Логотип Магариф уку
Цитата:

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар

Гөлшат МӨБӘРАКШИНА, Казан шәһәре 174 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнек...

Гөлшат МӨБӘРАКШИНА, Казан шәһәре 174 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау. Компьютер, йомшак уенчыклар, карточкалар, рәсемнәр.


Материал. Вәгыйзов С. Кызыклы грамматика. – Казан: Мәгариф, 2002. - 207 б.


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.


II. Актуальләштерү.


- Укучылар, март башында без нинди бәйрәм билгеләп үтәбез? (Әниләр бәйрәмен.)


- Әниләребез – иң кадерле, иң якын кешеләребез.


1 нче слайд:


“Мәрхәмәтле безнең әниләр,


Илгә батырлыкны,


Җиргә матурлыкны,


Сез бирәсез газиз Әниләр...”


- Өй эше итеп әниләрегезгә хас сыйфатларны язып килергә иде. Әйдәгез, җавапларны укып китәбез. Ә хәзер сез әйткән сыйфатлар белән җөмләләр төзибез.


- Сыйфатлар җөмләдә нинди роль уйныйлар? (Җөмләне бизиләр, матурлыйлар).


- Сыйфатлар нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?


2 нче слайд. Түбәндәге билгеләргә мисаллар китерегез.


-                     Төс


-                     Тәм


-                     Форма


-                     Характер


-                     Вакыт


-                     Табигать күренешләре


III. Яңа теманы аңлату. (Йомшак уенчыклар, рәсемнәр белән эш.)


- Бу нинди куян? (Зур.)


- Ә монысы? (Кечкенә.)


- Бу тычкан нинди? (Зур.)


- Ә монысы? (Кечкенә.)


- Бу рәсем нинди? (Матур.)


- Ә монысы? (Ямьсез.)


- Линейка нинди? (Озын.)


- Монысы? (Кыска.)


- Бу ат нинди? (Зур.)


- Ә монысы? (Кечкенә.)


- Лимон нинди? (Ачы.)


- Алма нинди? (Баллы.)


- Сез нинди мәгънәдәге сыйфатлар әйттегез? (Капма-каршы.)


- Без бүген капма-каршы мәгънәле сыйфатлар турында сөйләшербез.


- Бу рәсемдәге хайваннарга сораулар куегыз. (Куян – куркак, аю – батыр, ат – көчле, тычкан – кечкенә, фил – зур һ.б.)


IV. Дәфтәрдә эш.


3 нче слайд. Бирелгән сыйфатларны парлап языгыз.


МАТУР                                КАРАҢГЫ


ТЫРЫШ                              ПЫЧРАК


ОЗЫН                                  ТАР


ЧИСТА                                   НАЧАР


КИҢ                                     ЯМЬСЕЗ


ЯХШЫ                                 КЫСКА


ЯКТЫ                                  ӘЧЕ


ТАТЛЫ                               ЯЛКАУ


- Шулай итеп нинди сыйфатлар килеп чыкты? (Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.)


- Ә хәзер сыйфатларны исемнәр белән бәйләп әйтегез. (Киң урам, начар сүз һ.б.)


V. Физкультминут.


Су буенда бакалар


Бик иртә уяндылар.


Алга да иелделәр,


Артка да бөгелделәр,


Уңга да иелделәр,


Сулга да иелделәр.


Ә аннан соң бергәләшеп,


Куллар белән чәбәкләп,


Аяклар белән тыпырдап


Сикерешеп алдылар.


VI. Карточкалар белән эш.


4 нче слайд. Буш урыннарга беренче сыйфатның капма-каршы мәгънәдәгесен куярга.


1)  Бауның озыны, сүзнең _____  яхшы .


2)  Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше  _____ .


3)  Яхшы гадәт адәм итәр, _____  гадәт әрәм итәр .


4)  Уңган тимерченең куллары кара, икмәге  _____.


5)  Теле озын кешенең акылы  _____  булыр.


VII. Табышмаклар.


5 нче слайд. Табышмакларга җавап табу.


1. Йөртә ул озын колак,


Үзе гаҗәеп куркак.


Уйланма инде озак


Нәрсә ул? Я әйт уйлап. (Куян.)


2. Ялагай ул, хәйләкәр ул.


Тавык, үрдәккә кызыга ул. (Төлке.)


3. Килә бер батыр атлап,


Аягы баса лап-лап.


Урманда йөри.


Умартадан бал көри. (Аю.)


4. Сорыдыр төсе


Үткендер теше


Урманда йөри


Ашарга эзли. (Бүре.)


VIII. Нәтиҗә.


-  Бүген дәрестә нинди сыйфатлар турында сөйләштек?


- Кайсы сыйфатларны яратып кулланасыз? Үзегездә нинди сыйфатлар булуын телисез?


- Мин сезгә үзегездә бары тик яхшы сыйфатлар булуын гына телим.


IX. Өй эше. Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар кулланып, “Минем яраткан уенчыгым” темасына кечкенә хикәя язарга.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ