Мин – авыл укытучысы!
Фирдәвес Хәбибрахман кызы РӘХМӘТУЛЛИНА,Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 26 ел.Авыл буйлап атлый укытучы,Чумган килеш тирән уйларга...Мин – укытучы,...
Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 26 ел.
Авыл буйлап атлый укытучы,
Чумган килеш тирән уйларга...
Мин – укытучы, гади авыл укытучысы. Кичке йорт эшләрен тәмамлаганнан соң, авыл урамнарын урап кайтырга булдым. Акрын гына урам буйлап атлыйм. Уйларым балалык елларына барып тоташа.
Әйе, мәктәп еллары күптән инде артта калды. Мин Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганга да, 30 елга якын гомер узган. Күренекле шагыйрь Равил Фәйзуллин укыган мәктәптә белем алуым, ул йөргән сукмаклардан үтүем белән бүген дә горурланам.
Мин укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Ни өчен нәкъ менә әдәбият укытучысы һөнәрен сайладым? Чөнки туган телемне, аның әдәбиятын һәм мәдәниятен, бай тарихлы үткәннәрен, энҗе-мәрҗәннәрдән дә кадерле бәйрәмнәрен бик яратам. Чын күңелдән театр сәнгатенә гашыйк. Артистлар турында бай мәгълүматлар, үзем катнашкан спектакльләр, яраткан әдәби әсәрләр хакында ничек сөйләмичә түзеп булсын инде?
Ачык чараларга авылымның күренекле кешеләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, дин әһелләрен чакырып, укучыларымның күңеленә әдәп орлыклары чәчәм. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, ди халык мәкале. Әйе, уйланырга вакыт: без чәчкән орлыклар татлы җимеш бирерме?
Урам буйлап атлый торгач, гадәти генә бер йорт янына килеп чыктым. Чү, әлеге йортта укучым яши бит. Язмыш әлеге малайны бик иртә ятим калдырды. Әтисе инде гүр иясе, әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Укучым әбисе тәрбиясендә гомер кичерә. Аны укытасым, кеше итәсем бар бит әле. Үземә йөкләнгән эшнең никадәр җаваплы булуына һәр көн саен ныграк төшенә барам. Бүген мәктәптә кәефсез күренде, мин аның хәлен белергә тиеш. Югыйсә, тынычлап йоклый алмам. Укучымның мине күрүенә чиксез шатлануы йөзендә, күзләрендә чагылыш таба. Бу бәхет түгелме?! Кемгәдер яхшы кәеф бүләк итү, үзен кирәкле кеше итеп тоярга ярдәм итү – минем бурыч. Мин аның өчен укытучы гына түгел, мин – киңәшче, ярдәмче дә.
Менә кайтыр юлга борылдым. Күңелемә шигъри юллар килә.
Мин – бер гади авыл укытучысы,
Шәкертләрем күп тә түгелләр.
Һәрберсенә җан җылымны бирәм,
Уңышларын еллар күрерләр.
Шигърияткә булган мәхәббәтемне укучыларыма да бүләк итәм. Менә инде “Шигырь язу серләре” дигән түгәрәкне бер дистә ел гына җитәкләмим. Районда чыгып килә торган “Менделеевск яңалыклары” һәм балалар өчен нәшер ителә торган “Сабантуй” газеталарында шәкертләремнең шигырьләре басылып килә. Район үзәгендә 10 елдан артык “Бәллүр каләм” дигән әдәби берләшмә эшли. Бу чорда иҗат белән шөгыльләнгән укучыларның шигырь җыентыгы басылып чыкты. Әлеге җыентыкта минем укучыларымның да шигырьләре бар. 2012 елда Казанда “Лира Прикамья” китабы дөнья күрде. Китапта үземнең һәм укучыларымның иҗат җимешләре басылды. Моннан тыш “Яшьлегем сукмагы”, “Сөю сүзе” дигән ике китабымны чыгару бәхетенә дә ирештем. Бүгенге көндә “Еллар, еллар...”дигән өченче җыентыкны тәмамлап киләм.
Элеккеге авыл укытучысы белән бүгенге авыл укытучысы арасында аерма да юк кебек. Ләкин бүгенге көн укытучысы яңа технологияләрне белүе, замана белән бергә атлавы, бихисап күп конкурсларда катнашуы, үзенең педагогик белемен гел баетып торуы белән аерылып тора.
Авыл укытучысы... Син сабый бала кебек самими дә, син авыл халкы арасында өлге дә, һәр эштә оештыручы, башлап йөрүче, бәйрәм – концертларда оста “артист”та, туган якка соклану, киләчәккә өмет, басу- кырларга, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләүче дә, кыскасы, авылның иң затлы, иң хөрмәтле гади бер кешесе, гади мөгаллиме...
Комментарийлар