Күренекле татар мөгаллиме
Индира Илдар кызы Сафиуллина, Апас районы Апас урта гомуми белем бирү – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенеңтатар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Индира Илдар кызы Сафиуллина,
Апас районы Апас урта гомуми белем бирү –
аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагог буларак эш стажы 36 ел.
Тормыш юлын үткән чакта, кемнәр белән генә очрашмый адәм баласы?!.. Кайберәүләре җанны яралый, икенчеләре шул җәрәхәтне бәйли; берәүләрнең гамәлләре нәфрәтләндерә, икенчеләре йөрәк түреңдә җуелмас якты эз калдыра: искә төшкән саен күңелгә җылылык бирә, үз көчеңә, рухыңа ышаныч, көч, дәрт тудыра, җаныңа дәрман өсти, кешеләргә булган ихтирамыңны арттыра... Районыбызның горурлыгына әверелгән абруйлы татар мөгаллиме, 41ел гомерен балалар тәрбияләргә багышлаган Гатина Гүзәл белән танышуымны, соңгы елларда еш аралашуымны шәхсән үзем өчен зур табыш дисәм, мөгаен, ялгышмам. Хыялы якты, күңеле матур, тормышның яме хезмәттә, кешенең бәхете үз кулында икәнен гамәлләре белән дә, сүзләре белән дә дәлилләп яши торган тыйнак авыл укытучысы ул. Авыр чакта ярдәм кулын сузучы, чишә алмас кебек тоелган мәсьәләләрне хәл итәргә булышучы тәҗрибәле остаз... Сөйкемле хатын-кыз, кызыклы әңгәмәдәш, киң күңелле шәхес, искиткеч гади, ихлас, аралашыр өчен ачык кеше... Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшергә, борчыган сорауларга җавап табарга, һәрвакыт яхшы киңәшләр ишетергә була. Аның сөйкемле күзләреннән күңелгә җылылык, җанга рәхәтлек тула ...
Әйе, ачык күңелле, керсез җанлы кешеләрне аңлар өчен кайчак берничә күрешеп сөйләшү дә җитә. Чөнки аларның гамәлләре сүзләреннән алда йөри. Илдә барган бөек эшләр, тиңдәшсез батырлыклар белән чагыштырганда, Гүзәл Сафагәрәй кызының эше көшелдәге бер бөртек кенәдер бәлки. Ләкин күңелләргә салынган шушы бөртек тирән тамыр җәя, матур үсентеләр бирә, киләчәкнең матур булачагына ышаныч уята. «Урын кешене бизәми, кеше урынны биз», – диләр. Әлеге канатлы әйтемнең икенче өлеше нәкъ менә Гатина Гүзәл шәхесенә туры килә. Ул – урынның дәрәҗәсен күтәреп кенә калмыйча, гади урындыкны да тәхет биеклегенә менгергән күренекле мөгаллимә. (ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә; Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлар өчен РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы Мактау грамотасына; Татарстанның Атказанган укытучысы исеменә лаек булу – аның тынгысыз хезмәтенә бәя. Ә иң зур уңышы – төрле өлкәдә хезмәт куючы күренекле укучылары...)
Чын мәгънәсендә туган төбәген яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган, Апас урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Сафагәрәй кызы Апас районы Түбән Балтай авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Кешегә талант, оештыру сәләте табигать тарафыннан бирелә, билгеле. Гүзәл исемен йөртүче озын толымлы, янып торган коңгырт күзле, җыйнак гәүдәле тыйнак гүзәл кыз мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыяллана. Кечкенәдән зирәк, өлгер, сәләтле бала булып үсә. Һәрвакыт белемгә омтыла. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм 1980 елда Урта Балтай мәктәбенә укытучы булып кайта.1982 елда комсомол юлламасы белән Кара диңгез буендагы Бөтенроссия «Орленок» пионерлагерында эшли. 1983 елда исә атаклы укытучылар династиясеннән булган Рамил белән гаилә кора. Шул көннән башлап, Апас урта мәктәбендә туры сүзле, үз һөнәрен яратучы белгеч булып таныла: хезмәттәшләре арасында хөрмәт, ә укучылар, әти-әниләр арасында ихтирамны тиз арада яулый ул. (Бүген инде мәгариф өлкәсендә 400 ел стажы бар бу нәселнең!!!)
Авыл укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә лаеклы йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Яңа белем бирү стандартларын гамәлгә кертү чорында нәтиҗәлелекнең төп күрсәткече –шәхеснең һәрьяклап үсеше. Үз фәненнән ныклы белем бирү; укучыларның коммуникатив активлыгын үстерү; бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлап, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу; заманча технологияләр белән коралланып, яңалыкка омтылу; дәрескә зур әзерлек, яңалыклар белән керү; компьютер, кесә телефоннары, скайп заманында баланы туган тел белән кызыксындырып, матур, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, аңа мәхәббәт тәрбияләү – Гүзәл Гатинаның төп максаты. Укытучының асылы – бала күңелен тирән аңлауда. Эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, һәр дәрескә җентекләп әзерләнә ул: укытуның төрле алымнарын – семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәрес, уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, дәрес-КВН, дәрес-сәяхәт, проект яклау дәресләре, үзләрен һәм әйләнә-тирәне танып-белүгә юнәлдерелгән чаралар, төрле тренинг һәм флэштренинглар һ.б. куллана. Әйтелеш яки укудагы хаталар язудагы хаталарга әверелмәсен өчен, әдәби әсәрне өйрәнгәндә яисә тел дәресендә аерым текст өстендә эшләгәндә, «инсерт» яисә «кластер» методы белән эшли. Сәләтле балалар белән эшләгәндә, терәк схемалар, текстлы биремнәр, тестлар, онлайн тестларны киң куллана. Дәресләрдә шәхси һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирә. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре үткәрә. Өй эшен укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырыша. Еш кына дәресләрендә проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдалана...
Яңа педагогик технологияләрне, күренекле галим-методистларның педагогик фикерләрен өйрәнеп, аларны гамәлдә сынап карый. «Укучыларның иҗади активлыгын үстерү» дигән методик тема буенча системалы эш алып бара. Шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә куанычлы: аның укучылары район, республика олимпиадаларында, фәнни – тикшеренү эшләрендә һәрдаим призлы урыннар яулый. Сыйныфтан тыш тәрбия чараларын оештыруга аеруча нык игътибар бирә. Мөхәммәт Гайнуллин, Габдулла Харис, Зариф Бәшири, Әбрар Сәгыйди, Мансур Крымов, Садри Җәләл, Әгъзам Камал, Гали Хуҗиев, Шәүкәт Галиев кебек илебез һәм хәтта дөнья тарихына исемнәре кереп калган якташларыбызга багышланган кичәләрне даими үткәрә. Ул бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр, озын-озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар-кызлар, таләпчән әти-әниләр...(Инде килеп игътибарга сусаган үз гаиләсе, балалары-оныклары...Гаиләдәге бердәнбер хатын-кыз өчен ялт иткән хуҗалыктагы, бакча тирәсендәге эшләрне дә тавык чүпләп бетермәслек бит әле !). Соңгы вакытта укучылар бигрәк тә үзгәрде. Моңа аларның нинди гаиләдә тәрбияләнүе, урамда кемнәр белән аралашуы тәэсир итә. Читтән кайткан балалар бик күп. Укытучы һәрберсе белән аңлашып, уртак тел табып эшли...
Электрон белем чыганаклар – уку-укыту системасының аерылгысыз бер тармагы. Болар – «Тукай дөньясы» сайты, еdu-tatar.ru, «Электрон китапханә», «Татар иле», «Татар телле заман» сериясе, «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе, «Татармультфильм» берләшмәсе, укытучыларның шәхси сайтлары. Бүген укучыларны кызыксындыру, сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип, төрле бәйгеләр аша укучыны ил, хәтта дөнья күләмендә танытам, укучыга бирелә торган премияләр, грантлар – болар барысы да баланы кызыксындыра дип, җиңен сызганып көч куя бүген Апас урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Сафагәрәй кызы. Кабинеты да заманча җиһазланган, күрсәтмә-әсбаплар, техник-чаралар, дидактик материаллар, фәнни-методик әдәбият, дәрес эшкәртмәләре белән баетылган...
Кайдан гына барысына да көч, дәрт, дәрман таба ала икән беркемнән дә аерылып тормый торган авыл укытучысы?! Әйтергә генә ансат кебек, шатлык – көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 41 ел! Кочак – кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр, белемен арттыру – тулыландыру өчен дә вакыт табу, эзләнүләр, яңа технологик алымнарны өйрәнүләр, ата – аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясаулар, тәҗрибә уртаклашу... Кыскасы, аның турында күпме сөйләсәң дә аз булыр төсле. Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы, фикерләренең җитдилеге белән аерылып торучы, үзенә тартып, хисләре кайнарлыгы белән барысын да сокландырып тормыш итүче гади, ләкин гали (бөек) авыл мөгаллиме күпләргә үрнәк. Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Бигрәк тә мең күзе, мең колагы булган авыл җирендә. Мәктәптә эшләү дәверендә дә, шәхси тормышында да үтә җаваплы, авыр, кызыклы көннәре санап бетергесез күп булгандыр Гүзәл Сафагәрәй кызының. Ләкин ниндидер көч һаман саен елмаеп сыйныф ишеген ачып керергә, олыны олы, кечене кече итәргә мәҗбүр итә аны. Иманым камил: яңа максат, яңа өмет, яңа ышанычлар белән мәктәп ишеген ачып кертүче көчнең исеме-мәхәббәт. Балаларга, укытучы һөнәренә сүрелмәс мәхәббәт! Туган төбәгенә, туган авылына иксез-чиксез мәхәббәт!
Соклангыч зур ихтыяр көченә ия булган Гүзәл ханымның очкынланып торган күзләре аның бәхетле булуын, тормышта үз урынын тапканлыгын күрсәтеп тора.Чынлап та, иң зур шатлык – хезмәтеңнең кешеләр йөзендә куаныч булып чагылуындадыр. Нинди генә зур эшләр башкарсаң да, нинди генә уңышларга ирешсәң дә, әгәр ул эшләр, ул уңышлар башкаларның күңелендә хуплау тапмаса, бүтәннәргә сөенеч китермәсә, бәхетле итә алмый шул.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Комментарийлар