Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин бер гади авыл укытучысы

Фирая Равил кызы ЛАТЫЙПОВА,Буа районы Бик-Үти төп мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы- 20 ел.Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче ш...

Фирая Равил кызы ЛАТЫЙПОВА,

Буа районы Бик-Үти төп мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы- 20 ел.


Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм әлбәттә инде укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.


Авыл укытучысы  иң изге кешеләр рәтендә. Ул балаларның җаннарына нур һәм ямь өстәүче. Үземнең беренче сыйныфка укырга баруым, аның дулкынландыргыч тәэсирләре, беренче укытучымның назлы карашы мине мөгаллим һөнәрен сайларга этәрде. Мин 1990 нчы елны Арча педагогия училищесына укырга кердем. Анда мин үз эшләренең чын осталары булган фән-белемгә  ихтияҗ тәрбияләгән зыялы укытучылардан белем алдым. 1994 нче елны Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем. Мәшһүр тел белгечләреннән, танылган галимнәрдән тирән һәм ныклы белем алдым. Мәктәп бусагасын авыл укытучысы буларак атлап керүгә дә инде ике дистәгә якын ел сизелмичә дә үтеп киткән.


Һәр баланы 1 нче сыйныфка килгәндә  укылмаган китап, ачылмаган бөре белән чагыштырырга мөмкин. Аларның һәрберсендә нәрсәгәдер осталык, талант, кызыксыну бар. Авыл укытучысы  шуны вакытында күреп, үстерә алырга тиешле. Ә бит кайчакта үсеп килә торган матур чәчәкне чүп үләне юк итәргә мөмкин. Мин әлеге мату р чәчәкләрне күреп, аларга су сибәм, аларда канатлар үстерәм. Мин авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбият дәресләре алып барам. Кешене кием, алтын яки тагын берәр нәрсә бизи дип уйлаучылар ялгышалардыр, мөгаен. Кешене бизәүче нәрсә - хезмәт ул. Эшеңә җаваплы карасаң, һәрнәрсәне вакытында башкарсаң, синең тырышлыгыңны игътибарсыз калдырмаслар.


Бергәләп иҗат итү процессында балалар белән әти-әниләр  яисә укытучылар арасында үзеннән–үзе тигезлек урнаша, рухи аралашу бара, бала үзен кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба, рухи яктан үсә, кешеләргә карата кызыксынуы да арта.


Авыл укытучысы – киләчәк буынга нигез салучы ул. Мин дә киләчәктә үз укучыларымны язучы, журналист, шагыйрь , механизатор, агроном итеп күрәм. Кем генә булсалар да, кеше булып калсыннар, үзләрендәге рухи матурлыкны югалтмасыннар. Бүген авыл укытучыларыннан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып-белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.Ә моның өчен авыл укытучысыннан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.


Тәрбия максатларында уен формасын куллану кешелек тарихында педагогик чараларның иң беренчеләреннән санала.Тормышта кешеләрне, нинди яшьтә булуларына карамастан, уеннарга тарту – халык педагогикасының зур казанышы. Халык уеннары, гореф–гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр. Кызганыч соңгы елларда авылларда да гармун тавышы бик сирәк яңгырый. Укучылар кайчакта үзләренең әби–бабайларыннан өйрәнеп килгән уенны бөтен сыйныфташларына да өйрәтә. Әлеге уеннар халкыбызның гореф–гадәтләренә карата ихтирам тәрбияли.  Һәр авыл  укытучысы  үзенең дәресен күзаллап карый, кызыклы алымнар эзли, башка предметлар белән бәйли, яңалык кертә, өстәмә материал ала. Югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә образларны анализлаганда, мин аларга сыйныфташларына, дусларына, танышларына анализ язып килергә бирем бирәм.  Шул ук вакытта: “Сезнең арада әлеге образга ошаган кешеләр яшәмиме?” - дигән кызыклы сораулар да кертәм. Алар анализларны бик теләп язып киләләр, хәтта портретларын да ясыйлар.


Укучыларда  бүтәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү дә халык педагогикасының бер чарасы булып тора. Башка  дәресләрдә дә тылсымлы сүзләр кулланып, төрле темаларга диалоглар төзетәм. Бу дәресләр укучыларда күршеләргә, ата–анага, туганнарга, мәктәпкә карата ихтирам тәрбияли. Авыл халкы элек-электән әдәпле, эшчән, кешелекле булган. Тормыштан тәм-ямь табып, берне биш итеп, булсындип эшләп, дин, иман белән яши белгән. Хәзерге авыл балаларын да, әнә шул тыю-кисәтүләргә, халкыбызның әдәп-әхлак турындагы тәгъбир-нәсыйхәтләренә, динебез кануннарына колак салып, алар белән исәпләшерлек итеп тәрбияләргә телибез. Ә укыту-тәрбия эше-гаять катлаулы. Бу авыл укытучыларының төп бурычы. Бу бурычны үтәү өчен иң беренче үзебезгә таләпләрне арттырырга, укучыларны үз үрнәгебездә акыл һәм сабырлык, олыларга ихтирам, нәниләргә шәфкатьле булып, бәхетле гомер кичерергә хәзерләргә кирәк.


Укытучы гына түгел, укучы да эзләнергә тиеш.Ул үзе өчен гел ниндидер яңалык тапса, бу аның өчен уңыш.  Безнең татар теле һәм әдәбият дәресләребез кызыклы да, моңсу да,бәхәсле дә,фикерле дә,эшлекле дә уза.Без чишмәдән елгага, елгалардан диңгезгә, диңгездән окенга юл алабыз.Дәресләребездә нинди генә алымнар куллансак та, укучы диңгездән океанга чыкканчы безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнен онытмыйк. Аларны зур, олы юлга әзерләү – безнең төп бурычыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ