Мәктәбебез - авыл маягы
Люция Габдрахман кызы АЛИМБИКОВА,Аксубай районы Яңа Үзи төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 14 ел.Кеше хыялсыз яши алмый. Үзен-үзе белә башлагач, һәркем тормыш дәрьясында бары...
Аксубай районы Яңа Үзи төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 14 ел.
Кеше хыялсыз яши алмый. Үзен-үзе белә башлагач, һәркем тормыш дәрьясында барыр юлын табу, нинди дә булса һөнәр иясе булу турында уйлана. Чыннан да, балачакта мин дә “Киләчәктә мин укытучы булам” дип хыяллана идем. Еллар үткән саен бу ниятем үсте, ныгыды. Барлык кыенлыкларны җиңеп, хыялымны тормышка ашырырга тырыштым. Күңелемдә укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан Яшел Үзән районы Мулла Иле урта мәктәбендә укыткан беренче укытучыларыма мин бүген дә бик рәхмәтле. Казан дәүләт университетында белем алгач, язмыш мине Аксубай районы Яңа Үзи авылына кайтарды. Шушы авыл егетенә кияүгә чыгып, бүгенге көндә дә шушында гомер итәбез. 2000 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан бирле мин - мәктәптә. Шушы юлны сайлаганыма һич тә үкенгәнем юк, киресенчә, эшләү елларым арткан саен, горурлана гына барам.
Авыл җирлегендә яшәп, балаларга белем бирүче кешегә һәйкәл куерлык дисәм, бер дә арттыру булмастыр, мөгаен. Бер яктан карасаң, авыл укытучысы кызгануга лаек кебек. Таң сызылу белән аякта ул авыл кешесе. Мәктәпкә киткәнче, мал-туарын карыйсы, кайткач тагын шулай ук. Төнлә белән планнар, дәфтәрләргә чумасың. Икенче яктан авыл укытучысына көнләшеп карыйлар кебек. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан, чишмәләргә бай авыл. Куе урманннары, сихри тугайлары , чиста һавасы яшәргә һәм эшләргә көч бирә сыман. Авыл укытучысы - укучылары белән бәхетле. Чөнки авыл балалары бик тәртипле, тыңлаучан, хезмәт сөючән. Дәресләр тыныч темпта, узара аралашып, аңлашып уза. Укучыларның һәрберсе талантлы, сәләтле. Менә шул сыйфатларны үстерү, камилләштерү - минем бурычым.
Без, укытучылар, балаларга белем бирәбез, изгелекне, яхшылыкны алар күңеленә сеңдерергә тырышабыз, тормышны яратырга өйрәтәбез. Балаларның кызыксыну тулы күзләрен күрү - минем өчен иң кадерле минутлар.
Бүгенге көндә заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Белем бирү системасына яңа технологияләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Бу авыл укытучысын да читләтеп үтми. Таләпләр барыбызга да уртак. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Бу Бердәм Дәүләт тестларына әзерләнүнең бер юлы булып тора. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану да яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Мәктәбебездә моңа шартлар тудырылган. Сыйныф бүлмәсе саен проекторлар урнаштырылган.
Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә милли-төбәк компонентын мул кулланам. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Әйе, заман бер урында таптануны өнәми. Ул үзенә лаеклыларны сайлый. Заман арбасыннан төшеп калмас өчен авыл укытучысына да мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны вакытында тотып алырга һәм эшендә куллану зарур.
Бу тормышта балачак хыялымның чынга ашуы белән мин бәхетле. Иртәгә кабат сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып: “Исәнмесез, кадерле укучыларым! Бүген без сезнең белән ...” – дип, аларны гыйлем дөньясына алып керергә язсын. Чөнки авыл укытучысы алдында бүген эшсез калу проблемасы тора. Балалар аз, яшьләр авылда калмый. Мәктәбебез яңа, матур, чиста. Авылыбыз уртасында маяк булып яктырып тора. Шушы мәктәбебезне саклап кала алсак, укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә зур шатлык булыр иде. Укучыларның шат елмаюлары, ягымлы карашлары безне гел мәктәпкә тартсын, читләшергә ирек бирмәсен.
Комментарийлар