Мин – туган тел укытучысы
Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышыЛилия ӘХМӘТҖАНОВА,Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 25 елМенә 25 ел инде мин көн д...
Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы
Лилия ӘХМӘТҖАНОВА,
Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 25 ел
Менә 25 ел инде мин көн дә бер араны үтәм, бер үк юлдан атлыйм. Ул – мәктәп юлы. Әйе, бу юл мине сары көздә дә, ап-ак кышта да, ямьле язда да, чәчәкле җәйдә дә кайчандыр үзем укучы булып белем алган мәктәбемә илтә. Минем беркайчан да бу юлдан атлаганда авырсынганым, үкенгәнем булмады. Мин һәрвакыт мәктәбемә сөенеп чыгып китәм, тормышымның барлык мәшәкатьләрен онытып мәктәп ишеген ачып керәм, тагын киләсемне уйлап кайтып китәм.
Кайчан туды соң күңелдә мөгаллим булу теләге? Ә, әйе, исемдә... Беренче укытучыма ияреп, тыңлаусыз бармакларым арасына кысып тоткан ручкам белән беренче тамгалар, хәрефләр язарга өйрәнгәндә, беренче тапкыр укый белә башлаганда... Укучыларым, мине тын гына тыңлап утырган курчакларым, өчен минем үземә язарга, җавап бирергә туры килүе дә ялыктырмый иде мине. Әйе, үзләренең тирән белемнәре, шул белемне бирә белү осталыклары һәм башка сыйфатлары белән сокландырган Салагыш мәктәбе укытучыларын бүген дә зур хөрмәт белән искә алам.
Ә аннары Казан дәүләт университеты галимнәре Ф.Сафиуллина, Д.Тумашева, В.Хаков, Х.Миңнегулов, М.Мәһдиев, А.Яхин кебек шәхесләрнең лекцияләре мине үз телемнең, әдәбиятыбызның тирән катламнарына алып кереп киттеләр.
Студент еллары узганга да инде 25 ел вакыт үткән. Беренче тапкыр чын укытучы булып дәрескә кергәнемне, «Белем бәйрәме»ннән чәчәкләр тотып (андый матур букетны күргәнем юк иде!), кош тоткандай сөенеп кайтканымны онытасым юк. Мин бүген дә һәр дәресемә зур җаваплылык хисе белән, дулкынланып, шатланып керәм. Әнә алар – миңа кызыксыну тулы күз карашларын төбәгән татар кызлары-уллары. Милләтебезгә хас йөз сызыклары күзләремне иркәли. Күңелләренә мәрхәмәтлелек, игелеклелек орлыкларын, зиһеннәренә белем нигезләрен, телләренә туган телебезнең сүз байлыгын күбрәк салып калдырырга иде аларның! Мәктәпне бала өчен шатлык йортына әверелдерү җиңел эш түгел. Чын укытучы булу өчен үз фәнеңне генә белү җитмидер, мөгаен. Әлбәттә, һәр укытучы, иң беренче чиратта, галим. Ләкин һәр галим укытучы була алмаска да мөмкин. Укучы өчен һәр дәрес – яңа дөнья, шул дөнья буйлап ничек сәяхәт итүе – укытучының осталыгыннан тора. Ул анда остаз да, юлдаш та, режиссер да, артист та.
Мин үземнең тел-әдәбият укытучысы булуыма бик шатмын. Мин эшли торган мәктәп – районыбызда бик аз санда гына булган милли мәктәпләрнең берсе. Бездә төгәл фәннәр татарча дәреслекләр буенча укытыла. Шулай да моннан 20 ел элек укыган балалар белән бүгенге көн балалар арасында азмы-күпме аерма бар: татарча тел байлыгының кимүе, балаларның үзара аралашканда рус сүзләрен күп кулланулары. Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булулары, әлбәттә, рус теленең ана теленнән кирәгрәк булуын ассызыклап тора. Шулай да, горурланып әйтерлек дәлилләрем дә бар: соңгы елларда безнең милли мәктәпне бетереп чыккан укучылар рус теле һәм башка фәннәрдән имтиханда район күләмендә иң югары балларны бирделәр (94-96 балл!). Без моның белән бик горурланабыз.
Районыбыз күләмендә уздырыла торган бер мөһим чара – «Көмеш каләм» фестивале турында да әйтеп үтәсе килә. Бу чарада төрле мәктәп укучылары «Яшь шагыйрь», «Яшь журналистлар», «Яшь хикәяче» секцияләренә бүленеп үзләренең иҗади көчләрен сыныйлар. Менә шунда күренә инде баланың тел байлыгы, фикер йөртә белү сәләте! Безнең Салагыш мәктәбе укучыларының бу фестивальдә һәрвакыт алдынгы урыннар яулаулары күңелдә горурлык хисләре уята. Укучыларыбызның төрле иҗат җимешләрен газета битләрендә күреп тә бик куанабыз.
Укучыларның тел байлыгын, сөйләмнәрен үстерү максатыннан дәресләрдә төрле алымнар кулланырга тырышам. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә «Гыйлем» проекты тарафыннан тәкъдим ителә торган язмалар еш күренә башлады. Проект 2014 елда оешкан, аның фәнни популяр сайты бар. «Гыйлем» берләшмәсе тарафыннан кварталга бер журнал чыгарыла, социаль челтәрләрдә төркемнәре эшли, матбугат чараларында кызыклы фәнни рубрикалары чыга. Бу проектны оештыручы егет һәм кызларга зур хөрмәтелемен: алар татар телендә белем алу һәм фәнне өйрәнү өчен мөмкинлек тудыру максатын күз алдында тотып эшлиләр. Алар арасында безнең мәктәпне тәмамлап чыккан ике укучымның тәрҗемәчелек белән шөгыльләнүе күңелемдә зур горурлык хисләре уята. «Гыйлем» берләшмәсенең төрле фәннәргә кагылышлы кыска вакытлы татарча мәгълүмати пабликларын дәресләрдә уңышлы кулланып була.
Юк, күңелемдә тулысы белән канәгатьләнү хисе юк әле. Уйланам, борчылам, эзләнәм. Туган тел һәм әдәбиятыннан кулланыла торган дәреслекләрне бик камил дәрәҗәдә төзелгән димәс идем. Минемчә, урта сыйныф укучылары өчен, аеруча, әдәбият дәреслекләре тулыландыруга мохтаҗ. Балалар һәм яшүсмерләр өчен бик күп матур әсәрләребезнең дәреслекләрдә урын алмавы бик кызганыч. Дәреслекләрнең матур бизәлешле булуына да игътибар арттырасы бар дип уйлыйм.
Туган тел укытучысы булу – бүгенге көндә каршылыклы, бәхәсле статуска әверелде дисәк тә була. Теләгем шул: туган телем кирәксез әйбер дәрәҗәсенә төшмәсен, туган тел укытучысы кимсенүле халәт кичермәсен иде. Хезмәт юлымда үземә бирелгән олы миссия – туган телебездә матур итеп сөйләшә белгән милли үзаңлы балалар тәрбияләүне тормышка ашырып сөенеп эшләргә, яшәргә язсын!
Комментарийлар