Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәзерге заман укытучысының эшчәнлеге

Тәгъзимә Мәхмүт кызы ДӘҮЛӘТШИНА,Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 28 ел. Укытучы!Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.(Энҗе Мөэм...

Тәгъзимә Мәхмүт кызы ДӘҮЛӘТШИНА,
Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 28 ел.
 Укытучы!

Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,


Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.


(Энҗе Мөэминова.)


Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак


сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.


Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Әнием мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнлектән, һәр көнне аңа булышырга төшә торган идем. Бүгенгедәй хәтеремдә: сыйныф бүлмәләрен җыештырып бетергәч, буш бүлмәдә “дәрес бирә”, “балаларны укыта” идем.


Әнә шул балачак хыяллары, 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине  Алабуга  пединститутына    китерде.


Мөгаллимлек    хезмәтемне   Балык- Бистәсе   районының    Трой -Урай  сигезьеллык мәктәбендә башладым. Менә 29  ел инде балалар арасында. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы өч дистәгә   якын  вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.. Югары уку йортының   математика  бүлегендә укый башлагач, “Башка фәнне булдыра алмагансыңдыр инде,”- дигән мыскыллы караш ташлап, кинаяле сүзләрен җиткерүчеләр дә табылды. Юк шул, дуслар, башка фәнне булдыра алмаганга түгел, ә нәкъ менә   шушы  фәннгә   гашыйк   булганга   сайладым шушы һөнәрне. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин – укытучы.


Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең.


Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрлебулган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә.       Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә?


Минуты саен үзгәреп торган бу дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 28  еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. “Минем   математика    фәненнән  БДИ бирүләр   елдан  ел  катлаулана. Алар  БДИ ларын  бирсен  өчен   кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам.


Кайбер көннәрдә үткәннәрем турында уйлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин “йөрәгемне балаларга биргәнмен” икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле булган.. . Өйдә  үз  балаларым  мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, иң кулай укыту методларын эзләнеп утырдым. Әйе, минем өчен укучыларымның фәнемне яратуы, ниндидер нәтиҗәләргә ирешүе зур куаныч булды. Чыннан да, үз эшемә җаным-тәнем белән бирелгән   укытучы  мин. . . Эшемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Мәктәптә  математика   фәнен   укытуның нәтиҗәлелеге БДИдан   күренгән  баллардан, олимпиада эшләрендә чагылыш таба.  Укытучының бәхете – укучыларында. Мин дә, укучыларымның минем юлнысайлауларын күреп, сөенеп туя алмыйм.   Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Укучыларымның тирән белемле булулары белән аерылып торуларын ассызыклап    Теләче  районы  Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бу да – минем өчен бик сөенечле хәл. Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Күп еллар дәвамында математика, физика, информатика  фәннәренең методик  берләшмә  җитәкчесе  булып  торам.


Район олимпиадаларында призлы урыннарны алучыларым да шактый, төрле бәйге, конкурсларда да җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?! һәркайсы күңелемә үз балаларым кебек кадерле. Һәрберсенең язмышы белән кызыксынып яшим..  Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ