Хәл турында гомуми төшенчә
(Татар мәктәбе. VII сыйныф)Рәзидә ХӘСӘНШИНА,Чаллыдагы 52 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле дәреслекләре авторы“Синтаксис һәм пунктуация” б...
(Татар мәктәбе. VII сыйныф)
Рәзидә ХӘСӘНШИНА,
Чаллыдагы 52 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле дәреслекләре авторы
“Синтаксис һәм пунктуация” бүлегенең 13 нче дәресе. Алдагы дәресләрдә укучылар синтаксис һәм пунктуация буенча төшенчә алдылар, әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен, җыйнак һәм җәенке җөмләләрне өйрәнделәр, интонация һәм аның өлешләрен билгеләделәр, җөмлә кисәкләрен үзләштерделәр. Хәл – шуларның соңгысы.
Дәрес эшкәртмәсе Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелде.
Максатлар
Белем бирү: хәл турында гомуми төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.
Белем-күнекмәләрне үстерү: мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек алымнарын сайлый белү күнекмәсен камилләштерү.
Тәрбияви: гомуми эшчәнлек ысулларына һәм аларның чишелешенә кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.
Материал: дәреслек: Хәсәншина Р.Г. Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен [рәссамы Е.В.Булатова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. 81–82 нче битләр.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлашу
1.
а) психологик уңай халәт тудыру;
ә) белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Без үткән дәрестә нинди УМ өстендә эшләгән идек?
Көтелгән җавап: Без үткән дәрестә җөмләнең иярчен кисәге тәмамлыкны һәм аның белдерелү үзенчәлекләрен өйрәндек. (Модель әйтелә)
Тәмамлык
↓
предметны, затны белдерә; сораулары: кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемгә? кемдә? һ.б.; исем һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә; фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый.
2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:
а) ярым иҗади (270 нче күнегү): белем турында – тәмамлыклары булган 4 мәкаль язарга. Тәмамлыкларның астына сызарга, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.
Көтелгән җавап (мисал өчен): 1. Белем – йөрәккә (исем) куәт. 2. Гыйлемнән (исем) зур хәзинә юк. 3. Белем һәр куркынычны (сыйфат) җиңә. 4. Безне (алмашлык) адәм иткән – уку.
Үзбәя
Үзбәя өчен критерийлар:
1) 4 мәкаль табып яза алдым, тәмамлыкларның астына сыздым, белдерелү үзенчәлеген билгеләдем, аларның дөреслегенә ышанам (икеләнү булса, тәнәфестә төркем белән киңәшәм яки укытучымнан сорыйм) – «5»ле;
2) 3 мәкаль яздым, дөреслегенә ышанам, төркемдәшләрем белән киңәштем – «4»ле; 3) бу эшне җиңәрмен дип тотынган идем, ул минем өчен катлаулырак булып чыкты, иптәшләрем (яки төркемнең лидеры) хаталарымны тапты – «3»ле.
ә) иҗади (271 нче күнегү): «Бәхет нәрсәдә икән?» дигән темага шигырь язарга. Тәмамлыкларның астына сызарга.
Үзбәя
(Үзбәя өчен критерийлар тәкъдим ителә.)
3. УМ кую ситуациясе. 40 нчы бирем. Модельне укырга, тутырып бетерергә һәм дәрескә УМ билгеләргә.
Көтелгән җавап: Җөмлә кисәкләре ике зур төркемгә бүленә: баш һәм иярчен кисәкләр. Баш кисәкләргә ия белән хәбәр керә. Иярчен кисәкләр өч төрле була: аергыч, тәмамлык, ә модельдәге сорау билгесе урынына хәл дип язарга кирәк. Димәк, без бүген җөмләнең иярчен кисәге – хәл турында сөйләшербез.
Үзбәя
(Үзбәя өчен критерийлар тәкъдим ителә.)
Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.
II. УМны адымлап чишү
1. 272 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр кайсы сүзләрне ачыклыйлар? Аларны үрнәктәгечә тикшерегез.
Көтелгән җавап: 1. Юлда (үсми) — эшнең урынын белдерә, соравы – кайда? Исем белән белдерелгән. 2. Тиз (үтә) – эшнеӊ үтәлү рәвешен белдерә, соравы − ничек? Рәвеш белән белдерелгән. 3. Җәен, кышын (әзерлә) − эшнең үтәлү вакытын белдерә, соравы – кайчан? Рәвеш белән белдерелгән. 4. Тырышсаң (ирешерсең) − эшнең үтәлү шартын белдерә, соравы – нишләсәӊ? Шарт фигыль белән белдерелгән. 5. Күп (укыган) күп (белер) – эшнеӊ күләмен белдерә, соравы − күпме? Рәвеш белән белдерелгән.
Үзбәя
(Үзбәя өчен критерийлар тәкъдим ителә.)
2. Модельләштерү. 273 нче күнегү. Җөмлә кисәге буларак, хәлнең моделен төзегез.
Дәреслектәге белешмә:
Эшнең урынын, үтәлү рәвешен, вакытын һ.б. белдереп, кайда? ничек? кайчан? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк хәл дип атала.
Хәлләр күбесенчә рәвеш, исем, фигыльләр белән белдерелә. Башка сүз төркемнәре дә җөмләдә хәл булырга мөмкин.
Көтелгән җавап:
Хәл
↓
эшнеӊ урынын, вакытын, үтәлү рәвешен һ.б. белдерә; сораулары: кайда? кайчан? ничек? нишләсә? күпме? һ.б.; исем, рәвеш, фигыльләр белән белдерелә.
Үзбәя.
(Үзбәя өчен критерийлар тәкъдим ителә.)
3. 274 нче күнегү. Үзегез төзегән модель буенча хәлгә билгеләмә бирегез.
Көтелгән җавап: Эшнең урынын, үтәлү рәвешен, вакытын һ.б. белдереп, кайда? ничек? кайчан? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк хәл дип атала.
Үзбәя.
(Үзбәя өчен критерийлар тәкъдим ителә.)
4. 275 нче күнегү. Схемалар буенча җөмләләр уйлагыз.
Хәл ия хәл хәбәр.
Аергыч ия хәл тәмамлык хәбәр.
Көтелгән җавап (мисал өчен): 1. Кичә без театрга бардык. 2. Минем әнием кибеттән алма алган.
Үзбәя.
(Үзбәя өчен критерийлар тәкъдим ителә.)
III. Рефлексия (бәяләү)
1. «Дәрестә кайсы УМны тикшердек?» соравына җавап бирү.
2. Дәрескә гомуми бәя кую (аны үзбәя билгеләренең арифметик уртасы итеп чыгарырга да мөмкин).
3. Өйгә эш (276–278 нче күнегүләр).
а) 276 нчы күнегү (мәҗбүри). Өзекне күчереп языгыз. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Каен урманында
Без зур каен төбендә утырабыз. Әйләнә-тирәбездә озын, юан агачлар үсә. Бик биектә күкнең ертык читле зәңгәр кисәкләре күренә. Җирдәге сары яфраклар өстендә кояшның алтын тәңкәләре уйнаклый. Яфракларда иртәнге чыкның авыр тамчылары ялтырый. (Г. Бәшировтан)
ә) 277 нче күнегү (ярым иҗади). Хәл кергән өч табышмак сайлап языгыз.
б) 278 нче күнегү (иҗади). «Паркта» дигән темага диалог төзегез, җөмләләрдәге хәлләрнеӊ астына сызыгыз.
Комментарийлар