Әдәпле булу серләре
(Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге)Гөлсинә ЗИЯТДИНОВА, Равилә ХӘКИМОВА, Казандагы 415 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләреМаксат: балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә я...
(Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге)
Гөлсинә ЗИЯТДИНОВА, Равилә ХӘКИМОВА,
Казандагы 415 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре
Максат: балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә ягымлы мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү; сөйләмдә ягымлы сүзләр куллану күнекмәләрен үстерү; үтенечләре булганда зинһар сүзен кулланырга өйрәтү; итагатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: аудиоязма, экран, проектор, слайдлар; Белмәмеш өчен киемнәр; ясалма күл, буш су савыты; күмәк рәсем ясау өчен ватман кәгазе, гуашь; урман чикләвеге салынган кәрзин.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез, кунаклар белән матур итеп исәнләшик әле.
Балалар. Исәнмесез! Хәерле иртә сезгә!
Тәрбияче. Ә тагын саумысыз, нихәл, әссәламегаләйкем дип тә исәнләшергә була. Безнең әби-бабайларыбыз әссәламегаләйкем дип исәнләшергә яраткан. Мондый исәнләшү турында җыр да бар. Әйдәгез, бу җырны тыңлап китик әле.
(Аудиоязмада «Әссәламегаләйкем!» җыры (Г.Садә сүзләре, Р. Ахиярова көе) яңгырый.)
Тәрбияче. Сезгә җыр ошадымы? Әссәламегаләйкем – исәнмесез дигән сүз ул. Ул сүзне ишетсәң, күңел күтәрелә, шатлыгың арта.
Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, әгәр табышмакка дөрес җавап тапсагыз, сезне бүген кая алып баруымны белерсез.
Язын ямь бирә,
Җәен салкын бирә.
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
Балалар. Урман.
Тәрбияче. Бик дөрес. Балалар, карагыз әле, минем кулымда – яфрак. Ул гади генә яфрак түгел – серле яфрак. Шул яфракны тотып, тылсымлы сүзләр әйтсәң, тиз генә теләгән җиреңә барып җитеп була. Әйдәгез, мин хәзер тылсымлы сүзләр әйтәм, ә сез күзләрегезне йомыгыз. Бәлки, без тиз генә урманга барып җитәрбез.
Яфрак, яфрак, серле яфрак,
Оч син ерак җирләргә.
Алып барчы безне, зинһар,
Без теләгән җирләргә.
Тәрбияче. Инде күзләрегезне ачыгыз. (Экранда – урман күренеше.) Күрдегезме, урманга килеп җитүебезне сизми дә калдык. Нинди матур урман! Сез анда нәрсәләр күрәсез?
Балалар. Агачлар, куаклар.
Тәрбияче. Тагын нәрсәләр күрәсез?
Балалар. Чәчәкләр, гөмбәләр.
Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, «гөмбәләр» булып җырлап, уйнап алыйк.
(«Гөмбәләр» җырлы уены (татар халык көе, Г.Гыйләҗетдинова сүзләре) уйнала.)
Урмандагы аланда,
Тәмле гөмбәләр үсә.
Кушымта:
Әйе шул, әйе шул,
Тәмле гөмбәләр үсә.
Әйлән-бәйлән йөрибез,
Күнел ачып уйныйбыз.
Кушымта:
Әйе шул, әйе шул,
Күнел ачып уйныйбыз.
Яфрак астына качып,
Утыра алар посып.
Кушымта:
Әйе шул, әйе шул,
Утыра алар посып.
Тәрбияче. Балалар, игътибар белән тынлагыз, сезгә тагын бер табышмак әйтәм.
Үзе чикләвек ярата,
Сызгырса, бөтен урманны яңгырата.
Чикләвекне нәрсә ярата соң, балалар? Табышмакка дөрес җавап тапсагыз, ул үзе дә күренер.
Балалар. Тиен. (Экранда – тиен рәсеме.)
Тәрбияче. Балалар, тиен кайда яши? Тиеннең өе ничек атала?
Балалар. Агач куышы.
Тәрбияче. Тиен тагын нәрсә ярата?
Балалар. Гөмбә, чыршы күркәсе.
Тәрбияче. Мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, монысы нәрсә турында икән?
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
Бу нәрсә, балалар?
Балалар. Куян.
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, куян нәрсә ярата?
Балалар. Кишер, кәбестә һ.б.
Тәрбияче. Ә бит урманда яшелчәләр үсми, куян нәрсә ашый икән?
Балалар. Үлән.
Тәрбияче. Әйдәгез, куянга күп итеп күчтәнәч калдырыйк, ул безгә рәхмәт әйтер.
(Балалар зур ватман кәгазенә, бармакларын гуашька манып, үлән ясыйлар. Аннары «Куянкай» уены уйнала.)
Соры куян юына,
Кунакка ул җыена.
Юды колагын,
Юды борынын,
Корытып, корытып
Сөртте барын.
Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, ничек матур итеп кошлар сайрый! (Аудиоязмада – кошлар тавышы.) Без кошларны, җәнлекләрне куркытмыйча, бер-беребезгә комачауламыйча, тыныч кына сукмак буйлап барыйк, сәяхәтебезне дәвам иттерик.
(Балалар идәндә билгеләнгән тар юлчыктан үтәләр.)
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур түгәрәк күл янына килеп чыктык! (Балык тотып утыручы Белмәмешне күреп ала.) Күл янында кем утыра соң? Әйдәгез, аның белән исәнләшик. (Исәнләшәләр.)
Белмәмеш. Сәлам!
Тәрбияче. Белмәмеш, өлкәннәр белән яисә кеше күп булган очракта исәнмесез диеп исәнләшергә кирәк. Дустыңа яки кечерәкләргә сәлам дисәң дә була.
Белмәмеш. Рәхмәт, дусларым, бу турыда белми идем әле.
Тәрбияче. Белмәмеш, ә син биредә нәрсә эшләп утырасың?
Белмәмеш. Балык тотам, тәмле ризыклар алып килдем, шулар белән сыйланам. (Конфет кәгазьләрен, буш савытны күлгә ыргыта.)
Тәрбияче. Белмәмеш, ризык калдыкларын, конфет кәгазьләрен, буш савытларны суга ташларга, күлләрне, елгаларны, табигатьне пычратырга һич кенә дә ярамый.
Белмәмеш. Мин бит белмәдем.
Тәрбияче. Менә хәзер белдең инде. Икенче алай эшләмә, эшләгән ялгышларың өчен гафу үтен.
Белмәмеш. Зинһар, гафу итегез, мин башка алай эшләмәм.
Тәрбияче. Балалар, Белмәмешне гафу итәбезме?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Ярар, Белмәмеш, үз хатаңны син дә аңладың, гафу үтендең.
Гафу ит – ягымлы сүзләрнең тагын берсе. Әгәр син кемнеңдер хәтерен калдырсаң, шунда ук гафу үтенергә кирәк. Ә сез, үзегез гафу үтенә беләсезме соң,. балалар?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Бик яхшы. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.
Физкультминут. (Аудиоязмада «Урманда йөрүләре» җыры (А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева көе) яңгырый. Балалар, җырның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.)
Урман буйлап барамын – ( Атлап баралар.)
Кояш көлә һавада; (Кулларын өскә күтәрәләр.)
Үләннәрдән, чәчәкләрдән (Алга таба иеләләр.)
Тәмле исләр тарала.
Куш.:Карыймын да сокланамын, (Як-якка караналар.)
Туйганчы йөрим әле. (Атлап баралар.)
Әй, рәхәт шул, күнелле шул (Кулларын як-якка җәләр.)
Урманда йөрүләре!
Елмаеп куя куяннар, (Кулларын өскә күтәрәләр.)
Хәерле юллар теләп. (Кул болгыйлар.)
Тиеннәр агач башыннан (Кулларын өскә күтәрәләр.)
Бирә чикләвек өзеп. (Кулларын күкрәк турысына куеп, рәхмәт әйтәләр.)
(Уеннан соң тәрбияче, өстәл театры атрибутларын кулланып, «Төлке, Куян һәм Әтәч» исемле әкият сөйли, әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.)
– Балалар, Эт, Аю, Үгез Куянга ярдәм иткәннәрме? (Юк)
– Ни өчен ярдәм итә алмаганнар? (Төлкедән куркып качканнар.)
– Куянга кем ярдәм иткән? (Әтәч)
Тәрбияче. Әйе, Әтәч кечкенә булса да, батыр, кыю, ул – чын иптәш. Төлкене өйдән куып чыгарган, Төлкедән курыкмаган. Куян, Әтәчкә Төлкене куып чыгарган өчен, рәхмәт әйткәнме? (Әйе). Бик дөрес. Үзеңә яхшылык эшләгән кешегә рәхмәт дип әйтергә кирәк. Рәхмәт әйтү ул – кешенең ярдәмен, шәфкатен игътибарсыз калдырмау дигән сүз. Ә сез әниләрегезгә, әбиләрегезгә, иптәшләрегезгә нинди ягымлы сүзләр әйтәсез? (Хәерле иртә, хәерле кич, тыныч йокы, рөхсәт ит һ.б.)
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, зур рәхмәт сезгә! Инде бакчага кайтыр вакыт та җитеп килә. (Шулчак агач төбендә торган кәрзинне күреп ала.) Балалар, карагыз әле, анда ниндидер кәрзин тора? Эчендә хаты да бар. (Хатны ала.) Ул безгә адресланган. Укыйм әле:
«Кадерле балалар, сез бик акыллы, тәүфыйклы балалар икәнсез. Урманда үзегезне бик тә тәртипле тоттыгыз. Белмәмәшне дә әдәплелек кагыйдәләренә өйрәттегез. Шуның өчен мин сезгә күчтәнәч итеп чикләвекләр калдырам, рәхим итеп алыгыз. Сезне яратып, Урман хуҗасы.»
Тәрбияче. Карагыз әле, Урман хуҗасы безгә күпме чикләвек калдырган! Әйдәгез, аңа рәхмәт әйтик, ул безнең рәхмәтне ишетер, тылсымлы сүзләр әллә кайларга ишетелә ул.
Балалар. Рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы-ы-ы-ы!.
Тәрбияче. Балалар, чикләвекне без кайткач, чистартып ашарбыз. Ә хәзер урман белән саубулашыйк та кайтыр юлга кузгалыйк.
(Балалар урман белән саубуллашалар, бүлмәдән чыгалар.)
Комментарийлар