Логотип Магариф уку
Цитата:

Йомры күмәч сәяхәте

(Интегральләштерелгән шөгыль)Айгөл ГЫЙЛӘҖЕВА, Казандагы 67 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле физик тәрбия инструкторыОксана САДРЕТДИНОВА, Казандагы 67 нче балалар бакчасының I квал...

(Интегральләштерелгән шөгыль)
Айгөл ГЫЙЛӘҖЕВА,
Казандагы 67 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле физик тәрбия инструкторы
Оксана САДРЕТДИНОВА,
Казандагы 67 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе
Фәрдия МИҢНЕГАЛИЕВА,
 
Казандагы 67 нче балалар бакчасытәрбиячесе
Максат: балаларның физик мөмкинлекләрен, сөйләм телен һәм психологик яктан сәламәтлекләрен үстерү, ныгыту.
Бурычлар:
– хәрәкәтләрне дөрес үтәү күнекмәсе булдыру, координацияне һәм ориентлашу күнекмәләрен ныгыту;
– балаларның сәнгатьле уку күнекмәсен, гади диалогта  катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтерне, зиһенне үстерү;
– татар теленә һәм физик тәрбиягә кызыксыну уяту;
– табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, дуслык  хисләре  тәрбияләү.
Җиһазлау:аю, бүре,төлке, күмәч киемнәре, тоз, он, су, хат, уенчык төлке, агачлар, кыршаулар, модульләр, магнитофон.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Без сезнең белән бүген «Йомры күмәч» әкиятен искә төшерербез. Әкият геройлары белән урманга сәяхәткә барырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, әкиятне тыңлыйк.
Әкиятче. Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Ашарларына беткән, ди, боларның. Карчык чыгып, бура төпләреннән онны себерә башлый. Җыелган оннан калач пешерә. Пешеп чыккач, калачны тәрәзә төбенә суынырга куя. Караса, калач тәрәзә төбеннән тәгәрәп төшеп  бара икән.
Балалар. Йомры күмәч, кая барасың?
Күмәч. Кара урманга барамын.
Балалар. Кара урманда нишлисең?
Күмәч. Кура җиләге җыямын.
Балалар. Җиләк белән нишлисең?
Күмәч. Әбиемә как коям.
Балалар. Ерткыч җанвар килсә, нишләрсең?
Күмәч. Урман буйлап чабармын.
Физик тәрбия инструкторы. Йомры күмәч, үзең белән үрманга безне дә ал әле.
Күмәч. Әйдәгез.
Физик тәрбия инструкторы. Юлда күңелсез булмасын өчен уйный-уйный барыйк.
(Йомры күмәчнең урманга киткәнен күреп, балалар да аңа иярә.)
Бергәләшеп җыйналып,
Без барарбыз урманга. (Бару хәрәкәтләре)
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.(Уң кулларын өскә күтәреп селкиләр.)
Канатларын җилпи-җилпи,
Күбәләкләр очалар. (Кулларын як-якка җәеп селкиләр.)
Яшел урман аланында
Без чәчәкләр җыябыз, (Чүгәләп чәчәкләр өзәләр.)
Ак каеннар төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек. (Чүгәләп йөриләр.)
Агач башында уйнаган
Тиеннәрне күзләдек. (Торалар, өскә карыйлар.)
Физик тәрбия инструкторы. Менә урманга килеп тә җиттек. (Көй яңгырый.)
Бүре. Әһә, майлы калач! Син кая барасың, калач. Минем карыным ач, сине ашыйм.
Калач. Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм.
Бүре. Я, җырыңны җырла.
Калач.
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Синнән качам да качам.
Бүре. Тукта, калач. Минем бер шартым бар. Шартымны менә бу хатта яздым.
Физик тәрбия инструкторы.(Хатны укый.) «Минем белән «Соры бүре» уенын уйнагыз». Балалар, без бит бу уенны беләбез. Әйдәгез, бүре белән уйныйбызмы? (Балалар түгәрәк буенча баралар, иелеп җиләк җыялар. Барысы да күмәкләп җырлыйлар.)
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә;
Монда җиләк күп икән,
Соры бүре юк микән?
(Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Балалар куелган боҗраларга кереп басалар, бер боҗрага өч кеше.)
Бүре. Миңа сезнең белән уйнау бик ошады. Шуңа күрә мин йомры күмәчне ашамыйм, ә сезгә бүләк тә бирәм әле. (Пакеттан алып тоз бирә.)
Тәрбияче. Балалар, тоз бит бу. Нишләрбез икән без аның белән? Ярый, әйдәгез, алга таба барыйк әле. безне тагын нинди могҗизалар көтә икән?
(Бергәләпҗырлыйлар.)
Урман буйлап барабыз,
Уңга карап алабыз,
Сулга карап алабыз.
Сикергәләп һәм йөгереп,
Алга таба барабыз.
(Шулай барганда, калачка аю очрый.)
Аю. Минем карыным ач, мин сине ашыйм.
Калач. Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм.
Аю. Я, җырыңны җырла.
Калач.
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Бүредән дә качтым мин,
Синнән качам да качам.
Аю. Тукта, калач. Минем бер шартым бар. Шартымны менә бу хаттан укып белегез. (Хатны тәрбиячегә бирә.)
Физик тәрбия инструкторы.(Хатны укый.) «Минем өнем аша үтегез һәм агачны аркылы чыгыгыз». Шартың бик җайлы синең, аю. Безнең балалар хәзер үтә ул киртәне.(Биремне үтиләр.)
Тәрбияче. Менә, аю, күрдеңме инде безнең балалар нинди җитезләр!
Аю. Әйе, күрдем. Менә шуның өчен сезгә күчтәнәч. (Пакеттан алып он бирә.)
Тәрбияче. Рәхмәт, аю. Балалар, аю безгә он бирде. Без тылсымлы урманга кергәнбез, ахрысы. Әйдәгез, алга таба барыйк әле.(Җырлап баралар.)
Урман буйлап барабыз,
Уңга карап алабыз,
Сулга карап алабыз.
Скергәләп һәм йөгереп,
Алга таба барабыз.
 (Бара торгач, аларга төлке очрый. Төлке хәйләкәр була инде.)
Төлке. Кая барасың, калач агай?
Калач. Барам әле.
Төлке.  Мин сине ашыйм хәзер.
Калач.Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм.
Төлке. Я, җырлап кара.
Калач.
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Бүредән дә качтым мин,
Аюдан да качтым мин,
Синнән качам да качам.
Төлке. Тукта, калач. Минем бер шартым бар. Әгәр шартымны үтәсәң, мин сине ашамыйм. Менә укып карагыз. (Хат бирә.)
Физик тәрбия инструкторы.«Минем белән «Хәйләкәр төлке» уенын уйнагыз».
(Балалар түгәрәк ясыйлар, кулларын артка яшерәләр. Төлке булган бала түгәрәк буйлап бара һәм, башкаларга сиздерми генә, бер баланын кулына уенчык төлке куеп калдыра. Үзе уртага баса һәм барлык балалар белән бергә: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип кычкыра. Балалар өч тапкыр кычкырганнан соң, төлке: «Менә мин!» – дип, уртага сикереп керә. Балалар як-якка йөгерешеп китәләр, төлке аларны куып бара. Кемне тота, ул бала уеннан чыга.)
Төлке. Миңа сезнең белән уйнау бик ошады. Рәхмәт сезгә. Менә сезгә бүләккә су.
Тәрбияче.  Рәхмәт,төлке.
Балалар, хәзер безнең тоз, он һәм су бар. Болар белән нишлик икән, балалар? Ә белдем, белдем. Без тозлы камыр ясап, шул камырдан үзебезгә кечкенә күмәчләр әвәлик. Ә аның өчен безгә урманнан бакчага кайтырга кирәк. Әйдәгез,  кайтып киткәнче аю, бүре, төлке белән саубуллашыйк әле.
Балалар. Саубул, аю, саубул, төлке, саубул, бүре!
Җәнлекләр. Сау булыгыз!
Физик тәрбия инструкторы. Балалар, кайтыр өчен бер-бер артлы тезелеп басыйк әле.
Шаярышып, көлешеп,
Кайтыр юлга борылдык
Бер, ике, өч! Тигез атла, төз атла!
Балалар(бергә). Бер, ике, өч!  Тигез атла, төз атла!
Тәрбияче. Менә кайтып та җиттек.
Күмәч. Миңа да әбием белән бабам янына кайтырга кирәк. Сау булыгыз!
Балалар. Сау бул!
2 нче тәрбияче. Мин балаларымны эзләп йөрим. Менә кайда икән алар. Балалар, кая бардыгыз?
Балалар. Урманга бардык.
2 нче тәрбияче. Анда нәрсәләр күрдегез?
Балалар. Аю, бүре, төлке күрдек.
2 нче тәрбияче. Сезгә урманда ошадымы соң?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Алар безгә бүләкләр бирде. Ә без балалар белән ул бүләкләрдән камыр ясарга һәм йомры күмәчләр әвәләргә дип сөйләштек. Шуңа күрә бүләкләрне сезгә бирәм. Төркемдә камыр ясап, йомры күмәчләр әвәләрсез.
2 нче тәрбияче. Ярый, рәхмәт. Без әвәләп ясарга яратабыз. Балалар, безгә төркемгә кайтырга да вакыт җитте. Әйдәгез, саубуллашып, кайтып китик.
Балалар. Саубулыгыз!
Барысы бергә. Сау булыгыз!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ