Мәктәп белемнәреннән – фәнни эзләнүләргә
(Укучыларның фәнни-гамәли эшчәнлегенә гомуми таләпләр)Гөлфия ИБРАҺИМОВА,Алабуга районы мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бирү буенча методистыМәктәптә укучыларны тормышның төрле ситуацияләренд...
Гөлфия ИБРАҺИМОВА,
Алабуга районы мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бирү буенча методисты
Мәктәптә укучыларны тормышның төрле ситуацияләрендә югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтә үз урынын, кискен конкуренция шартларында дөрес юнәлешне таба алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү көнүзәк бурычларыбызның берсе булып тора. Шул ук вакытта укучының рухи үсеше дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Моның өчен телнең, әдәбиятның, мәдәниятнең, сәнгатьнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк.
Без укучыларның табигый сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үсеше өчен уңай шартлар тудырабыз, шул очракта уңышларга ирешү мөмкинлеге тагын да зуррак булачак. Фәнни эш белән шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен, укучыларда башта бу төр эшчәнлек белән кызыксыну уятырга кирәк. Иҗат эше белән шөгыльләнүләренә җитәкчелек итү, материалларны балалар өчен чыга торган газета-журналларга тәкъдим итү, шул иҗат эше белән төрле чараларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу укучыларда иҗат дәрте уята, аларның үз-үзләренә ышанычын арттыра.
Укучыларның фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүе уку процессының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә катнашу укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучының үз һөнәрен дөресрәк билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләнә. Үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою – әнә шундыйлардан. Ә иң мөһиме – һәр яңа уңыш фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә этәргеч була.
Фәнни эш башкарыр өчен укытучы темалар тәкъдим итә. Укучы темаларның берсен сайлап ала һәм бу турыда укытучыга җиткерә. Фәнни эшне язганда, укучыга үзенә якын булган, ошаган, бу юнәлештә фәнни әдәбият җитәрлек булган темаларның берсен сайлап алырга кирәк. Укытучы укучыга үзенең киңәшләрен бирә, төп әдәбиятны тәкъдим итә, аннан соң укучы белән берлектә өйрәнү объекты һәм предметы, максат һәм бурычлар билгеләнә, бергәләп эш планы төзелә. Чыганаклар һәм фәнни әдәбият исемлеген төзеп, аның белән танышу башлана. Моның өчен мәктәп һәм район китапханәләрендә күп кенә материаллар белән эш итәргә кирәк. Кайчакта вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, очерклар да ярдәм итәргә мөмкин. Тупланган материал фәнни җитәкчегә (укытучыга) күрсәтелә, мәгълүматның темага туры килүенә, файдалы булуына игътибар ителә.
Фәнни материалны туплаганда, әлеге материалның кайдан алынганлыгы, тулы библиография теркәлеп барылса, чыганакларга анализ ясаганда, астөшермәләрне күрсәткәндә, чыганак һәм кулланылган әдәбият исемлеген төзегәндә эш күпкә җиңеләячәк.
Фәнни эшне язган вакытта укучы материалга карата мөстәкыйль рәвештә үзенең мөнәсәбәтен белдерергә, чит фикерләрне, карашларны кулланганда һәр фикер, һәр гипотеза чыганаклар һәм астөшермәләр белән бирелгән әдәбият исемлегенә ишарә ясарга тиеш. Сүзгә сүз кулланылган материал цитата буларак һәм куштырнакларда бирелеп барса, эшнең кыйммәте артачак. Фәнни эш логик эзлеклелектә, күплек сандагы беренче зат тарафыннан бирелергә тиеш.
Фәнни эшнең кереш һәм йомгак өлешләре төп өлеш язылып беткәннән соң башкарыла, чөнки кереш өлешендә файдаланылган әдәбиятка күзәтү, чыганакларга, фәнни әдәбиятка анализ, характеристика ясала. Эшнең максаты һәм бурычлары билгеләнә, методологик нигезе күрсәтелә, ә йомгакта тулаем бер эшнең нәтиҗәләре китерелә.
Җыелган материал җитәрлек күләмдә туплангач, аны максатка ярашлы итеп, ситемага китереп, төркемлиләр. Бер төркемгә караган фактларның бөтен үзенчәлекләрен дә тикшереп, аерым бүлек итеп бирергә мөмкин, анда әлеге фактлар буенча ачыкланган нәтиҗәләрне урнаштыралар.
Фәнни эш түбәндәге өлешләрдән тора:
– титул бите;
– эчтәлек (титул бите һәм эчтәлектә бит саны күрсәтелми);
– кереш (3 нче биттән башлана);
– төп өлеш (ул берничә бүлектән тора, һәр бүлек параграфларга бүленә). Эчтәлектә һәм текстта төп өлеш сүзе язылмый, бары бүлек исеме генә языла;
– йомгак;
– библиография;
– кушымта.
Фәнни эшнең титул битендә иң өстә белем бирү оешмасының исеме күрсәтелә. Бераз ара калдырып, эшнең төре (фәнни эш), аннан соң эшнең исеме языла. Тема сүзе язылмый, атама куштырнаклар эчендә бирелми, болар барысы да битнең уртасында күрсәтелә.
Битнең сул өлешендә фәнни эшне башкарды, фәнни эшне тикшерде кебек сүзләр языла. Бит ахырында эш башкарылган шәһәр, район исеме һәм елы күрсәтелә.
Эчтәлек титул битеннән соң бирелә. Анда фәнни эшнең төзелеше (структурасы) чагылыш таба. Бүлекләрнең кайсы биттән башлануы күрсәтелә. Текст эчендәге бүлек һәм параграфларның исеме эчтәлектәге атамаларга һәм анда күрсәтелгән битләргә туры килергә тиеш. Кереш, бүлек исемнәре, йомгак, библиография, кушымталар яңа биттән башлап языла.
Төп бүлекләрнең (КЕРЕШ, бүлек атамалары, ЙОМГАК, БИБЛИОГРАФИЯ, КУШЫМТА) тоташтан баш хәрефләрдән языла. Параграф атамалары кызыл юлдан, баш хәрефтән башланып, калганнары юл хәрефләре белән дәвам иттерелә.
Кереш – фәнни эшнең мөһим һәм җаваплы өлеше булып санала. Монда теманың актуальлеге, аны ни өчен сайлау нигезләнә, максат һәм бурычлар билгеләнә, өйрәнү объекты һәм предметы ачыклана, тикшерү методлары һәм алымнары турында әйтелә. Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе, теоретик һәм гамәли әһәмияте билгеләнә. Эшне язган вакытта төп таяныч булган материаллар, чыганаклар күрсәтелә. Керештә таблицалар, график схемалар китерелми.
Фәнни эшнең актуальлеге хәзерге заман өчен тикшерелә торган күренешнең ни рәвешле бүгенге көн мәдәни, иҗтимагый-сәяси, икътисади процесслар белән бәйләнештә торуын күрсәтү була. Эшнең актуальлеге берничә абзацтан башлап бер бит күләмендә була.
Теләсә нинди фәнни эшнең мөһим өлеше булып аның объектын һәм предметын билгеләү тора. Объект – процесс яки күренешне өйрәнү, тикшерү өчен проблемалы ситуация барлыкка китерә торган җирлек. Предмет – ул объект чикләрендә булган материал.
Методологик нигез – фәнни эшне язган вакытта конкрет методлар һәм алымнарны куллануны күз алдында тота:
1) типиклаштыру – бик күп төрле билгеләр арасыннан охшаш һәм аермалы булган билгеләрне аларны берләштерә торган бер төргә туплау;
2) сайлап алу методы – гадәттә бу метод киң теоретик материал булмаган очракта өйрәнелә, тикшерелә торган күренешләрне тагы да төгәлрәк тикшеренүләр үткәрү өчен кулланыла. Бу метод күренешнең кайбер якларын гына тикшереп, башка күренешләр турында нәтиҗә ясарга ярдәм итә;
3) чагыштыру методы – төрле телләрдәге охшаш күренешләр, вакыйгалар, мәсьәләләр чагыштырып тикшерелә. Бу метод күренешләр арасында бәйләнешне, фактик материалның охшаш һәм аерымлыкларын күрсәтергә ярдәм итә;
4) статистик санау методы. Бу метод ярдәмендә теге яисә бу күренешнең кулланылу ешлыгы, дәрәҗәсе статистик санау ярдәмендә күрсәтелә. Нәтиҗәләрне төрле диаграммалар, схемалар, графиклар, таблицалар рәвешендә күрсәткәндә охшаш күренешләрне чагыштыру мөмкинлеге туа.
Фәнни яңалык дип күтәрелгән мәсьәләнең беренче мәртәбә яктыртылуы, җентекләп өйрәнелүе, нәтиҗәләрнең яңа гына ачыклануы һәм әлеге материалларның моңарчы беркайда да яктыртылмавы исәпләнә.
Фәнни яңалыкны табу бик авыр, ләкин шул ук вакытта гомуми планда бирелгән берәр хезмәтнең аз өйрәнелгән өлешен җентекләп өйрәнү фәнни эшнең яңалыгы булып санала ала. Шулай ук фәнни яңалык булып тикшерелгән темага яңача караш белән, яңа методлар кулланып өйрәнү дә исәпләнелә.
Эшнең практик кыйммәте – фәнни эшнең кайда, ни рәвешле гамәлдә кулланыла алуына ишарә ясый.
Төп өлешнең бүлекләрендә логик эзлеклелектә бик җентекләп фактлар һәм аргументлар китерелеп, тикшеренү материаллары бирелә. Барлык материаллар күләме буенча эшнең 2/3 өлешен алып торырга тиеш. Һәрбер бүлек нинди дә булса максатка юнәлдерелгән була. Алдагысы шуннан соң килгән бүлеккә нигез булырга тиеш, ягъни куелган проблемаларның теоретик анализы була.
Төп бүлекне язганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
- бүлек һәм параграф исемнәре аларның эчтәлеген чагылдырырга тиеш: төгәл, аз сүзле булырга тиеш, ике мәгънәгә ия булмасын;
- һәр бүлектә, мөстәкыйль эчтәлеккә ия булган өлеш буларак, нәтиҗә ясала һәм шуның белән алдагы бүлеккә логик күчеш була;
- бүлек азагында ясалган нәтиҗәләр, тикшеренү этаплары буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итәргә тиеш.
Йомгакта тикшеренү эшләренең төп нәтиҗәләре чыгарыла. Хезмәтнең төп эчтәлеге, куелган максат һәм бурычлары туры килү-килмәвенә бәя бирү рәвешендә була. Анда гомуми нәтиҗәләр генә бирелә һәм аның аша хезмәтнең эчтәлеге аңлашылып торырга тиеш. Йомгакта төп өлештә каралмаган карашлар, уйланулар, башка әдәбиятка таяну булырга тиеш түгел.
Библиографиядә фәнни эшне язу процессында файдаланылган дәреслекләр, җыентыклар, конференция материаллары чагылыш таба һәм ул ике өлештән тора:
1. Чыганакларларда тикшерү материалы буларак кулланылган матур әдәбият әсәрләре, җыентыклары, газета-журналлар, шәхси хатлар, истәлекләр, архив материаллары (борынгы язмалар күчерелмәләре), сүзлекләр, диалектологик материаллар алфавит тәртибендә урнаштырылалар.
2. Әдәбият исемлегендә төрле монографик хезмәтләр, тикшерелә торган мәсьәлә буенча мәкаләләр тупланган газета-журналлар, белешмәләр, энциклопедияләр шулай ук алфавит тәртибендә күрсәтелә.
Кушымтада эшнең төп нәтиҗәләрен чагылдырган таблицалар, диаграммалар, схемалар, сүзлекчәләр, җыелган фактик материаллар, әдәби текстларның күчерелмәләре булырга мөмкин.
Фәнни эшкә гомуми таләпләр:
1. Эш компьютерда җыела. А4 форматындагы бертөрле ак кәгазьнең бер ягына гына бастырыла. Бер биттә уртача 28–30 юл, ә һәр юлда сүз һәм тыныш билгеләреннән соң калдырылган буш урыннарны исәпләп, 60–65 билге булырга тиеш.
2. Текст Times New Poman шрифтында, 14 кегль белән, юллар арасы 1,5 булырга тиеш.
3. Һәр биттә сул яктан 3 см, өстән һәм астан – 2 см, уңнан 1,5 см ара калдырыла. Кызыл юл 1,25 см тәшкил итә.
4. Битләр саны өстә, бит уртасында куела. Титул һәм эчтәлек битләрендә бит саны күрсәтелми, керештән 3 нче бит дип башлана.
5. Төп эштә сүзләрнең татар орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләләре тарафыннан кабул ителгән кыскартылмалардан тыш, башка сүзләрне кыскарту кабул ителми.
6. Текстның басма вариантларында битнең икенче ягында өстәмә текстлар, таблицалар китерү катгый тыела.
7. Төп өлештә һәр бүлек яңа биттән башлана. Бүлек эчендәге параграфлар бер-бер артлы дәвам иттерелә.
Фәнни эшләрдә галимнәрнең, тел яисә әдәбият белгечләренең тикшерелә торган мәсьәләгә карашларын, төрле фикерләрен китергәндә, хезмәтләргә ишарә ясарга мөмкин. Аларны сылтама яки астөшермә дип атыйлар. Сылтамаларны текстта ике төрле бирергә мөмкин: текст эчендә һәм бит ахырында. Тик эшнең башыннан ахырына кадәр бары бер варианты гына кулланылырга тиеш.
Астөшермәләрдә хезмәт турында тулы мәгълүмат китерелә: авторы, исеме, чыккан урыны, нәшрияты, елы һәм текстның кайсы битләрдән алынганы.
Еш кына интернет-ресурслардан да файдаланырга туры килә. Мондый очракта сылтама «интернет ссылка» ярдәмендә күрсәтелә. Шунысы мөһим: бу адреска мөрәҗәгать итү датасы җәяләр эчендә күрсәтелергә тиеш. Мәсәлән, http//www,belem.ru (чыгу вакыты:15.03.2015).
Фәнни эшне якларга әзерләгәндә чыгышның текстын, презентациясен алдан әзерләп кую кирәк. Анда үткәрелгән тикшеренүләрнең төп идеяләре, нәтиҗәләре, авторның бу идеяне тикшерүгә керткән өлеше, актуальлеге, максат һәм бурычлары, фәнни яңалыгы, практик әһәмияте күрсәтелергә тиеш.
Чыгыш тексты тыңлау өчен аңлаешлы, эзлекле итеп төзелергә, фикерләрне раслый торган презентациядәге слайдларга урынлы мөрәҗәгать итү булырга һәм чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.
Сүз – яклаучы укучыга бирелгәннән соң, ул әзерләгән чыгышын тыңлаучыларга тәкъдим иткән вакытта билгеләнгән регламент эчендә эшенең кыскача эчтәлеге, теманың актуальлеге, теоретик һәм гамәли әһәмияте, кулланылган эш методы, алымнары, төп нәтиҗәләре белән таныштыра.
Чыгыш тәмамлангач, яклаучыга шул тема буенча сораулар бирәләр. Аларга кыска, төгәл һәм аңлаешлы җаваплар бирергә кирәк.
Фәнни эшне яклаучы укучыга бәя бирү өчен түбәндәге махсус эксперт бите әзерләнә һәм яклау барышында комиссия әгъзалары тарафыннан тутырыла.
IX–XI нче сыйныф укучылары өчен «Мәктәп белемнәреннән – фәнни эзләнүләргә» исемендәге фәнни-гамәли конференция
ЭКСПЕРТ БИТЕ
Секция ______________________________________________________
Докладчының фамилиясе, исеме _______________________________
Мәктәп, сыйныф _____________________________________________
Фәнни эшнең темасы _________________________________________
№ | Эшне бәяләү нормалары | Иң югары балл | Баллар исәбе | Искәрмә |
Теманың актуальлеге | 5 | |||
Докладның сыйфаты: төзелеше, аргумент китерүе, ышандыру көче | 5 | |||
Теманы ачу | 5 | |||
Укучының фәнни терминнардан файдалануы | 5 | |||
Чыгыш ясау сыйфаты: сәнгатьле сөйләме | 5 | |||
Күрсәтмә материалдан файдалануы | 5 | |||
Нәтиҗә ясый белүе | 5 | |||
Өстәмә сорауларга җавап бирә белүе | 5 | |||
Регламентның саклануы | 5 | |||
Фәнни эшнең таләпләргә җавап бирүе | 5 | |||
Гомуми баллар саны | 50 балл | |||
Фәнни эш буенча фикерләр: | ||||
Вакыты:
Комиссия рәисе: ________________________________
Комиссия әгъзаларының имзалары:
1.
2.
3.
Фәнни эшләрне яклау тәмамлангач, комиссия әгъзалары беркетмә тутыралар һәм укучылар арасында җиңүчеләрне билгелиләр.
Фәнни-гамәли конференциядә укучыларның фәнни эшләрен бәяләү буенча критерийлар
Беркетмә (5 баллы системада)
Әдәбият.
1. Әхмәдгалиева Г.Г. Фәнни-тикшеренү эшләрен язу методикасы. – Алабуга: КФУ АИ нәшрияты, 2014. – 40 б.
2. Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары: татар теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе материаллары, 14 март 2014 ел. – Алабуга: Юлдаш нәшрияты. 2014. – 238 б.
ЦИТАТА
Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Комментарийлар