Логотип Магариф уку
Цитата:

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ –ТӨП ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ

2015-2016 УКУ ЕЛЫНДА ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕ КЫСАЛАРЫНДА IX СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА, РУС ТЕЛЕ ҺӘМ МАТЕМАТИКА ПРЕДМЕТЛАРЫННАН ТЫШ, ТАГЫН ИКЕ ИМТИХАН ТАПШЫРУ ТАЛӘБЕ КУЕЛДЫ. ШУШЫ УҢАЙДАН РЕСПУБЛИКА МӘКТ...

2015-2016 УКУ ЕЛЫНДА ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕ КЫСАЛАРЫНДА IX СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА, РУС ТЕЛЕ ҺӘМ МАТЕМАТИКА ПРЕДМЕТЛАРЫННАН ТЫШ, ТАГЫН ИКЕ ИМТИХАН ТАПШЫРУ ТАЛӘБЕ КУЕЛДЫ. ШУШЫ УҢАЙДАН РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕННӘН 1602 УКУЧЫ ТУГАН ТЕЛДӘН ТӨП ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫН САЙЛАДЫ. «МӘГАРИФ ТАТАР ТЕЛЕ» УКУЧЫЛАРЫ ТДИ ТАПШЫРГАН ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ КИҢӘШ-ТЕЛӘКЛӘРЕН БАРЛАДЫ.



Нәзирә ГАРИФУЛЛИНА,


Кукмара районы Олыяз урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Укучыларны татар теленнән БРТ, ТДИ, БРИга хәзерләү – көн кадагындагы мәсьәлә. Сүз дә юк, балага үз телен өйрәнү өчен бер стимул да бу. Имтиханның иҗади өле­ше (изложение, сочинение) үз белемеңне нигезли белү, текстны конкретлаштыру, аргументлар табу – укучыларның фикер йөртергә өйрәтүнең бер чарасы. Мәктәбебезнең 24 укучысы БРТны һәм сайлап алу имтиханын уңышлы тапшырган икән, бу – аларның туган телгә – ана теленә булган уңай мөнәсәбәте чагылышы.


Ләкин күп язылуга һәм сөйләнүгә карамастан, татар теле укытучыларының имтихан эшләренә кагылышлы сораулары ел саен ачык кала. Ни өчен соң башка предметлар буенча контроль-бәяләү материаллары уку елы башына әзер, ә татар теле буенча алар юк дәрәҗәсендә? Татар теле укытучысының эше тест төзеп утыру түгел, ә балаларны имтихан тапшыра алырлык итеп хәзерләү дип беләм. Туган телдән сайлау имтиханы көне җиткәнче, мөгаллимнәребез татар теле укытучылары бергәлегендә сочинение күләме турында фикер алыштылар. Алдагы уку елына мондый «кытыршылыклар» бетерелеп, укучыларыбыз имтиханнарны тагын да уңышлырак тапшырыр, дип ышаныйк.


Гүзәл САРГУЗИНА,


Миләүшә ҖӘЛИЛОВА,


Гүзәл САБУРОВА,


Азнакайдагы 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары


IX сыйныфта укучыларны ТДИга әзерләү укытучыдан зур җаваплылык таләп итә. Татар теленнән сынауга әзерләнгәндә, эшне нәрсәдән башларга белмәгән укытучы, мөгаен, татар теле укытучыларының методик берләшмәсенә мөрәҗәгать иткәндер. «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналларындагы материаллар белән эшләү, Интернет челтәрендәге аудиоязмалар эзләү ... берсе дә калмады. Укучыны имтиханда вакытны дөрес бүләргә, теркәү һәм җавап язу бланкларын тиешенчә тутырырга, биремнәрне игътибар белән укырга, хаталарны таба белергә, өстәмә чыганаклар белән эшләргә һ.б. өйрәтү һәм психологик яктан әзерләү өчен, вакыт кирәк, ә без татар теленнән дә имтихан тапшыру мөмкинлеге барлыгын, кызганычка, укучыларга бары тик февраль аенда гына әйтә алдык.


Имтиханны оештыруга һәм биремнәргә карата берничә фикеребез бар.


Укучылар тарафыннан аудиоязмаларның укылу тизлеге югары булуы искәр­телде. Шулай ук татар телендә тәрбияви, мәгънәле, матур эчтәлекле изложение текстлары белән аудиоязмалар табу да бик проблемалы.


Бу имтихан барыбыз өчен дә сынау булды. Укучылар белән аңлашып, бергәләп тырышып эшләгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.


Илсөяр ҖАМАЛИЕВА,


Алексеевскидагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, халык мәгарифе отличнигы


Мәктәбебезнең 25 укучысы татар теленнән имтихан сайлады. Сайлавын сайладылар, тик «Нәрсәгә өйрәтергә, ничек өйрәтергә?» дигән сораулар килеп басты. Укучылар да, ата-аналар да, укытучылар да борчуга калды, чөнки әзерлек өчен материал булмады, күрсәтмә вариантлар да бик соң, март башларында гына тәкъдим ителде. Имтихан биремнәре буенча да кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Беренчедән, рус телле укучылар өчен төзелгән аудирование биремнәре чагыштырмача авыр формалаштырылган. Башка биремнәр дә артык катлауландырылган, хәтта олимпиада элементлары чагылыш тапкан, минемчә. Имтиханда бала, беренче чиратта, алган белемнәрен куллана белүен күрсәтергә тиеш. Татар төркемнәре буенча да иҗади биремле изложение язуда кайбер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Бу төр язма эшкә ел буе әзерлек эшләре алып барсаң да, көтелгән нәтиҗәгә ирешүе җиңел булмас иде. Мондый изложение язу критерийларында куелган шартлар рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен кискенрәк булган дип әйтеп була. Шуңа күрә дә эшне 95% үтәгән укучыларның эше «4»легә бәяләнде. Татар халык мәкален куллануны мәҗбүр итеп кую да урынлы булмаган, чөнки күп мәкальләрне яттан белү, аларны фикерне дәлилләү өчен файдалану һәркемгә дә бирелми. Йомгаклап, шуны әйтергә телим: татар теленнән имтиханны рус телле укучы яки татар баласы телне якын итеп, яратып сайлап ала икән, әзерлек өчен барлык шартлар тудырылырга, биремнәр укучы көче җитәрлек һәм нәтиҗәсе шатландырырлык булырга тиеш.


Мәрзия ХӘМИДУЛЛИНА,


Әлфия РӘХИЕВА,


Казандагы 78 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары


Узган уку елында мәктәбебезнең рус төркемнәрендә белем алучы 16 укучы татар теленнән ТДИны сайлады. Шуларның 11е имтиханны «бик яхшы» һәм «яхшы» билгеләренә тапшырды, имтиханны бирә алмаучылар булмады. Бу нәтиҗә рус мәктәбендәге рус телле укучылар өчен начар түгел, билгеле, шулай да... Татар теленнән ТДИ үткәрүне оештыруга нисбәттә кайбер тәкъдим һәм теләк-киңәшләребезне җиткерү урынлы булыр.



  • Рус телле укучыларга текстлар авыр булды. Безнең төп максат – рус телле укучыларны татарча аңлый, аралаша белергә өйрәтү. Шул сәбәпле аудированиеда бирелгән текстларны гадиләштереп, сөйләмдә ешрак кулланыла торган сүзләрне кертеп төзергә кирәк, дип уйлыйбыз.

  • 3 нче бүлектә төшеп калган сүзләрнең язылуын тикшергәндә, көтелгән җавап- ларның эчтәлегенә туры килгән синоним вариантлары да дөрес дип саналсын иде.

  • Иҗади эш итеп хат язуны калдырырга кирәк дип саныйбыз, чөнки ул аралашуның бер төре булып тора, тормышта кирәге чыгарга мөмкин.

  • Дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында татар теленнән ТДИ уздыру өчен контроль-бәяләү материалларының күрсәтмә (үрнәк) вариантлары уку елы башында ук тәкъдим ителсә һәм инде җыентык та итеп чыгарылса, укытучыларга зур ярдәм булыр иде.


Хәлимә НӘҖИПОВА,


Байлар Сабасы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2015–2016 уку елында татар төркемнәреннән 14 укучы татар теленнән ТДИ тапшырды. Имтиханга әзерләнү өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәп-гимназия почталарына бары бер генә күрсәтмә вариант, «Чулак Сафыйның үлеме» дигән иҗади биремле изложение тексты җибәрелде. Үзлегебездән Интернет челтәрләреннән текстлар белән аудиоязмалар тупланды. Изложение язу технологиясе буенча теоретик һәм гамәли күнекмәләр булдырылды. Татар теле – дәүләт теле. Шәхсән үзем татар теле укытучысы булуым белән бер горурлансам, укучыларыма туган телнең нечкәлекләрен, матурлыгын, аһәңлелеген тоярга өйрәтүем бәхетле итә. Инде БРТ үтү буенча эшчәнлек камилләштерелде кебек, ә менә татар теленнән сайлап алынган имтихан буенча әле эшлисе эш ләр бар. Беренчедән, татар теленә рус теле, математика һәм башка фәннәргә карата булган караш-мөнәсәбәт юк. Сөйләгән, әйтелгән фикер сүздә генә түгел, ә эш-гамәлдә күренсен иде. Күрсәтмә материалларның уку елы башыннан ук билгеле булуын тәэмин итү зарур, минемчә. Зур мөмкинчелекләр белән әзерләсәк имтихан нәтиҗәсе тагын да уңышлырак булыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ