Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин - авыл укытучысы

Дания Риф кызы ӘХМӘТОВА,Минзәлә районы Калтак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 29 ел.Мәктәп еллары, укытучы... Һәркемнең күңеленә бу сүзләр бик тирәнгә уелып языладыр, мөг...

Дания Риф кызы ӘХМӘТОВА,
Минзәлә районы Калтак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 29 ел.

Мәктәп еллары, укытучы... Һәркемнең күңеленә бу сүзләр бик тирәнгә уелып языладыр, мөгаен. Укытучы һөнәренә карата мәхәббәт хисләрен минем күңелемә дә иң якын кешеләрем- беренче укытучым һәм әнием салды. Беренче укытучы -ул минем өчен бик тә кадерле. Еллар узып олыгая барган саен ул минем күңелемдә тирәнрәк эз калдыра бара.


Әйе, укытучы һөнәренең бөтен нечкәлекләре миңа кечкенәдән таныш: әниемнең кышкы озын кичләрдә дәрес планы төзегәнен, дәфтәрләр тикшергәнен карап торырга ярата идем шул. Ул чыгып кикән арада план дәфтәренә “Ход урока” дигән җөмләне язып карау шулкадәр бетмәс-төкәнмәс шатлык өсти иде. Әнием Нурсания Галимәрдән кызы озак еллар рус теле әдәбияты һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыкты.


Мәктәп елларын тәмамлауга, мин дә укытучы һөнәрен үзләштереп, үземнең туган мәктәбемә эшкә атладым. Ниһаять, мин балалар белән! Аларны нәрсәгә булса да өйрәтә алырмынмы? Мин үземнең укытучыларымны яраткан кебек, алар да мине яратырлармы?


Минем өчен барлык юллар да ачык: туган мәктәбемне калдырып бөтенләй чит мәктәпкә китәргә туры килде. Яшьлек хыяллары, романтика белән тулы уй-хисләр мине бөтенләе белән белем иленә алып кереп китте.Үзем өчен бөтенләй башка бер могҗизалы дөньяның гаҗәеп якларын үзләштердем,  чөнки монда бер гөнаһсыз күзләрен сиңа төбәп, сиңа ышанып, сине яратып көтеп алучы балалар бар.


Укытучы! Нинди генә мәшәкатьләр эчендә кайнамыйсың син! Көннәр буе нинди генә мәсьәләләр хәл ителми икән синең катнашыңда! Офык артыннан кызарып кояш чыгарга әзерләнә, көн яктыра башлый- ә син инде аяк өсте. Сыер саву, көтү  куу, тавык-чеби, каз-үрдәк карау кебек көнүзәк проблемалар сине дә читләтеп үтми, синең белән бергә яши. Иртәнге йорт эшләреннән соң сәгать җидедән дә калмый мәктәпкә йөгерүче дә син. Бер кулында китап, дәфтәр тулган портфель булса, икенчесендә - ноутбук.  Укытучы икәнлегең әллә каян күренеп тора!


Мәктәп бусагасын атлап керүгә яраткан укучыларың белән очрашудан да татлырак мизгел бармы соң ? Үз эшен, балаларны яраткан һәр укытучыга бу шулай тоеладыр. Минем өчен дә көн саен укучыларым белән очрашып белем баскычларыннан бергәләп менү-иң күңелле мизгелләрнең берсе.


Дәресләрдә аларның актив катнашуы, игътибарлылыгы, кызыксынучанлыгы – бары тик укытучыдан тора, дип уйлыйм мин. Боларның барысы өчен дә уңайлыклар җитәрлек. “Укытучыга-компьютер” -“Мәгариф” илкүләм дәүләт проекты кысаларында бирелгән ноутбуклар никадәр уңай мөмкинлекләр тудырды. Татар музыкасын тыңлыйсыңмы, җыр өйрәтәсеңме, татарча мультфильм карыйсыңмы, презентация ясыйсыңмы, язучының иҗатына белешмә, мәгълүмат туплыйсыңмы- барысы да компьютерда, ә интернетта  күпме әзер материал! Һәрберсен урынлы куллан, өйрән, кара! Укытучының да, укучының да аерылмас киңәшчесенә әйләнде шул компьютер. Х.Шабановның “Китап” шигырен аз гына үзгәртеп: “Компьютер - дустым минем, киңәшчем, ярдәмчем минем”,- диясе генә кала.


5-6 дәресен укытып бетергәннән соң укытучы өйгә ашыкмый, аның әле өстәмә шөгыльләнәсе, укучыларын төрле конкурс-олимпиадаларга, 9,11 нче сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерлисе бар аның.


Өйгә кайтып керүгә дөнья мәшәкатьләре тагын урап ала аны: үз балаларын барлау, гаиләне ашату, клубта булачак берәр чарага әзерләнү, яңа китаплар, матбугат яңалыклары белән танышу, үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү, заманадан артта каласың килмәсә барысына да өлгер!  Өлгерә авыл укытучысы, ничек тә өлгерергә тырыша,  “авыр, ләкин мактаулы” эшендә сынатмаска тыршыша ул, чөнки җаваплылык хисе көчле анда. Укучыларын зур тормыш юлына белемле, зирәк, акыллы, ныклы ихтыяр көче тупланган шәхес итеп китереп җиткерергә кирәк аңа.


Белем бирүдән тыш, җәй көннәрендә укытучыны башка төрле бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә көтә. Әле бит кабинетта  ремонт ясыйсы, яфрак-азык бәйләүдә катнашасы, мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар белән эшлисе, шул ук вакытта үз бакчаңны да тәртиптә тотасы бар, саный китсәң күп эшләр икән аның җилкәсендә...


Укытучы! Укучыларына карата никадәр сабырлык, ярату, кешелеклелек һәм ышаныч хисе яши анда. Үз эшенә чиксез бирелгәнлек аша белем-тәрбия бирүне бар нәрсәдән дә өстен күргән зат бит ул. Бары тик мәктәп балалар тавышыннан беркайчан да тынмасын, кыңгырау чыңы элеккечә чыңласын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ