бик тә арган идем шикелле. Ләкин гаиләм белән табын артында утырганда,  барысы да онытылды.


Баш мендәргә тиюгә йоклап та киткәнмен. Төшемә мәктәп   керә. Ул шундый зур, ерактан ул балкып тора. Укытучылар бүлмәсендә ял итәр өчен бөтен шартлар бар:идәндә келәм,стена кырыенда креслолар,түгәрәк өстәл артында хезмәттәшләрем утыра... Класс кабинеты да бик үзгәргән:яңа шкафлар, аларда рәт-рәт булып төрле-төрле сүзлекләр, энциклопедияләр тезелеп киткән. Олимпиадаларга әзерләнгәндә барсы да кирәк.Яңа таблицалар, альбомнарны күргәч, башым әйләнеп китте. Менә класска бер төркем укучылар йөгереп диярлек керделәр. Алар бик нык дулкынланганнар, шатлыклары йөзләренә чыккан. Берсен-берсе бүлә-бүлә бердәм дәүләт имтиханнарында алган балларын  әйтәләр, хис-кичерешләре белән уртаклашалар. Бөтенесе дә югары баллар алган икән! Мин шундый сөендем, күзләремнән яшьләр бәреп чыкты.Укучылар янына атламакчы булам, ләкин аякларым атламый. Шул вакыт  уянып киттем.Чынлап та елаганмын ахры, күзләрем дымлы иде...


Көн дәвамында мин төшемнең эчтәлеген искә төшердем. Нигә миңа шундый төш керде икән соң? Мәктәбем минем болай да бик матур, якты, яхшы итеп ремонтланган. Классым да бик зур,зәвыклы итеп бизәлгән. Түшәмдә проектор, өстәлдә компьютер, стенада интерактив  такта. Кер дә дәресеңне бир, бөтен нәрсә кул астында. Әмма шкафларым яңа түгел, сүзлекләрем дә төшемдәгечә күп түгел, таблицалар да күптән искерде. Аларны барысын да яңартасым килә иде: төшемдә хыялым тормышка ашты. Укытучылар бүлмәсендә җыелышлар,киңәшмәләр еш булып тора. Түгәрәк өстәл дә, креслолар бер дә артык булмас иде! Ә инде укучыларыма килгәндә, 11  сыйныф укучылары бүген бик борчулы. Имтиханнарга таләпләр бик артты, белемнәрне тикшерү бик җиңел бирелмәячәк. Һәр 19 укучы да аттестат алып мәктәпне тәмамлап чыга алса, мин максатыма ирешкән булам.


Класста тынлык. Менә бер укучының кулы күтәрелә.


-         Тәһүрә Зиатдиновна, мин иншамны тәмамлый алмыйм,ярдәм итегез әле.


Укучым класста алган имтихан эшен зур канәгатьләнү  белән өстәлемә китереп куйды.


Бирерсез сынауларны,сынатмассыз, унберләрем!


Класс сәгатендә  10 нчы сыйныфта укучы Диләрә көтмәгәндә бер сорау бирде.


-         Апа, нәрсә соң ул чын бәхет?


Чынлап та, бу сорауга җавап бирү җиңел түгел шул. Минем өчен бәхет төшенчәсе күп мәгънәгә ия:гаиләмдәге бөтенлек, яраткан хезмәтемне башкару, мине хөрмәт иткән укучыларым булу, хезмәттәшләрем белән теләктәшлек, заман җиленә ияреп яңа укыту технологияләрен үзләштерү, һәр көнне шат күңел белән яраткан мәктәбемә, укучыларым янына ашкыну.


 Яңа заман авыл укытучысы өчен уйланырга җирлек бар. Әле мәктәбем яшәгәндә, укучылар белем алырга омтылганда, хезмәт итү үзе зур бәхет түгелмени?  Яңалыкларны үзләштерерү, дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрерү – һәр укытучының бурычы.


Ничек яшисең син яңа заман  авыл укытучысы? Әти -  әниләр, укучылар шундый ук яңалыклар эчендә йөзгәндә, син бер ничек тә калыша алмыйсың, гел яңалыкка омтыласың, күңелеңдә Айга очасың, күктән йолдызлар җыясың, гел үзеңә белем туплыйсың.


Дүртенче төшем – минем хыялларым, уй- максатларым. Чынга ашармы, ансын вакыт күрсәтер...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ