Хәлең ничек, авыл укытучысы?
Фәйрүзә Мөбәрәкҗан кызы ГАБДЕЛВӘЛИЕВА,Балтач районы Чутай башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 25 ел. Укытучы - үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен...
Балтач районы Чутай башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 25 ел.
Укытучы - үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше. Укытучы - дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.
Замана укытучысы нинди булырга тиеш? Замана укытучысы – яңалыкка омтылучы, үз фәнен әйбәт белүче, һәрвакыт иҗади эзләнүдә булучы, заманча укыту методикасын яхшы белгəн, яңа технологиялəр белəн коралланган белемле шəхес ул. Ул - тирән мәгълүматлы, балаларны аңлый белә торган, аларны авызына каратырдай оста артист та, укучысына гына түгел, аның әти-әнисенә дә киңәшче булырдай олы йөрәкле кеше. Бүгенге көн укытучысы иң авыр хәлләрдән, иң катлаулы вакыйгалардан чыгу юлын табарга сәләтле булырга тиеш. Яңа заман укытучысы – галим дә, тәрбияче дә, психолог та.
Авыл укытучысы яңа заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә укытучыны ноутбуктан башка күз алдына китереп тә булмый. Электрон журнал, электрон көндәлек тутыру - болар укытучының көндәлек эшенә әйләнде. Нинди генә яңалыклар, нинди генә кыенлыклар булмасын, авыл укытучысы беркайчан да югалып калмаячак. Нинди авыр заманнарда да, ул гел алгы сафта булган.
Бүгенге укытучының эше дәрес алып барудан гына тормый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле эшләргә дә күмелә ул. Бәйрәмнәрдә концерт, театр куючы да, юл кырыйларын чистартучы, сайлауларда комиссия әгъзасы, җәй көне бакчада чәчәк үстерүче, кыш көне кардан сыннар ясаучы да ул укытучы.
Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә.
Авыл укытучысының проблемалары да җитәрлек. Укытучы елына йомгак ясаганда президентыбыз тарафыннан “Укытучы елыннан – укытучы гасырына” дигән сүзләр әйтелгән иде. Әмма күп тә үтмәде, укытучыларга "һөҗүм” башланды. “Һөҗүм” дигәнем ул - укытучыларны кыскартулар. “Оптимизация” дигән сылтау белән күпме башлангыч мәктәпләр ябылды, урта мәктәпләр башлангычка калдырылды.
Укулар тәмамлангач, укытучы көтеп алган җәйге ялына чыга. Ялга чыкканда авыл укытучысы ял итү турында түгел, ә җәй көне нинди эшләр башкарачагы турында план кора. Гадәттә, җәйге ялның беренче көне мәктәп әйләнәсендәге, ишегалдындагы чүп үләннәрен чабу белән үтә. Шуның артыннан тезелеп китә инде: колхозда чөгендер чүбе утау, мәктәпне яңа уку елына хәзерләү өчен ремонт эшләре. Ул арада мәгариф бүлегеннән тикшерү килә дигән хәбәр салалар. Класс бүлмәсен юарга, чистартырга китәсең. Шушы эшләр арасында мәктәп ишегалдын тагын чүп баса. Тагын чалгыңны күтәреп мәктәпкә киләсең. Шулай мәктәп белән ике арада йөри-йөри көз җиткәне дә сизелми кала.
Бик авыр авыл укытучысына, әмма ул бирешми. Ләкин бервакыт аның сабыр канатлары сынмасмы?
Комментарийлар