Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәк язмышы безнең кулларда

Әсма Бастан кызы КАШАПОВА,Актаныш районы Качкын төп мәктәбенең югары категорияле башлангыч класс укытучысы. Эш стажы – 33 ел. ...Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә бул...

Әсма Бастан кызы КАШАПОВА,
Актаныш районы Качкын төп мәктәбенең югары категорияле башлангыч класс укытучысы. Эш стажы – 33 ел. 

...Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә, чөнки булачак укытучысы аларның өйләрендә булды. Кечкенә күңелдә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәште. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда? Укытучының бурычы – башлангыч класс укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү. Авыл зурмы ул, кечкенәме, урам буйлап машиналар агыла. Ә авыл җирендә юл билгеләре дә, махсус тротуарлар да, светофор да юк. Шуңа күрә дә иминлек кагыйдәләренә өйрәтү беренче эшебез булып тора. Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов та: «Беренче чиратта, балалар иминлеге безнең игътибардан һәм җаваплылыктан тора», – дип ассызыклады балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмәдә.


Мин – авыл укытучысы. Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Һәр йортта аның укучысы яши. 33 ел эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характердагы балалар белән очраштым. Мәктәпкә беренче адымнарын ясаган сабыйны яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөлгә бит, матур булып үссен өчен, җылылык, яктылык, су - бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк.


Берьюлы өч классны кабул итеп алуымны әле дә хәтерлим. Балалар каршысына кереп баскач ничек якын килергә, сәләт-мөмкинлекләрен ничек ачарга, 45 минут эчендә 3 яки 2 класска вакытны дөрес бүлеп, белемнәрне яхшырак үзләштерүләренә ничек ирешергә? Тәҗрибәне миңа еллар алып килде.


Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Заман ритмында яшәп, яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә була.


Гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем стандарты баланың күпьяклы үсешен күз алдында тота. 2011 елның сентябреннән беренчеләрем ФГОС буенча белем ала башлады. Укучылар сынатмады, боларны уку елы башында һәм ахырында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән күрәбез. Яңа стандартта дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу юнәлештәге эшчәнлек балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерүгә ярдәм итә, гамәли күнекмәләренә, сәләт мөмкинлекләренә яхшы тәэсир итә. Әмма азкомплектлы укыту шартларында проблемалар да бар. Әлеге кыенлыклардан чыгуның нәтиҗәле юлларын табу да авыл укытучысыннан зур осталык сорый.


Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы – иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда – бала язмышы, киләчәк язмышы. Укучы күңеленә юл сала алсаң, тәрбияле, белемле, сәләтле шәхес үстерә алсаң – син бәхетле, яңа заман авыл укытучысы!


Эссене укучым, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:


...Синең гомер гасырларга җитә,


Беркем белмәс нинди көч барын,


Ерактагы якын кояш кебек


Укытучым минем, остазым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ